Барлык яңалыклар
Хәтер
13 март 2020, 12:19

Аның иҗаты - халык күңелендә

2002 елда аның ике китабы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка барып эләгә. Әдхәт Мәкәрим улы Президент Хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Әнәс Хәсәновтан җавап (бездә аның күчермәсе бар – М.Г.) ала. Ул аның китапларының Шәймиевта көчле тәэссорат калдыруы турында хәбәр итә. “...Бик үзенчәлекле язылган шигырьләр, тирән хисле, аларда зирәклек ярылып ята”, - дип билгеләнә шагыйрьгә язылган хатта.Ә Әдхәт Синугыл – Куганаклының (Синәгуловның) икенче китабындагы кереш сүзендә филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры, академик Хатыб Минегулов аның әлеге әсәрләр җыентыгы турында гына түгел, авторның тоташ тормышы һәм иҗаты турында фикер йөртә. Рухи яктан көчле кеше, дип билгели ул. Элекке бөек әдәбиятчыларның данлы традицияләрен дәвам итүче, аның таланты күпкырлы. Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Һәм һәркайсында тирән, чагу эз калдырды.

Күренекле әдәбиятчы, якташыбыз Әдхәт Синугылга 15 мартта 85 яшь тулган булыр идеРайон гәзите редакциясе татар дубляжы бүлегенең элекке мөдире Рәйсә Кәримовада да аның турында онытылмаслык тәэссоратлар калган. Алар дусларча мөнәсәбәттә була. Стәрлебашка килгән вакытында Әдхәт Мәкәрим улы мотлак редакциягә аның янына керә. Ике филолог, якташ арасында кызыклы әңгәмәләр бара. Рәйсә Фазлыәхмәт кызының өй архивында әле дә күренекле әдәбиятчыдан аңарда калган документлар саклана. Рәйсә Фазлыәхмәт кызы аның турында берничә мәкаләсен Казанда чыккан “Ватаным Татарстан” иҗтимагый-сәяси гәзитендә бастыра. Аның хатлары да сакланган.Минем үземә ике тапкыр, 2002 һәм 2003 елларда әлеге искиткеч шәхес белән очрашырга туры килде. Икесендә дә редакция кабинетында, анда ул минем өчен көтмәгәндә килеп керде. Әңгәмәләшеп киттек. Ул авыллардагы тормыш белән кызыксынды. Район үзәгендәге теге яки бу урыннар, аерым кешеләр турында сорашты. Кайчандыр ул биредә яшәгән. Күп нәрсә исендә калган булгандыр, мөгаен. Аның гади сөйләшүе мине гаҗәпләндерә иде. Алдыңда танылган кеше торуы турында уйламыйсың да. Русиядә генә түгел, илдән читтә дә билгеле иде бит ул.2003 елда аның Стәрлебашка соңгы килүе була....Ул Куганакбаш авылында туа. Әтисе фронтта һәлак була. Тиздән әнисе дә үлә. Дөрес, картәтисе белән картәнисе була, әмма алар өлкән яшьтәге кешеләр. Җитмәсә, гаиләләре – ишле. Кыскасы, кыенлыкларны күп күрергә туры килә. Үсмерне нәрсәдер алга табан этәрә! Мөгаен, үзенең теләген ул чагында ук аңлагандыр. Әйткәндәй, шигырьләренең берсендә шул турыда яза. 1954 елда 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбен тәмамлый. Аннары армиядә хезмәт итә. Кайта. Турмай мәктәбендә укытучы, район комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1959 елда 24 яшендә Казан дәүләт университетына укырга керергә китә. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә. Шул вакыттан алып аның тормышының күп еллары әлеге шәһәр белән бәйле. Ә университет, ул үзе билгеләвенчә, шәхес булып үсешкәндә зур роль уйный. Шулай ук шагыйрь булып җитешүдә дә. Укуын тәмамлаганнан соң Синәгулов Пермь өлкәсендә эшли, аннары Казанга кайта. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лектория җитәкчесе, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире була.1976 елда ул Ташкентка күченә. Тагы алты елдан СССР язучылар союзы әгъзасы итеп алына. 1983-1985 елларда Мәскәүдә Горький исемендәге әдәби институт каршындагы Югары курсларда укый. Аннары аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелүе турында шатлыклы хәбәр килә. Ә Ташкентта Әдхәт Мәкәрим улы “Звезда” журналында эшли, кинематография буенча Үзбәкстан Республикасы дәүләт комитеты каршында өлкән мөхәррир, Үзбәкстан ССР өлкәләре буенча авторлык хокукларын яклау буенча Бөтендөнья ассоциациясенең вәкаләтле вәкиле, Үзәк Азия төбәге буенча “Азатлык” Бөтендөнья радиостанциясе хәбәрчесе була. Гәзит укучылар аңлатып тормыйча да әлеге вазыйфаларның нәрсә турында сөйләвен төшенәдер, дип уйлыйм. 1996 елда язмышы аны Кырымга алып килә (тормыш итпәше Ләйлә – Кырым татары). Симферополь шәһәрендә яши.Боларның барысы исәбендә иң мөһиме – әдәби эшчәнлек. Ул – Татарстан китап нәшриятында чыгарылган (үзнәшерне шагыйрь кабул итеп бетми) туган телдә бик күп зур гына шигъри җыентыклар авторы. Бу җыентыклар берничә мең данә тираж белән чыгарыла. Аның кайбер китаплары башка халыклар телләренә тәрҗемә ителгән һәм Мәскәүдә (“Советский писатель” нәшриятында), Ташкентта, Уфада, Казанда, Симферопольдә бастырылган.1979 һәм 1989 елларда ул Кырым татарлары телендә ике – “Яшьлек һәйкәле” һәм “Кара каш” китапларын чыгара.Әдхәт Синугыл-Куганаклының шигырьләрен мин тәү тапкыр моннан 20 еллар элек укыдым. Шул вакыттан бирле алар минем күңелемдә яши. Башкача була алмый. Аларны оныту мөмкин түгел. Аның бик матур стильдә, әдәби осталык белән, теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләве башкаларны да уйланырга мәҗбүр итә, күңел кылларын тирбәлдерә. Кайбер шигырьләрне укыганнан соң күзләр яшьләнә. Синугылның да мондый шигырьләре бар. Монда нәрсә әйтәсең инде. Оста - оста инде ул. Артабан сөйләп, анык мисалларда тукталып тормыйм – бу күп урынны алыр иде. Шунысын гына әйтеп китәм, Синугылның иҗатына күренекле әдәбиятчылар, Татарстан галимнәре югары бәя бирде. Әйткәндәй, Татарстанныкы гына да түгел. Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми әйтүенчә, “Әдхәт Синугыл-Куганаклының һәр шигырендә аның йөрәгенең барлык халыклар өчен дә тибүен, әмма барлык заман һәм халыклар шагыйрьләрен берләштергән хисләрне ачып салуын тоярга мөмкин. Безгә, мәсәлән, русча язылган Пушкин, Лермонтов, Есенин шигырьләре якын, чөнки аларда безнең борчылулар чагыла. Һәм бу шигъриятнең һәм шагыйрьләрнең илаһи көче турында сөйли. Моңардан тыш, Наҗар Нәҗми (Синугыл аның белән язышкан) аның китапларының берсенә кереш сүз дә язган.Татарстан язучылар берлеге биргән характеристикада әйтелүенчә, аның олы таланты, киң эрудициясе, һәрьяклы сәләте тәрҗемә эшчәнлегендә дә чагыла. Моны күренекле галим, академик Хатыб Минегулов та дәлилли. Әдхәт Мәкәрим улы, мәсәлән, грек шагыйрәсе Фатума Яннакопулуның “Дочь Эллады” китабын, “Жемчужины венгерской литературы” антологиясен, күренекле гарәп язучысы Латыйфа из Зиятның “Открытая дверь” романын, төрек шагыйре Йосыф Баласагуниның поэмасын, үзбәк язучысы Навои әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Тәрҗемәләре арасында польша шагыйрь-классигы Адам Мицкевичның “Крымские сонеты” аерым урынны алып тора. Шулай ук ул зур, атаклы галим – энциклопедист һәм шагыйрь Авиценна шедеврларыннан берсе – шигырь итеп язылган “Каноны здоровья” медицина поэмасын тәрҗемә итә. Моның никадәрле зур хезмәт булуы турында аңлавы кыен түгелдер дип уйлыйм.Болардан тыш, аның гәзит һәм журналларда бик күп публицистик мәкаләләре басыла. Безнең районнан чыккан әдәбиятчылар арасында ул, һичшиксез, осталыгы ягыннан иң югары баскычта тора. Күпләрнең фикеренчә, тәүге унау арасына шулай ук Равил Шаммас, Фәйзи Гомәров, Мариус Максютов, Флүр Галимов, Зиннәт Галимов, Константин Вуколов, Мәҗит Кәримов, Рәфис Зиязетдинов, Хисаметдин Исмәгыйлев керә. ... Синугылның гомере 2004 елның 14 гыйнварында, 69 яше тулмастан өзелә.- Бу коточкыч хәбәр булды, - дип сөйли аның Куганакбашта яшәүче ике туганы Рәгыйдә Ягъфәрова. – Ул Казанга, Язучылар берлегенә абруйлы әдәби премия алырга бара һәм кабинетларның берсендә йөрәге туктый. Инфаркт.Аны Куганакбашта җирләргә карар итәләр. Мондый үтенечне Әдхәт Мәкәрим улы үзе ике ел элек әйтеп куйган була. Кырымнан кайткан улы Ширван әтисенең ихтыярына каршы килми.Ике туган энесе Мөхтәр Синәгулов (Стәрлебашта яши) аны Куганакбашка алып кайта. Шагыйрь яраткан туган авылында җирләнә. Яраткан, чөнки хәтта үзенең әдәби псевдонимына ул “Куганаклы” сүзен өстәгән иде.Ул елны язын, һәрвакыттагыча, яшел үлән чыккан була. Җәен шагыйрьнең каберенә табан искән җил дала ягыннан әрем, авыл очындагы басулардан хуш исле печән исен алып килә.Күп кешеләрнең күңеленә якын булган Синугылның баш очында кошлар сайрый. Өлгереп килгән бодай башаклары, вак ташларга бәрелеп аккан Куганак елгасы, авыл читендә үскән ябалдашлы каен агачлары аның белән үзенчә хушлаша.Ә хатирәләр яши. Һәм алар гүя аның зур, якты тормыш юлына, бөек гамәлләренә чәчәкләр сала сыман...Күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерү бик изге эш булыр иде дип уйлыйм. Әйтик, район үзәгендә. Ул моңа лаек.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, Башкортстанның һәм Русиянең журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: