Барлык яңалыклар
Хәтер
21 февраль 2020, 13:55

Чекист Әминевның Әфган хатирәләре

(Дәвамы)Югарыда әйтеп кителгән Әхмәд Шах Масуд кораллы әфган оппозициясе эшчәнлегендә зур роль уйный. Сөйләшкәндә Әминев аны “Панджшер Арсланы” дип атады. Ни өчен? Моның аңлатмасы бар.

Шул ук “Хәтерлә безне, Русия” китабында билгеләнүенчә, Панджшер елгасы үзәнлеге – географик яктан Әфганстанның иң катлаулы районнарыннан берсе. Ул 70 километр озынлыкка һәм Пакистан чигенә кадәр 12 километрга сузылган. Төп үзәнлек белән янәшә булган һәм төрле районнарга һәм Саланг тау сырты аша Кабулны Советлар Союзы белән тоташтыручы төп магистральгә ирекле чыгу мөмкинлеге биргән аның мәгарәләре, тау куышлыклары, тарлавыклары, тау сырты аша үтә торган юллары, текә кыялары, кискен борылышлары бихисап. Нәкъ менә шуның өчен Панджшер, өстәвенә зөбәрҗәт, рубин һәм лазуритка бай буларак, Әхмәд Шах Масудның Үзәк партизаннар базасын урнаштыру өчен сайлана. Ул биредә яхшы җиһазландырылган оборона, утка тоту системасын һәм тормышчан мөһим зур территориядә хәрәкәт иткән фетнәче көчләргә идарә итүне булдыра. Менә шуңа күрә аны “Панджшер Арсланы” дип атыйлар. Әлеге ныгытылган обороналау районы берничә ел дәвамында совет һәм әфган хөкүмәт гаскәрләренең киң күләмле һөҗүм итү операцияләренә бирешми. Әйткәндәй, биредә якташыбыз – Тәтербаш авылы егете Вячеслав Макаров һәлак була.
  • Гомумән, “Панджшер Арсланы” 2001 елда үзенең үлеменә кадәр Әфганстанда мөһим фигура булды, - ди Ринат Тимер улы. – Билгеле булуынча, Масуд аның янына журналист булып үтеп кергән үз-үзен үтерүчеләрнең һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелә. Әгәр 1980 елларда Әхмәд Шах Масуд тагын бер оппозиция лидеры – Гульбеддин Хекматияр белән берлектә дошманнарның “шурави” станында булса, туксанынчы елларда инде Русия ярдәменнән башка Әфганстан үсешенә куркыныч янаган талиблар режимына каршы тора алмаячагын аңлый. Әйткәндәй, совет гаскәрләре белән сугышта ул безнең әсир солдатларга карата рәхимсезлеккә юл куймый.
  • Ринат Тимер улы редакциягә әлеге күренекле генералның биографиясен дә тапшырды. Гәзит укучыларга моның турыда белү шулай ук кызыклы булыр дип уйлыйм.
    Масуд 1953 елда туа. Кабул политехника институтының инженерлык факультетының ике курсын тәмамлый. 1974 елда “Тугандаш мөселманнар” оешмасына керә. Сугышчан чыныгуны 1975 елда, үзенең иптәше Гульбеддин Хекматияр белән Панджшер авылларында хөкүмәткә каршы фетнәләр вакытында ала. 1979 елда совет гаскәрләре Әфганстанга кергәннән соң армиягә әверелгән партизаннар отрядларын оештыра башлый.
    1988 елның июлендә Масуд мәрхәмәтлек күрсәтү йөзеннән совет хәрби әсирләрен азат итәргә тәкъдим итә һәм аларны илдән чыгару барышында совет гаскәрләренә каршы сугыш алымнары кулланудан баш тартачакларын белдерә.
    Совет гаскәрләре чыгарылганнан соң 1989 елда Масудның йогынтысы илнең барлык төньяк-көнчыгышына тарала. Ул күчмә хөкүмәт вакытында оборона министры, хөкүмәт гаскәрләре командующие була. 1996 елда Кабулны талиблар алганнан соң Масуд армиясе Панджшер үзәнлеге районына чигенә, биредә оборона тотып, талибларны артабан көнбатышка җибәрми. Ул Әфганстанның Ислам дәүләте вице-президенты, талибларга каршы коалиция кораллы көчләре баш командующие була.
    Күпкә соңрак яугир-интернационалистлар эшләре буенча Комитетта җәмәгать эше Ринат Тимер улын Әхмәд Шах Масудка алып килә. Бу Комитетка 1991 елда Руслан Аушев җитәкчелек итә. Ул чагында Әминевның хәвефсезлек органнарындагы хезмәт карьерасының актив өлеше тәмамлана. 1988 елда гаилә хәле буенча ул Башкортстанның Дәүләт хәвефсезлеге комитетына хезмәткә күчә, 1992 елда запаска чыкканчы Уфада эшли. Әфган телләрен һәм ил үзенчәлекләрен белгәнлектән, аңа Уфа Эчке эшләр министрлыгы мәктәбендә укыган әфган курсантларының махсус төркемен “хезмәтләндерү” йөкләтелә. Органнарда үзенең хезмәте азагында һәм запаста ул Әфганстанда хәбәрсез югалган яугир интернационалистлар турында һәрбер мәгълүматны бөртекләп җыйный. Әфган курсантлары төркемендә Панджшер егете дә була. Бервакыт ул Әхмәд Шах Масуд сагында Краснодар шәһәреннән Николай Быстров хезмәт итүе, аның туган иленә кайтырга теләве турында сөйли. Нәкъ менә шушы мәгълүматтан Әминевның яугир-интернационалистлар эшләре буенча Комитет линиясе буенча җәмәгать эше – хәбәрсез югалганнарны эзләү һәм исән калганнарын Туган илгә кайтару, шулай ук һәлак булганнарның җирләнү урыннарын ачыклау башлана. Әсирләребезнең, Пакистанга куылганнарның, үтерелгәннәрнең язмышын ачыклау бик мөһим.
    Шул рәвешле Әминев Әхмәд Шах Масудка юлны беренчеләрдән булып яра.
    • Әйе, - дип ризалашты моның белән Ринат Тимер улы. – Безнең беренче очрашу 1996 елның августында, Кабулны талиблар кулга төшерүгә бик аз вакыт калганда булды. Мин Масудка Аушевтан минем җитәкчелектә Әхмәд Шах карамагында әлеге Комитет вәкиллеген булдыру һәм безнең ватандашларыбызны эзләү эшен оештыру тәкъдиме белән хат алып бардым. Масуд әлеге бурычны үтәүдә безгә тулысынча булышлык күрсәтергә әзер булуын әйтте. Ул безнең берлектә эшләү өчен җаваплы булган кешене билгеләде. Әйткәндәй, теләсә кемне түгел, ә үзе иң ышанган, туганының улы Әхмәд Муслимны.
    • Соңыннан Ринат Тимер улы әлеге мәсьәлә буенча Әфганстанга берничә тапкыр чыга. Шушы изге эштә кайбер уңышларга ирешәләр. Бу эшләрне координацияләүдә Әфганстанның Таҗикстандагы хәрби атташе полковник Салех Мохаммад та шөгыльләнә (яки ярдәмләшә).
      Муслим үзе дә Русиягә килә.
      • Ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 10 еллыгына багышланган, Кремльнең Съездлар сараенда үткән тантаналы утырышта булды, - ди Ринат Тимер улы. – Әйткәндәй, теге чакта ныклы сак астында булган Әхмәд Шах Масуд кәрванын ничек кулга төшерүебез турында бик кызыксынды.
      • Муслим Әминевның чакыруы буенча Башкортстанга да килә. Алар Зианчура районында була. Кунакка безнең якларны күрсәтәләр, бик кунакчыл кабул итәләр. Әминев Әхмәд Муслим белән танышуның һәм дусларча мөнәсәбәт булдыруның безнең яугирләрне актив эзләү мөмкинлеге бирүен билгели.
        • Әхмәд Шах Масуд белән шәхсән очрашулар нинди хатирәләр калдырды? – дип кызыксындым Әминевтан.
        • Безнең очрашулар вакытында Әхмәд Шах һәрвакыт совет гаскәрләре белән сугыш никадәрле авыр һәм канкойгыч булмасын, әфган халкында безнең илләр арасында барлыкка килгән мөнәсәбләр турында якты хатирәләр генә саклануын билгели иде. Беренче чиратта, бу СССРның Әфганстанның сәнәгать инфраструктурасын үстерүгә: автомобиль юллары, ирригацион корылмалар, “Саланит” тоннелен, гидроэлектростанцияләр, фабрикалар төзүдә күрсәткән ярдәме. Масуд сугыш һәм талиблар тарафыннан җимерелгән хуҗалыкны тизрәк тергезү турында хыялланды. Ул талиблар режимын бәреп төшергәннән соң Русия Әфганстанны тергезүдә зур ярдәм күрсәтер дип ышанды.
        • “Панджшер Арсланы” белән истәлекле очрашулар өч тапкыр булды: 1996 елда – Кабулда, икенчесе – 1997 елның 1 гыйнвары иртәсендә аның Джебальус-Сарадже штабында, - дип искә алды артабан Ринат Тимер улы. – Масуд ул чагында шулай ук Төньяк Альянс буларак та билгеле булган “Берләшкән ислам Әфганстанны коткару фронты” җитәкчеләренең берсе иде. Һәм соңгы очрашу – 1998 елның июлендә аның туган авылы Джангалакта.
        • Ул чагында, 1998 елның июлендә Әминев аңа Руслан Аушев кушуы буенча шәхси бүләк – кылыч алып бара. Аны ингуш осталары ясаган була. Әхмәд Шах әлеге бүләкне бик сокланып һәм рәхмәт белән кабул итә.
          • 1993 елда Руслан Аушев Ингушетия Республикасы Президенты итеп сайланганнан соң мин аның Башкортстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп тәгаенләндем, - ди Әминев. – 1995-1996 елларда Чечняда террорчыларга каршы операцияләр вакытында шулай ук хәбәрсез югалган Русия хәрбиләрен эзләү һәм аларны әсирлектән азат итү белән шөгыльләндем.
          • Ринат Тимер улы әле дә аралашканда үзен гади тота. Туган ягы белән элемтәсен өзми. Стәрлебашка кайтып йөри. Элекке классташлары янына бара. Якташларына һәрвакыт яхшылыклар гына тели.
            Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
            Фотода: Әхмәд Шах Масудта кунакта.
            Фото Р.Әминевның гаилә альбомыннан алынды.
            Читайте нас: