Барлык яңалыклар
Хәтер
26 февраль 2021, 13:25

Якты күңелле кеше иде

Иртәгә Римма Хәсән кызы Хисмәтуллинаның вафатына 40 көн була. Ул якты күңелле, олы йөрәкле кеше иде.

Р.Хисмәтуллина Авыргазы районы Балыклыкүл авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. 1953-1964 елларда Балыклыкүл һәм Талбазы мәктәпләрендә укып урта белем ала. Мәктәпне тәмамлаган 1964 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, юллама буенча безнең районга эшкә килә. Хезмәт юлын районның комсомол комитетында башлый. 1970 елның көзендә 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп тәгаенләнә. Тыныч холыклы, итагатьле, тәртипле, үз фәнен мавыктыргыч һәм аңлаешлы итеп укучыларына җиткерүче укытучы балаларның сөюен һәм коллегаларының ихтирамын тиз арада яулый.
1978-1991 елларда Римма Хисмәтуллина район мәдәният һәм урындагы радиотапшырулар бүлеген җитәкли. 1991 елдан хаклы ялга чыкканчы 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча балаларга белем бирә.
Римма Хәсән кызы районыбызның җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Төрле җаваплы чараларны оештыруны һәм алып баруны тик аңа гына йөкләтәләр. Районның Мәдәният йортында һәм башка урыннарда оештырылган чара-кичәләрне 40 ел буена ул алыштыргысыз алып баручы булды. Данлыклы якташларның, язучыларның һәм фидакарь хезмәткәрләрнең юбилей, хәтер кичәләрен һәм төрле очрашулар оештырды. Мондый чаралар бик җанлы үтә иде, аларга тамашачылар тулы зал булып җыела, соңыннан бу турыда фикер алышалар, аңа рәхмәт белдерәләр иде.
25 ел буена Р.Хисмәтуллина аның тормыш иптәше Ягъфәр Хисмәтуллин башлангычы белән булдырылган, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә М.Акмулла исемендәге район фонды премиясе лауреатларына багышланган кичәләрне оештыручы, сценарийларын язучы, алып баручы булды. Мондый кичәләр тамашачыларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Радиожурналист булып эшләгәндә аның башлангычы белән “Музыкаль котлаулар” тапшыруы чыга башлады. Төп эшеннән башка 12 ел дәвамында атнасына ике тапкыр чыккан радиотапшыруларда ул үзе мөхәррир, музыкаль бизәүче, хатлар белән эшләп, үзе диктор да булды. Район халкы әле булса бу радиотапшыруларны сагынып, җылылык белән искә ала.
Районыбызның “Ислам нуры” мәчете каршында оештырылган дини мәктәптә 2012 елдан башлап гарәп Әлифбасы һәм башлангыч дин дәресләрен укытты. Шулай ук районыбызның татар җәмәгатьчелегенең иң актив әгъзасы иде. Римма Хәсән кызының актив ярдәме белән бу җәһәттән бик зур эшләр эшләнде. Татарстан Республикасының Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия театрын Стәрлебашка чакыруда һәм стәрлебашлыларны шул театрга кунакка алып баруны оештыручыларның иң активлары булды. Бу җәһәттән аның киңәше һәм гаиләсенең финанс ярдәме бик зурдан иде.
Кызганыч, ул Стәрлебаш авылына куелачак ике тарихи һәйкәлнең урнаштырылуын күрә алмаячак. Ә бит бу һәйкәлләрне ясату өчен аның ризалыгы һәм зур теләге белән гаилә бюджетыннан бик зур акча бүленде.
Римма Хәсән кызы безнең хәтердә игелекле, ярдәмчел, тырыш, җаваплы, һәрвакыт мөлаем, елмаеп торган, башкаларга ярдәмгә ашыгучы, зирәк һәм акыллы кеше булып сакланыр. Ул башкарган изге гамәлләр онытылмас, укучылары, гаиләсе, диндәшләре дәвамчылары булыр. Римма Хәсән кызының урыны оҗмахта булсын.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ,
районның татар җәмәгатьчелеге оешмасы рәисе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: