Әмма башта, әйдәгез, бераз арткарак чигеник.
Ринат класста иң яхшы укучылардан була. 1967 елда 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. Көчле, тирән белемле егет теләсә кайсы институтка яки университетка керә алыр иде. Ул хәрби хезмәтне сайлый.
Район янгын сүндерү часте начальнигы булып күп еллар эшләгән әтисе Тимер Гыймалетдин улы аның карары турында кышын ук белеп, горурлык белән болай ди:
Әйбәт һөнәр сайлагансың. Офицер булырсың. Бәлки, югарырак та үрләрсең. Әнисе Зөбәрҗәт Әсфин кызы да аны хуплый.
Ринат Ленинградка юл ала. Андагы Кызыл Байраклы югары хәрби инженер-техник училищега укырга керә.
Биш ел дәвамында бик яхшы укый. Училищены тәмамлагач Кызыл Байраклы Белоруссия хәрби округына юллама ала.
Ә дүрт елдан тормышында кискен үзгәреш була, дип әйтергә мөмкин. Ул СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитетына хезмәткә кабул ителә. Новосибирск шәһәрендә хәрби контрразведка буенча Югары курсларда белем ала.
1979 елда гарәп телен өйрәнү белән ныкышмалы шөгыльләнә. Ул үзе әйтүенчә, нәкъ менә шушы омтылышы аның дәүләт хәвефсезлеге органнарында артабангы карьерасын билгели. Советлар Союзы Әфган вакыйгаларына җәлеп ителгәннән соң, СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитетына әлеге илнең телен белгән белгечләр кирәк була. Әминев Әфганстан халкының күпчелек өлеше – пуштуннар сөйләшкән пушту телен ашыгыч рәвештә үзләштерергә тотынган оперхезмәткәрләрнең беренче төркеменә эләгә. Әйткәндәй, соңрак Әминев әлеге илнең икенче дәүләт теле – дари телен дә бик яхшы үзләштерә.
Билгеле булуынча, Әфганстандагы күңелсез вакыйгалар 1979 елның азагында, гражданнар сугышы кызган мәлдә башлана. Үзенең хатирәләрендә ул чагындагы СССРның чит илләр эшләре министры А.Громыко моңа кадәр бер ел элек дуслык, бердәмлек һәм хезмәттәшлек турында Совет-Әфган Килешүенә кул куелуын билгеләгән. Моңа ярашлы, Әфганстан Хөкүмәте Советлар Союзына Әфган халык армиясенә кораллы ярдәм күрсәтү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Бу үтенеч озак һәм җентекле үлчәнә. Ахыр килеп, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы мондый ярдәмне күрсәтү турында карар кабул итә. 1979 елның 25 декабрендә Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү башлана. Анда керү кыен булмый, ә менә чыгу бик авырга төшә. Чит илдә игълан ителмәгән әлеге сугыш 10 елга диярлек сузыла һәм безнең 15 мең солдатыбызның гомерен өзә. Аңарда 118 стәрлебашлы катнаша. Шуларның дүртесе һәлак була.
Ринат Әминев Әфганстанда ике тапкыр командировкада була: 1981-1983 һәм 1985-1988 елларда. Әфганстан Республикасы дәүләт хәвефсезлеге органнары каршындагы СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитеты Вәкиллегендә хезмәт итә. Әфганстанның милли хәвефсезлек хезмәте хәрби контрразведка органнарында советник вазыйфасын үти. Бу вакытта аның белән бергә тормыш иптәше Роза Вахит кызы да була. Әйткәндәй, ул 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбен 1968 елда алтын медаль белән тәмамлый. Аннары Башкорт дәүләт университетында укый.
Гомумән, ул чорда Әфганстанда хәлләр ничек тора соң? Контрразведкага эш күп буламы?
Мин барыр алдыннан, 1981 елның җәендә, Баграм авиабазасында хәрби припаслар склады шартлатыла, - дип хәтерли Ринат Тимер улы. – Бу моджахедларның беренче зур диверсион акциясе була. Чит ил инструкторлары катнашлыгында да әзерләнгән бик җитди белгечләр эшли. Хәлләр авырлаша барды, - дип дәвам итте ул. – Әфган ягы, атап әйткәндә, Әфганстанның халык демократик партиясе Генераль секретаре Бабрак Кармаль безне үзенең сәяси көндәшләренә каршы кораллы операцияләр үткәрүгә даими этәрде. Безнең хәрби командование тарафыннан планлаштырылмаган сугышка көннән-көн ныграк җәлеп ителдек. Кораллы ислам оппозициясе халык ярдәменнән торган саен ныграк файдалана башлады. Гади халык арасында безнең турыда төрле колакка ятмаган уйдырмалар таратылды, имеш тә без аю тиресендәге мөгезле җеннәр, ә иң мөһиме, без – “кяферләр” (динсезләр), җирләрен тартып алыр һәм аларны башка дингә күчерер өчен килгәнбез. Аерым хәрбиләрнең мародерлык очраклары да яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга булышлык итмәде. Мәсәлән, ачудан ярсыган аксакаллардан пуштун авылында безнең разведка батальоны кылган тәртип бозуларны ишеткәч, үз колагыма үзем ышанмадым. Өйлә намазы вакытында безнекеләрнең урындагы мәчеткә кереп, барысын да бер сафка тезеп, кемдә нинди кыйммәтле әйбер бар – акчаларын, сәгатьләрен тартып алган очракларны да тикшерергә туры килде. Үкенечкә каршы, мондый хәлләр берәм-сәрәм генә булмады. Сугыш күпләргә үзенең кире ягы белән күрсәтелгәндер, мөгаен.
Минем үземә баш күтәрүчеләрнең хәрби припаслар склады торган таулы авылларның берсен бомбага тотуның шаһиты булырга туры килде, - дип хәтерли Ринат Тимер улы. – Каты шартлау булды. Анда хатын-кызлар һәм балалар да зыян күрүенә шигем юк. Шартлатылган хәрби припаслар склады һәлак булган тыныч халык гомеренә тора идеме соң? Ачуым кабарып, мин Кабулга очтым, анда үземнең җитәкчелеккә чаралар күрүен һәм мондый очракларга юл куймавын сорап доклад ясадым, - дип сөйләде артабан Ринат Тимер улы. – Шундый акцияләр нәтиҗәсендә әфган яшьләренең күбесенең оппозиция ягына басуы гаҗәп түгел. Безгә каршы чын-чынлап партизаннар сугышы башланды, - дип дәвам итте Әминев. – Безнең подразделениеләр аркасына пуля алу хәвефе белән торган саен ешрак очрашты – тыштан караганда тыныч булып күренгән авылда десантчылар ут астына эләгә иде. Урындагы халыкта яшеренгән моджахедлар белән сугышу бигрәк тә авыр булды. Дошманнар урынны яхшы белә иде бит. Әминев сүзләренә шунысын да өстик. “Хәтерлә безне, Русия” китабында билгеләнүенчә, сиксәненче еллар уртасында ил территориясенең 70 процентка якынын оппозиция контрольдә тота. “Дух”лар (хөкүмәткә каршы гаскәрләр) саны 150 мең кешегә җитә.
Артабан Ринат Тимер улының хатирәләре түбәндәгечә. Без шуны аңладык, дип сөйли ул, зур югалтулар кичерсәк тә, яңа әфган властеның уңышларын ныгыта алмадык. Шуңа күрә моджахедларның аеруча актив кораллы отрядлары белән аксакаллар һәм дини авторитетлар аша килешүләр алып баруны активлаштырырга карар ителде. Кайбер очракларда аларның автоколонналарга һәм постларга һөҗүмен туктатып калуга ирешә идек.
Әфган кампаниясенең беренче этапларыннан ук НАТОның әйдәүче илләре катнашлыгы билгеләнде. Әмма хикмәт шунда, безнең геосәяси дошманнарыбыз хәрәкәте яшерен алып барылды.
Алар ялланып сугышучылар аша, күрше Пакистан территориясеннән эш итте, - дип сөйли Ринат Тимер улы. – Башта әфганлылар нәрсә бар, шуның белән сугышса, соңрак аларга заманча һәм нәтиҗәле кораллар килде. Хәзер инде сөйләргә була, НАТО блогы вәкилләренең әфган сугышында моджахедлар ягында катнашлыгын ачыклауны документлаштыру турыдан-туры минем катнашлыгым белән бәйле булды. 1983 елның 30 июлендә төш вакытында контрразведка бүлеге чыганакларыннан берсе мөһим мәгълүматларны хәбәр итү өчен ашыгыч рәвештә очрашу таләп итте. Аның әйтүенчә, Әхмәд Шах Масуд конрольлек иткән территориядән озакламый ниндидер мөһим йөк төягән кәрван үтәчәк. Аерым билгеләр буенча фикер йөрткәндә, моджахедлар төркемендә чит ил кешеләре, шул исәптән бик чибәр француз хатыны була. Чит ил кешеләре төркеме әфганча киенгән, әмма барысы да кояштан саклагыч күзлекләр кигән. Ә бу әфганлыларга хас түгел. Кәрван бик зур була һәм аны көчле сак озата бара. Иң мөһиме, алар шушы төнне юлга чыгарга җыена. Агент белән сөйләшкәннән соң, мин аның дөресен сөйләвен аңладым. Моңарда шигем булмады, шуңа күрә үземнең иптәшем, мотоукчылар дивизиясе составындагы аерым разведка батальоны командиры – ул чагында ук Советлар Союзы Герое Руслан Аушевның абыйсы Адам Аушев белән ашыгыч рәвештә очраштым. Аның белән бергә дивизия командирына киттек, ул башта бу мәгълүматка ышанмады – әфган чыганаклары еш кына базар имеш мимешләренә нигезләнгән дөрес булмаган мәгълүматлар бирә иде. Әмма мин нык тордым һәм дивизия командирын мәгълүматның дөреслегенә ышандырдым. Шуннан ул Аушевка ике ротаны алып, кәрван юлына засада оештырырга боерды. Безгә, контрразведка хезмәткәрләренә операцияләргә йөрү тыела иде. Әмма мин кәрван үтәчәк районны күзәтү өчен уңайлы иң биек урынны таптым. Әлеге оператив мәгълүматның раслануын дулкынланып көттем. Айлы төн иде, сәгать икеләр тирәсендә засада оештырылган урын күренеп, яктырды – очучылар парашютларына эленгән яктырткычлы бомбалар кабынды. Каты алыш башланды, нәтиҗәдә безгә шактый кызыклы трофейлар эләкте. Беренчедән, зур күләмдә бадахшан лазуриты – гомум суммасы миллион доллардан артып киткән (ул чагындагы бәяләр белән) ярымкыйммәтле зәңгәр төстәге таш, ул моджахедларга чит ил коралын китергән өчен түләү булган. Моңардан тыш, НАТО топографик картасын таптык, аңарда пунктир линия белән җиңел моторлы самолетларның Пакистан территориясеннән хәрәкәт итү маршруты билгеләнгән иде. Аларны безнең һава оборонасына каршы средстволар теркәде. Картада кечкенә парашютлар белән урындагы яшерен эш итүче моджахедлар өчен йөк ташлау урыны билгеләнгән. Кәрваннан тартып алган багажда бик күп видеокассеталар, фотопленкалар, спутник элемтәсе станциясе бар иде. Фото һәм видеоматериаллар күбесенчә безнең яндырылган техниканы: танкларны, самолетларны, вертолетларны үз эченә алган. Күренүенчә, бу “башкарылган эш турында отчет”, шулай ук совет хәрби техникасының нечкәлекләрен анализлау өчен кирәккән. Әмма кәрванда НАТО разведка төркеменең катнашлыгын иң төп дәлилләүче факт - чит ил махсус хезмәтләренең берсенең үлгән хезмәткәре булуы. Аңарда без Бөек Британия гражданы исеменә бирелгән документларны таптык. Мәскәүдә һәм Кабулда үткән матбугат конференцияләрендә дөнья җәмәгатьчелеге игътибарына НАТО илләренең кораллы моджахедлар оешмаларына турыдан-туры ярдәм итүенә кире каккысыз дәлилләр җиткерелде. Бу җәмәгатьчелектә, шул исәптән Бөек Британиядә зур резонанс уятты. Әлеге операция өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләндем. Бу эпизодтан тыш, мин хезмәт иткән вакытта бер генә самолетның да Пакистанга куып алып кителмәве, шулай ук диверсияләр булмавы да минем хезмәт өлешем дип саналды. Шул ук вакытта моджахедларның берничә агенты фаш ителде, урындагы кабилә башлыклары һәм моджахедларның командирлары белән актив һәм нәтиҗәле сөйләшүләр алып барылды. Алар белән эшләү безнең автомобильләргә, постларга һөҗүм итүләрне булдырмый калды, ә бу, һичшиксез, бик күп солдатларның гомерен саклап калырга ярдәм итте. Шунысын да өстик, Әминев шулай ук “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Фото Р.Әминевның гаилә альбомыннан алынды.