Барлык яңалыклар
Хәтер
29 гыйнвар 2021, 13:42

Уктай атылып, уттай янып эшләде

Римма Хисмәтуллинаның вафаты тоташ район өчен дә зур югалту булды.

Сугыш вакыты, дияр­сең... Көн саен кемнедер югалтабыз. Дөньяга гашыйк булып, җиң сызганып эшләп йөрүче кеше­ләребезне дә язмыш бер миз­гел­дә тарта да ала.
Шушы көннәрдә Стәрлебаш районының билгеле җәмәгать эшлеклесе Римма Хисмәтул­линаны соңгы юлга озаттык. Аның акыллы карашын, сабыр елмаюын, кылган изге эшләрен сагынып сөйлисе генә калды.

Римма Хәсән кызы Авыргазы районының Балыклыкүл авылында 1946 елда укытучылар гаилә­сендә туган. Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган. Дипломлы белгеч булып, 1969 елда Стәрлебаш районына эшкә кайткан. Хезмәт юлын районның комсомол комитетында башлаган. 1970 елның көзеннән ул Стәрлебаш районының 2нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты.
Бер укучысының аның турында язганын телгә аласы килә: “Мәктәптә, гадәттә, инглиз теле укыткан укытучылар иң кәттә кү­ренә. Алар ыспай киенә дә, үзләрен үзенчәлекле итеп тота да. Хас “иностранка”лар! Әмма безнең мәктәптә ул рольне үтәүче Римма Хәсән кызы булды. 1990нчы юклык еллары иде. Әмма Римма Хә­сә­новна барысыннан да аерылып тора. Кыңгырау тавышы ишетелү белән, парта артында төз басып аны каршылыйбыз. Безнең шук сыйныф өчен мондый тәртип сирәк күренеш иде. Кайбер укытучылар коридордан куып кертәлмичә азаплана, кемнеңдер дәресеннән дәррәү китәләр. Ә татар теле дәресләрен без яраттык. Чынында, татар теле дәресенә шыплап тулуыбыз бүген Римма Хәсән кызы нәрсә киеп килгән икән, дигән кызыксыну белән бәйле иде. Классик озын күлмәкләре, пиджаклары, миди-итәкләре, трикотаж костюмнарына дәрес буена карап утыра идек. Гәүдәсе матур. Ни кисә дә, патшабикә Елизавета II диярсең! Римма Хәсән кызы озак еллар радиода эшләде. Серле, күпләр күрмәгән, әмма ишеткән тылсымлы тавыш иясе – безнең укытучы иде...”
Менә шундый булып сакланган ул укучылары күңелендә.
Римма Хәсән кызын райондашлары актив шәхес буларак белә. 40 ел буе төрле җаваплы чараларда алыштыргысыз алып баручы булды ул. Данлыклы якташларының, язучыларның, фидакарь хезмәт белән дан казанган райондашларының юбилейларын үткәрү, хәтер кичәләре, истәлекле очрашулар оештыру барысы аның иңнәренә төште.
1994 елдан Стәрлебаш районында әдәбият, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү юнәлешендә аеруча зур хезмәт салган шәхесләрне хөрмәтләү йөзеннән шәхси эшкуар һәм милләтпәрвәр Ягъфәр Хисмәтуллин Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия фонды булдырды. Фонд төбәктән чыккан язучыларны, каләм осталарын, мәдәният хезмәткәрләрен билгеләде, аларны яңа казанышларга рухландырды. Лауреатлар арасында Фәйзи Гомәров, Зәки Зәйнуллин, Флүрә Сәлимова, Мариус Максютов, Шамил Рәхмәтул­лин, Рәфгать Рысаев, Нәгыйм Ярмөхәммәтов, Хисаметдин Ис-мәгыйлев, Зөлфия Гыйззәтуллина кебек милләт һәм туган як өчен җан аткан кешеләр булды. Бу фондның лауреатларын зурлау, аларга премияләр тапшыру кичәләрен оештыру һәм үткәрү белән күп еллар дәвамында Ягъфәр Сәягъфәр улының тормыш иптәше Римма шөгыльләнде. Стәрлебашның данлыклы кешеләре хакында китап, төбәк язучыларының иҗат җимешләрен җыентыкларда һәм республика матбугатында чыгару эшендә дә бу матур гаилә бергәләп-киңәшләшеп хезмәт салды.
Радио хәбәрчесе булып эшләгәндә Римма Хисмәтуллинаның башлангычы белән музыкаль котлаулар тапшыруы чыга башлады. Радиода 12 ел дәвамында үзе мөхәррир, үзе диктор һәм музыкаль бизәүче, хатлар белән эшләүче булды ул. Ул тапшырулар чыкмый башлап, озак вакыт узгач та, халык аны җылы сүз белән искә алды. 2012 елдан исә Римма Хисмәтуллина Стәрлебашның “Ислам нуры” мәчете каршында эшләп килүче дини мәктәптә Коръән уку дәресләрен алып барды.
Безнең хәтердә Римма Хәсән кызы нурлы, иманлы, ачык йөзле, игелекле кеше булып калыр. Ә аның башлаган эшләре, һичшиксез, югалып калмаячак. Үзе зурлаган, хөрмәтләгән бихисап күп кешеләр, якташлары, укучылары дәвам итәчәк аларны.

Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.
Автор: Ример Насретдинов
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Фото: https://kiziltan.ru/
Читайте нас: