Барлык яңалыклар
Хәтер
10 март 2021, 09:21

Бирешмәделәр, чыдадылар, җиңделәр

Гражданнар сугышы елларындагы ачлык чорында туган, авыл хуҗалыгын коллективлаштыруда катнашкан, Туган илне фашист коллыгыннан саклап калган ХХ гасырның 20нчы еллары буыны турында шулай дип әйтергә мөмкин.

Шушы буын вәкилләренең берсе – Әмир авылыннан Мәннәф Ганиев.
Әтиебез 1921 елда ачлык вакытында дөньяга килә. Рәсми мәгълүматларга ярашлы, 35 губернада ачлык хөкем сөрә һәм Башкортстан да алар арасында була. Илдә ачлык корбаннары биш миллионга якын кешегә җитә.
Картәниебез Өммикамалның үзләренә нинди авыр вакытларны кичерергә туры килүе турында хәтерлим. Өч баланың гомерен саклап калырга кирәк була. Һәм алар исән кала. Гаилә югалту кичерми.
  • Моңарда картәтиегез Кәбирнең тырышлыгы зур. Ул оста кеше иде. Үз куллары белән ясаган әйберләрне азык-төлеккә, киемгә алыштырды. Бу безне коткарып калды. Бигрәк тә ачлык вакытында, - ди иде картәни.
  • Башлангыч мәктәптән соң әтинең артабан укырга мөмкинчелеге булмый. Әтисенә йорт эшләрендә ярдәмләшергә, аңардан тыш ике апасы һәм сеңелесе булган гаиләне асрарга кирәк була.
    Алдагы авыр сынау – Бөек Ватан сугышы. Әти 1941 елның августында фронтка китә. Беренче сугышка керүе Новгород янында була. Аннары аларның укчылар полкын Волхов фронтына кушалар. 1943 елның гыйнварында Ленинград камавын өзүдә катнаша. Ә бер елдан, 1944 елның 29 гыйнварында каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Бу турыда Русия Федерациясе Оборона министрлыгы архивыннан алынган документ – Ленинград фронтының 1076 укчылар полкы 314 укчылар дивизиясе буенча боерык күчермәсе бар. Менә аңардан өзек:
    “2. Роговицы авылын кулга төшерү алышында үзенең пулеметы белән дошманның расчетлары белән өй түбәсендә урнашкан ике ут ноктасын юк иткән, винтовкадан ике немецны атып үтергән 2нче пулемет ротасының станок пулеметы төзәүчесе кече сержант Ганиев Мәннәфне ССР Союзының Югары Советы Президиумы исеменнән “Батырлык өчен” медале белән бүләклим”. (Боерык күчермәсе төзәтүләрсез бирелә).
    Тагын арытабангы зур һәм каты сугышлар Кингисепп шәһәрен азат иткәндә була. Биредә әтинең аягы каты яралана. Дүрт ай тыл госпиталендә дәвалана, аннары комиссовать итәләр. 1944 елның июнендә авылга кайта.
    Кичәге фронтовик тракторчы булып эшли башлый. Дистә елдан артык ул тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларны йөртте. 30 елга якын хуҗалык мөдире булып эшләде. Колхоз җитәкчелеге аның осталыгын яхшы белә. Шуңа күрә әлеге мөһим участокны ышанып тапшыралар. Өлкән буыннар белә, бу елларда колхозда төп тарту көче атлар була. Ярдәмчеләре белән бергә чана, арба, тәгәрмәчләр һәм башка төрле кирәкле әйберләр ясыйлар. Моңардан тыш, эштән буш вакытларында әти печән җыю өчен агачтан тырма, балта сабы ясый, чалгы, көрәк, сәнәк саплый һ.б. Ул ясаган әйберләр җиңел, ныклы һәм уңайлы килеп чыга. Бу турыда авылдашлар да сөйли иде.
    Көтеп алынган Җиңүдән соң, 1945 елда ул күрше Таллык (Ак чишмә) авылы кызы Гөлчирә Галләм кызына өйләнә. Ул гаиләдә сигез баланың иң олысы була. Аның да әтисе сугышта катнаша, аннан инвалид булып, бер аяксыз кайта. Әнигә сугышка кадәрге һәм сугыш елларындагы барлык михнәтләрне кичерергә туры килә. Ә аннары, тыныч вакытта, ул күп еллар район урманчылыгы звеносы составында эшләде. Район урманнарында, колхоз басуларында, тау битләүләрендә агачлар утыртып, аларны карап үстерделәр. Хәзер ул кечкенә үсентеләр ярты гасырлык агачлар инде.
    Әти-әниебез 56 ел бергә тату гомер итте, биш баланы лаеклы тәрбияләп, тормыш юлына бастырдылар. Алар гадел һәм намуслы эшләде. Олыларга һәрвакыт ихтирамлы, авылдашлары белән яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Кыскасы, үзләре турында якты истәлекләр калдырдылар.
    Үкенечкә каршы, вакыт бик тиз үтә һәм бернәрсәне дә кире кайтарып булмый. Шушы елның 10 мартында әтиебезгә 100 яшь тулган булыр иде.
    6 мартта алар якты дөнья белән хушлаштылар. Алты ел аерма белән. Башта әниебез мәрхүм булды. Аның арабызда булмавына да 20 ел инде.
    Әмма әти-әниебезнең якты истәлекләре һәм хәстәрлекле карашлары безнең күңелләребездә саклана...
    ***
    Бу мәкалә ХХ гасырның шул ачлык елларында туган, исән калган яки вафат булганнарның барысының да истәлеге булсын иде.
    Мансаф ГАНИЕВ,
    РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы.
    Читайте нас: