Барлык яңалыклар
Хәтер
16 март 2021, 10:05

Язмышыма һәм аңа рәхмәтлемен... Сөюе, хәстәрлеге һәм кызыбыз өчен

Табигатьнең һәр мизгеле кеше тормышындагы язмышларны хәтерләтә. Февральнең соңгы суыклары, бураннары, март башы, кояшлы көннәре мине дә яшьлегемә алып кайта, яшьлек хисләрен уята.

Бигрәк тә 1968 елның февраль азагы. Суык, буранлы көндә Әмир авылыннан Стәрлебашка эшкә килергә юлга чыктым. Авылдан чыгу белән колхоз атына утырган ир-егет белән хатын-кыз мине утырттылар. Хәлекәй тавына килеп җиттек. Тау текә (халык Әҗәл тавы дип атый), аттан төшеп, чана артыннан барабыз. Шул вакыт, арттан чаптырып ак атта, кашовка чанада килгән ир-егет “Утырыгыз, мин Стәрлебашка барам” дип тәкъдим итте. Мин әйберләрне, атналык ризыкны алып, кашовка чанага утырдым. Ат зур тизлек белән җилдерә. Мине, әлбәттә, танырлык түгел, башта калын шәл белән уранганмын. Ат хуҗасы да шулай ук, бүреген батырып кигән. Авылга якынлашканда ул минем исемне һәм кайсы урамга баруымны сорады. Мин:
- Ленин урамына, - дип кыска гына җавап бирдем.
- Шул урам аша үтәм, - диде ул. Башка сөйләшү булмады.
Март башында район Мәдәният йортында ниндидер бәйрәм кичәсе үтә икән. Шул көнне без яшәгән өйгә (без дүрт кыз яши идек) Мәдәният йортының директоры чакыру билеты китерде дә, “Кайсыгыз Сәйлә?” - дип сорады. Мин билетны алдым, ничек алай була дип үзем аптырадым. Кызлар миңа: “Бар әле, кем килеп утырыр икән?” – диделәр. Үз урыныма килеп утырсам, янымда минем юлдашым утыра. Тавышыннан һәм пальтосыннан тыныдым. Концерт беткәч, сүзсез генә хушлаштык. Икенче көнне мине район комсомол комитетының беренче секретаре Хисмәтуллин Ягъфәр Сәягъфәр улы чакыртты.
- 8 Мартка КВН үткәрергә кирәк. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты комсомоллары белән МСУ яшьләре бергә, - диде. Мин көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комбинатында тегүче булып эшлим. Тиз арада әзерләндек. Үз гомеремдә беренче тапкыр команда капитаны булдым. МСУдан Рафаэль Гыйззәт улы Бакиров иде. Сәхнәдә жюри әгъзаларын карасам, теге кеше утыра.
Уен бетте, биюләр башланды. Бу кеше мине биергә чакырды. Танышып киттек.
- Мин Мөдәрис Котлушин булам, - диде. - Район партия комитетында инструктор.
Икенчегә дә чакырды һәм сезне озатырга мөмкинме, дип рөхсәт сорады. Мин ипле генә баш кактым. Менә шуннан башланды да инде аның белән очрашулар.
Шундый матур төн, ябалаклап ак кар ява. Без Ленин урамы буйлап салмак кына атлыйбыз. Капка төбенә килеп озак кына сөйләшеп тордык. Без яшәгән өй хәзерге Пенсия фонды урнашкан бина артында ике катлы йорт урынында иде.
Матур җәйләр дә җитте. Ул үзенең Свердловск шәһәрендәге югары партия мәктәбенә имтиханга әзерләнүен әйтте. Август азакларында ул миңа:
- Әйдә икәү бергә китик, - дип тәкъдим ясады. Мин кире кактым.
- Әле яшьмен, белемем дә юк, - дидем.
- Кем булырга телисең? - дип сорады.
- Укытучы, - дидем мин.
Бу ниятемне белгәч, ул миңа РОНОдан педагогик курсларга юллама алып биреп китте. Кышкы каникулга кайтты. Мин сеңелесе Гөлсем белән аэропортка төнге самолетны каршыларга бардык. Самолеттан төште, берүзе кешеләрдән аерым килә иде. Әлегедәй кышкы салкын җил.
...Аннары безнең юллар аерылды. Ул Уфа кызына өйләнгән. Мин 1970 елны Әмир авылында башлангыч классларны укыттым. Шунда мәктәп директоры Мөхәммәдьяров Равил Нигъмәт улына тормышка чыктым. Бик әйбәт кеше иде. Коллектив аны хөрмәт итте. Равилны Стәрлебашка партиянең район комитетына пропаганда бүлеге мөдире итеп алдылар. Аның белән 15 ел тату яшәдек. Гомере кыска булды. 1985 елда йөрәге тибүдән туктады. Мин ялгыз калдым. Ярар әле яраткан эшем булды. Мин ул вакытта 2 санлы балалар бакчасы мөдире булып эшли идем.
Бер ел вакыт үтте. Әлеге февраль аенда әтием шалтыратты. Сиңа хат килде, диде. 8 Мартка авылга әнине бәйрәм белән котларга кайткач, миңа әти теге хатны бирде. Мин язуны күрү белән аптырап киттем. Таныш почерк. Хат Магаданнан. Хәлекәй авылына Басыйров Габделхәйгә язылган һәм “Сәйләгә бирергә” дип тә өстәлгән. Хат ташучы Әмиргә илтеп, әтигә тапшырган. Мин хатны ачып укыдым да, бер сүз дә әйтә алмыйча, кайтырга чыктым. Бу минем өчен көтелмәгән вакыйга булды.
Хатында ул ялгыз яшәве һәм 16 мартта 45 яше тулачагы турында язган. Озак кына уйланып йөрдем. Нәрсә язарга да белмәдем. Туган көне белән котлап, открытка гына җибәрдем, хат язмадым. Ул открытканы ала алмыйча, икенче районга эшкә киткән булган. Калган әйберләрен алырга килгәч, бер айдан соң гына открытканы күргән.
Без бер ел хат алыштык. Мине Магаданга чакырды. Бармадым. Мин Стәрлебашка кайттым, дип язды ул чираттагы хатында.Ярар, алай булгач, дусларча очрашырбыз, дип яздым.
Апрель башында көтмәгәндә ишек шакыдылар. Ачсам, Мөдәрис басып тора. Әни белән идек. Мин каушап калдым. Үзем дә сизмәстән:
- Мин сине әле генә көтмәгән идем, - дип әйттем. Ул Стәрлетамакка туры сеңелләренә кайткан булган. Өч айлык отпускага.
Апрель азагында ЗАГСка кереп, тормыш корып яши башладык. 1988 елда кызыбыз Зарема туды. Ул минем өчен бик зур бүләк - мин әни булдым. Мөдәриснең зур кызы Зинфира да бик акыллы кыз. Җәйге, кышкы каникуллларда килеп, озак кына яши иде. Мине дә әнисе кебек күрде. Өй салып кердек. Мөдәрис күп җимеш агачлары утыртты. Оныклары да килеп йөрде. Зинфира белән Зарема татулар. 32 ел бергә яшәгән гомер сизелми дә калды. Мөдәрис шундый ярдәмчел булды, үзенең тормышыннан канәгать булып яшәде. Пөхтәлекне яратты. 75 яшендә ак сирень белән күк сирень утырттык. Чәчкә аталар. Дүрт оныгына, бер оныкчыгына картәти булды. Зинфира да, Зарема да, оныклар да аның соңгы көненә кадәр бергә булдылар. Аларга рәхмәтлемен. Әлеге көндә дә кайтып йөриләр. Үземне дә чакыралар.
Хәзер инде истәлекләр белән тормышымны дәвам итәм. Редакция коллективына һәм десантчыларга зур рәхмәт, искә алып торалар. Үзе өйрәткән журналистлар ярдәмен онытмыйлар, яхшы яктан искә төшерәләр.
Мөдәрискә шушы көннәрдә 80 яшь тулыр иде. Тик менә ике ел элек аяусыз чир аны безнең арадан тартып алды. Әмма аның турында хатирәләр онытылмый. Алар 32 ел янымда изге күңелле, ярдәмчел һәм ышанычлы кеше яшәгәне турында сөйли. Ул миңа акыллы кыз бүләк итте, һәрвакыт миңа карата игътибарлы, хәстәрлекле һәм гадел булды. Мин аның белән бәхетле булдым. Аның җаны җәннәттә, урыны оҗмахта булсын.
Сәйлә КОТЛУШИНА. Стәрлебаш авылы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: