Барлык яңалыклар
Хәтер
22 июнь 2020, 18:40

Хәтер мәңгелек

Хәтер һәм кайгы көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Сергиев зиратында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләр истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.

Хәрби мемориал зиратның үзәк мәйданында урнашкан. Аның уртасында постаментта һәлак булган иптәшләре истәлегенә баш игән совет солдаты сыны тора. Тантанада катнашучылар аларның үлемсез батырлыгын бер минут тынлык белән искә алды.
Радий Хәбиров госпитальләрдә вафат булган Кызыл Армия солдатлары һәйкәленә (“Ак обелиск”), шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә (“Кара обелиск”) чәчәкләр салды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында барлык мемориалларга да капиталь ремонт үткәрелде. “Кара обелиск” та шулар арасында, аның янына 1 400дән артык солдатның исемнәре язылган стела куелган.
Республика Башлыгы мемориалларны карады, һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү буенча эшнең ничек оештырылуы турында фикер алышты.

Читайте нас: