Барлык яңалыклар
Хәтер
2 март 2021, 11:23

Аның йолдызы бүген дә якты яна

Журналист һәм республиканың күренекле әдәбиятчысы Фәйзи Гомәровка 3 мартта 95 яшь тулган булыр идеБу вакыйга гәзит укучылар өчен сизелмәгәндер, ә менә редакция хезмәткәрләре өчен ул бик истәлекле булды. Ләкин Таһир Сәлимов (ул “Советская Башкирия” республика гәзитендә, Башрадиода, ике район гәзитендә эшләгән кеше) хис-тойгы күрсәтмәде. Тыныч кына:- Әллә нәрсә түгел инде... Булдыра алганча эшлибез.Әмма “әллә нәрсә” диярлек бар иде шул.Бу болай булды. 1978 елның апрелендә киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үтте. Безнең мөхәррир бара алмады, аның урынына Уфага урынбасары Рафикъ Нигъмәтуллин китте. Аннан кайткач, шуны хәбәр итте: киңәшмәдә иң яхшы биш район гәзитен атаганнар, алар арасында Стәрлебаш район гәзите дә бар. Стәрлетамак, Белорет, Туймазы районнары гәзитләре белән бергә. Ә бит аларның редакцияләре мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә мөмкинлекләр күбрәк булган шәһәрләрдә урнашкан. Шундый республикада танылган гәзитләр белән беррәттән булу Стәрлебаш гәзите өчен зур казаныш иде.- Алкышларга күммәсәгез дә була, - дип шаяртты ул чакта планеркада Фәйзи Муллагали улы. – Тынычланырга уйламагыз да.Аннары тагын өч тапкыр безнең “Ленин юлы” гәзите иң яхшы бишәү арасында билгеләнде.Ф.Гомәровның үзенә “Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

Аның буыны яшьләренә авыр сынаулар үтәргә туры килгән. Шулар белән беррәттән – Ф.Гомәровка да.
Ул туган авылы Хәлекәйдән 1943 елның ноябрендә 17 яшендә армиягә китә. Өйрәнү подразделениесеннән соң Ерак Көнчыгышка эләгә. 1945 елның августында Япониягә каршы сугышта катнаша.
1947 елның июлендә кушма подразделение составында Чиләбе өлкәсенә җибәрәләр. Алар эксперименталь атом-төш полигонында яшерен объектларны саклый.
Демобилизация турында боерык бары тик 1951 елда гына игълан ителә.
Туганнары белән шатлыклы очрашулар.
Абыйсы Тимергали (аны барысы да Гали Галиевич дип йөртә) Стәрлебашта яши. Журналист була. Ул Фәйзинең үз сукмагыннан китүен теләгәндер, мөгаен. Шуңа күрә аңа киңәш бирә:
- Гәзиткә бар. Анда буш урын да бар. Беләм, син булдырачаксың.
Ул гәзиткә эшкә килә. Һәм, чынлап та, булдыра да.
Монда тагын бер вакыйганы сөйләп китәргә кирәктер. Сугышка кадәр Фәйзи Хәлекәй мәктәбеннән соң Стәрлебашта укуын дәвам итә. Монда республикада танылган шагыйрь Хөсәен Кунакбаев та укыта. Нәкъ менә ул үсмер егет күңелендә әдәбиятка сөю уята. Сугыш аркасында мәктәпне калдырырга туры килә. Колхозда эшли. Ә Хөсәен Әхмәтҗан улы (ул Баймак районы Таһир авылында туган) фронтта һәлак була.
Шулай итеп – редакция. Әмма бер елдан егәрле егетне комсомол райкомына, аннары – партия райкомына пропагандист итеп күчерәләр. Кичке урта мәктәпне тәмамлый. Ләкин әдәби мавыгуын да ташламый ул.
1953 елда аның артабангы тормышында зур роль уйнаган кызыклы вакыйга була. Гали Галиевич, энесенә бернәрсә дә әйтмичә, аның “Гармун” исемле шигырен “Әдәби Башкортстан” журналына җибәрә. Һәм менә сюрприз. Аны бастырып чыгаралар. Аннары икенче көтелмәгән хәл була. Бу шигырь танылган композитор Рәүф Мортазинның күңеленә хуш килә һәм ул бу сүзләргә көй яза. Җырны башкорт радиосы буенча күренекле җырчы Мәгафур Хисмәтуллин башкара. Фәйзинең шатлыгы эченә сыймый.
Аннары сәләтле егетне “Һәнәк” республика сатирик журналына алалар. Аннары республиканың көньяк-көнбатыш зонасы буенча собкор булып “Кызыл таң” гәзитенә күчә. Стәрлетамак пединститутының читтән торып уку бүлегендә белем ала. Ләкин бу эшне калдырырга туры килә. Ленинград Югары партия мәктәбенең журналистика бүлегенә укырга җибәрәләр – бу да бик мөһим вакыйга. Ул вакытта илдә уйлап җиткерелмәгән үзгәрешләр чоры була. Районнарны берләштерәләр, исемнәрен үзгәртәләр. Югары уку йортын тәмамлаган Гомәров 1962 елда җиде район кергән Туймазы зонасы мөхәррире урынбасары була. Аннары, Хрущевны дәүләт башлыгы постыннан төшергәннән соң барысы да үз урынына кайта. Районнар элеккечә кала. 1965 елның февралендә партия өлкә комитеты Гомәровка Стәрлебаш район гәзитен чыгаруны оештыруны (төгәлрәге, яңартуны) йөкли. Башта байтак кына авырлыклар белән очрашырга туры килә, әлбәттә. Чөнки барысын да яңадан башларга кирәк була. Гомум фикерләр буенча, гәзитнең яңадан чыга башлавы искиткеч яхшы була.
Район гәзитенең абруе күтәрелә, әмма хезмәткәрләр аны тагы да югарырак күтәрергә тырыша.
Ә мөхәррир нәрсәне хәстәрли? Эш белән мавыккан гәзитчеләрнең карашлары һәм фикерләре берләшеп, бер агымда барсын, ныклы позицияләр барлыкка килсен өчен тырыша ул.
Шулай итеп үз традицияләре барлыкка килә. Монда нәрсәне билгеләргә мөмкин? Хезмәт кешесе, хезмәт коллективлары турында очерклар, саллы аналитик материаллар зур уңыш белән чыга. Барлык бу эшкә никадәр күңел җылысы, принципиальлек салына! Ә иң мөһиме – материалларны бирүдә журналистлык осталыгы. Үзенчәлекле, күпертүләрсез, җөмләләрдә сүз боткасы ясамыйча язу. Бар нәрсәдә төгәллек. Мәкаләләрнең җиңел укылышы (гәзит укучы өчен бик мөһим). Һәм бу традицияләрдән тагын шундый пункт. Төрле мәсьәләләр буенча тәнкыйть мәкаләләрен чыгаруны редакция кирәкле дип саный иде. Дөрес, бу тәнкыйть мәкаләсе еш кына күпме нервларны бозуны таләп итә иде. Кайвакыт мөхәррир кабинетына җитәкчеләр исәбендәге ярсыган, тәнкыйть утына эләккән кешеләр кереп китүен күрә идек. Алар ягыннан ялкынлы репликалар була иде. Әмма Фәйзи Муллагали улы нык тора белде. Бернәрсә дә аның фикерен үзгәрттерә алмый иде.
Бик күп кызыклы мәлләр истә калган. Менә шуларның тагын берсе. Ничектер редакциягә учреждениеләрнең берсендәге эшендәге җитешсезлекләр турында берьюлы өч шикаять килде. Планерка вакытында мөхәррир шушы мәсьәләне күтәрде.
- Нәрсә эшлибез? – дип сорады ул.
- Фельетон язарга кирәк, - диде Таһир Сәлимов. – Мөгаен, иң йогынтылысы шул булыр.
- Әлбәттә, - дип хуплады Зиннәт Галимов.
Мөхәррир ризалашты. Әмма болай дип өстәде:
- Яңа рубрика уйларга кирәк булыр.
- Бу рубрика “Мәрхәмәтсез Карәхмәт” дип аталды.
Берничә көннән басылып чыккан фельетон зур уңыш яулады.
Аннары шуңа охшаш башка материаллар да чыга башлады. Мондый гәзит саннары кулдан-кулга йөреп укылды.
Күпмедер вакыттан рубрика үзгәртелде һәм ул “Тозлап-борычлап...”, аннары “Элеп алып, селкеп салып” дип атала башлады.
Фельетоннар әзерләгән өчен мөхәррир зуррак гонорар кертте. Аны әлеге юллар авторына да алырга туры килде.
Ул чагындагы фельетоннар чоры, минем уйлавымча, гәзитебез тарихына алтын юллар белән язылды. Шулай ук “Шимбә бите” дигән чыгарылышны оештыру да.
- Болар гәзит укучылар өчен, - дигән иде ул чагында Фәйзи Муллагали улы.
Редакциягә ул 22 ел җитәкчелек итте һәм хаклы ялга 1987 елның ноябрендә китте. Үзе артыннан якты эз калдырды.
Шул ук вакытта ул әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә өлгерә иде.
Миңа әлеге темага югары белемле белгечләр, әдәбият дөньясын яхшы аңлаган шәхесләр белән сөйләшергә туры килде.
- Стәрлебаш районыннан чыгучылардан әдәби талантка Равил Шаммас, Фәйзи Гомәров, Зиннәт Галимовлар ия, дип уйлыйбыз, - дип уртаклашты алар үзләренең фикерләре белән. – Киләчәктә бу исемлек башкалар белән дә тулыланыр, мөгаен.
Бу яклап әңгәмәдәшләрем хаклы булып чыкты. Әлеге төркемгә Әдхәт Синугыл, Флүр Галимов, Константин Вуколов, Мариус Максютов, Рәлиф Кинҗәбаев, Мәҗит Кәримовлар өстәлде. Моңа аларның әдәби осталыгы, тирәнтен фикер йөртүе республиканың күренекле эшлеклеләренең аларның иҗатына югары бәя бирүе, шулай ук җәмәгатьчелек фикере нигезлек бирә.
Гомәровка әйләнеп кайтыйк. Аның башкорт телендәге “Ал җилкәннәр” исемле беренче китабы 1965 елда дөнья күрде. Аннары “Улым, сиңа әйтәм”, “Калкавыч”, “Бер сөенеп, бер көенеп”, “Йөз дә бер хикмәт”, “Уйнап кына, уйлап кына”, “Алтын шөреп” һәм башкалар – барлыгы 13 китабы чыкты. Аларның барысын да меңәрләгән тиражлар белән Башкортстан китап нәшрияты бастырып чыгарды.
Аның китапларының күпчелеге сатира һәм юмор жанрында язылган. Шул ук вакытта ул нечкә лирик буларак та киң танылу алды.
Аның дусты Зиннәт Галимов болай дигән иде:
- 1971 елда Фәйзи СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде. Әдәбиятчылар белән әңгәмәләшү вакытында партия өлкә комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов (билгеле язучы) мондыйрак фикерен җиткерде. Чын-чынлап әдәби иҗат – тоташ алганда бик катлаулы эш. Әмма сатира һәм юмор жанры аерым осталык, шулай ук тәвәккәллек таләп итә.
Редакциядә күп еллар эшләгән элекке хезмәткәр Р.Әхмәрова (әле ул Стәрлетамакта яши) үзенең фикерләре белән уртаклашты.
- Безнең хәтердә Фәйзи Муллагали улы бик итагатьле, гаҗәеп тыйнак, аралашуда гади кеше буларак калды, - ди Роза Солтан кызы. – Үзенең чираттагы китабы чыгуы турында хәтта коллективка да әйтми иде. Шуңа күрә алдыбызда нинди күренекле шәхес торуы турында уйламый да идек.
Ә Ф.Гомәровның иҗаты турында республика гәзит һәм журналларында күренекле шагыйрь һәм язучылар: Мостай Кәрим, Хәким Гыйләҗев, Марсель Сәлимов, Гыйлемдар Рамазанов, Равил Бикбаев һәм башкалар язуын өстәргә кирәк. Алар аның әсәрләренә югары бәя биреп, Ф.Гомәровның элекке традицияләрне оста дәвам итүче, шулай ук кыю иҗатчы-новатор булуын, үзенең иҗаты белән башкорт әдәбиятында хаклы рәвештә аерым урын алуын билгели. “Башкорт җире язучылары” белешмәсендә болай диелгән: “Ф.Гомәров башкорт әдәбияты тарихында дүрт юллык шигырьләр – рубаи жанрында эшләгән беренче автор булып тора”.
Безнең җитәкче яхшы гаилә башлыгы да иде. Хатыны Маһи Гобәй кызы белән 48 ел тату гомер кичерделәр, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Зөлфия күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләде. Уллары Җәлил авиация институтын тәмамлады. Казанда яши, программист булып эшли.
Фәйзи Муллагали улы 2002 елның июлендә вафат булды. Аңа 76 яшь иде.
Фәйзи Муллагали улының хезмәтләре тиешенчә бәяләнде. Аның хөрмәтенә редакция бинасына мемориаль такта урнаштырылды. Стәрлебаш авылының яңа урамнарының берсенә аның исеме бирелде. Әлеге зирәк акыллы кеше, талантлы журналист һәм әдәбиятчы турында якты истәлек хатирәләрдә яши.
Күптән түгел бер стәрлебашлы миңа болай диде:
- Фәйзи Гомәров йолдызы бүген дә якты балкый.
Моңардан да яхшырак әйтеп булмыйдыр.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, Стәрлебаш район гәзитенең элекке хезмәткәре.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: