Фронтовикларның хәрби юлы турында сорашырга ул чакта нигәдер уйлап та бирмәгәнбез (моңа хәзер күпләр нык үкенә). Ул вакытта алар бик күп булгангадыр, мөгаен. Һәр гаиләдә диярлек сугышта катнашучылар бар иде. Җаваплар да кыска булгандыр. Аларның өлешенә гаять зур сынаулар төшсә дә, үзләрен тыйнак тота торганнар иде.
Ә Ислам абзый 60 яшенә дә җитмичә вафат булды.
Берничә елдан, мин редакциядә эшләгән вакытта, Таһир Сәлимов белән фронтовикның тол хатынына иренең хәрби елларыннан хатирәләрен сөйләвен үтенеп мөрәҗәгать иттек. Ул безгә фронттан җибәрелгән берничә хат, шулай ук фоторәсем бирде. Анда капитан Латыйпов, аның күкрәгендә – ике Кызыл Йолдыз ордены.
- Нинди батырлыклары өчен ул мондый югары наградаларга лаек булуы турында сезгә сөйләмәдеме? – дип сорадык без Гөлсем Әхмәт кызыннан.
- Юк, сугыш турында искә төшерергә яратмый иде. Фронтка кырык беренче елда китте һәм каты яраланып кырык дүртенче елның көзендә кайтты. Кешеләр арасында гына үзен дәрт-дәрманлы һәм күңелле тотарга тырышты. Менә, үзегез карагыз.
Ул альбомның берничә битен ачып, дивизия гәзите чыгарган ике “боевой листок”ны күрсәтте.
- Монда барысы да язылган.
Соңыннан гәзиттә дә бу басылып чыга.
Әмма мин алты дистә ел элек безгә, шул чактагы үсмерләргә Ислам Вәли улы әйткән сүзләрне дә хәтерлим.
- Безнең авылдан күпме ир-егет фронтка киткәнен һәм ничәсе әйләнеп кайтканын белсәгез иде.
Хәзер бу басылып чыккан исемлекләр ярдәмендә билгеле. Мәсәлән, Хәлекәйдән армиягә 144 кеше алына, яртысыннан күбесе һәлак була. Уйлап карагыз. Ул вакытта 120 йорт исәпләнгән шундый авыл өчен бу сан гаять зур.
Башка авыллардагы кебек үк, чакыру кәгазен монда да 1941 елның җәендә ала башлыйлар. Соңыннан хәлекәйлеләр зур фронтның күп урыннарында сугыша.
Хәйретдин Әсфәндияровны да августта фронтка чакырталар. Аңа 41 яшь була. Өендә хатыны, балалары кала. Аны укчылар ротасына тәгаенлиләр. Монда ул яше буенча иң олысы була. Көнбатыш Воронеж, 1нчы Украина фронты составында сугыша. Каты яралана. Госпитальдән соң пулеметчы була. Шул рәвешле, кече сержант Әсфәндияров Германиягә кадәр барып җитә. Ул вакытка аның күкрәгендә Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Дан орденнары һәм “Батырлык өчен” медале балкый.
1945 елның көзге көннәренең берсендә кыю фронтовик авылына, туган йортына, гаиләсенә кайта.
Артабан Хәйретдин Муллаяр улы байтак еллар урындагы колхозда эшли.
Ә Габдрәүф Латыйпов фронтка алынучылар арасында иң яше була. Армиягә 1943 елның ноябрендә алына. Дүрт айдан 18 яше тула. Март аенда фронтка эләгә. Пулеметчы була. Украинада сугыша. Соңыннан, 1944 елның июлендә, Белоруссиядә алышларның берсеннән соң Габдрәүф Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Балтыйк буен азат итүдә катнаша. Дошман чигенсә дә, сугышлар бик авыр бара. Ноябрьдә Габдрәүф икенче – III дәрәҗә Дан ордены ала. Бүләкләү кәгазендә 26 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр һөҗүм итү алышларында Латыйпов, тиз һәм кыю алга барып, станоклы пулемет уты белән үзенең подразделениесенә хәрәкәт итәргә ярдәмләшә, диелә. Ут позициясен алмаштырган вакытта яралана, әмма сафта кала һәм хәрби бурычын үтәгәнче сугыша.
1945 елда сержант званиесендә Габдрәүф пулемет расчеты командиры була. Аны өченче – II дәрәҗә Дан орденына күрсәтәләр. Ул алыш болайрак була.
8 мартта дошман Цебин авылының пристанын үзенең подразделениеләрен чыгару өчен куллана һәм шушы авылны ташлап китми. Бер контратаканы кире каккан вакытта Латыйпов расчетының яугирләре һәлак була. Үзенең аягы мина ярчыгы белән яралана. Әмма кызу пулемет уты белән әлеге участокта аеруча ныклы торган немецларны кысрыклый. Пулемет тасмасы запасы бетә. Немецлар моны сизеп калып, Латыйповның позициясенә яңадан омтыла. Ул, безнең яугирләр килеп, немецларны кысрыклап чыгарганчы, аларны гранаталар белән тоткарлап тора.
Исемлекне укыганда кайбер фронтовиклар белән әңгәмәне янә искә төшерәм. Вәли Яушев Мәскәү янындагы сугышта катнаша. Билгеле булуынча, 41нче елның җәе һәм көзе безнең армия өчен иң авыр чор була. Шушы айларда Совет гаскәрләренең төп югалтулары була һәм илнең зур территориясе калдырыла. Декабрь башына немец илбасарлары урыны белән Мәскәүдән 25-40 километр ераклыкта гына була. Башкалага үлемечле хәвеф яный.
5-6 декабрьдә совет гаскәрләре контһөҗүмгә күчә һәм 1942 елның 23 февраленә немец-фашист армиясе зур югалтулар кичереп, Мәскәүдән Көнбатышка 120-400 километрга чигенә.
- Мин шунда ук Мәскәү янындагы иң кызу алышка эләктем, - дип сөйләде 1975 елда Вәли Шаһиҗан улы.
- Ул сугышларны бүгенгедәй хәтерлим. Коточкыч күренеш. Балаларыбызга һәм оныкларыбызга мондый сугышларны күрергә язмасын.
Әйткәндәй, аның абыйсы Минегали дә сугышта була.
Ә Хәернас Әсфәндияров редакциядә түгәрәк өстәл артында фронтовиклар очрашуы вакытында 1944 ел башында Украинадагы алышларны хәтерләде.
- Төнен без Кривой Рог шәһәренә якынлаштык, - диде ул. – Ә икенче көнне шәһәр армия подразделениеләренең берсе тарафыннан алына.
- Фашистларның ерткычларча кыйлануын күреп, йөрәк әрни иде, - дип сөйләде ул артабан. – Николаевск өлкәсендә көл-күмергә кадәр яндырылган авыл әле дә күз алдында тора. Шунда ук – җәзаланган һәм атып үтерелгән авыл халкының гәүдәләре.
Гарифулла Латыйпов сугышта култык таягында кайта. Аңа кадәр сигез ай госпитальләрдә ята. Кайткач, берникадәр вакыттан Уфага барып, янә операция өстәлләрендә ятырга, дәваланырга туры килә. Хирурглар янбаш сөягеннән, ниһаять, ярчыкны ала. Берничә ай түшәктә ята. Соңыннан янә колхозда эшли.
- Бик күп солдатлар башын салды, - дип сөйләде ул. – Алышларның берсендә Хәлекәйдән пулеметчы Бакыйр Хәмзин вафат булды. Яшь һәм тормыш сөючән солдат әле дә күз алдымда тора. Аның турында хәтер, сугыштан әйләнеп кайтмаган солдатларның барысы турындагы хәтер кебек үк, изге.
Безнең мөхәррир Фәйзи Гомәров тумышы белән шушы авылдан иде.
- Ул вакытта, кая карама – кайгылы хәбәрләр, - дип уртаклаша иде ул. – Әмма, өстәвенә, үзенә күрә фаҗигаләр дә була иде, дип әйтергә мөмкин. Сәгъман Рәхимкулов сугышка дүрт улын озата. Икесе кайта, ә икесе – Гыйбадулла белән Сөнәгать һәлак була. Аның абыйсы Локманның шулай ук ике улы – Закир белән Минегали вафат була. Дүрт абыйлы-энеле Салиховлар да сугышта катнаша. Өчесе әйләнеп кайта, ә иң кечесе – Баян һәлак була. Ул лейтенант, взвод командиры була.
Фәйзи Муллагали улы үзе Ерак Көнчыгышка эләгә. 1945 елның августында рус-япон сугышында катнаша.1951 елда гына демобилизацияләнә. Ә аның абыйсы Минияр 1942 елда һәлак була.
Әйе, мондый фаҗигалар аз булмый. Өч абыйлы-энеле Назаровлар - Муллагәрәй, Инсаф, Минегәрәй яу кырларында башын сала. Сәхи һәм Галимулла Садыйковлар, Харис һәм Фаткулла Әсфәндияровлар сугышта һәлак була. Шушы авыл фронтовиклары арасыннан минем соңгы әңгәмәм 2013 елда 87 яшьлек Сәет Илмәтов белән булды. Ә аның хәтере бик яхшы иде. Күп нәрсәләр турында ашыкмый гына сөйли. Ул хәтирәләрнең күбесе ул чакта язылган мәкаләгә дә кертелмәде.
1943 елның ноябрендә аңа, 17 яшьлек егеткә (унсигезе киләсе елның февралендә тула) хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килә. Туганнары аңа юл кирәк-яраклары җыя һәм безнең герой яшь солдат курсын үтәр өчен Тоцк хәрби лагерена җибәрелә.
Сәетне лагерьдан соң запастагы артиллерия полкына беркетәләр. Соңыннан эшелон аларны Украинаның көнбатышына, фронтка алып китә.
Шулай килеп чыга, аның беренче алышы үзенең киеренкелеге буенча үзенчәлекле була. Дошманны ул өстенлек иткән биеклектән алып ташлап, поселокны яуларга кирәк була. Алга баралар. Кинәт яше буенча өлкән һәм тәҗрибәле сержант Коля абзый: ят! дип кычкырып Сәетне этеп ега. Һәм бу бик урынлы була. Югыйсә якында гына шартлаган снаряд ярчыклары аны теткәләр иде. Бу поселок өчен сугыш бик каты була. Шулай итеп шушы беренче сугыш Сәет өчен соңгысы була яза.
Соңыннан кичәге мыексыз үсмер егеткә бик күпне күрергә туры килә. Сугыш сугыш инде ул. Анда җир куенына да кереп китүе озак түгел.
Украинадан соң Польшага барып, бу җирләрне дә фашизмнан азат итәләр. Сәет Сандомир плацдармында гаять зур алышта катнаша. Краковны штурмлый. Анда да, монда да күп, бик күп солдат башын сала.
- Сугышта бер көн – тоташ гомер кебек, вакыт бик җай үтә, - дип хәтерли ветеран. – Өстәвенә, һөҗүм иткәндә. Барысын да алыш белән алырга туры килде, немецләр үлгәнче торды. Нәрсә дисең – дошманнар, әмма оста сугышчылар. Ә без, аларны җиңгәч, тагы да яхшыракбыз. Елгалар аша чыгу бик авыр була торган иде. Ни дисәң дә, каты җирдә үзеңне ышанычлырак хис итәсең. Миңа зур Весла, Одер, Нейсе елгалары аша чыгарга туры килде.
Сәеткә Берлин операциясендә катнашырга туры килә.
Эйе, Берлин 2 майда ук алына. Әмма гаять зур дошман төркеме Прагада яшеренеп кала. Шәһәр каршы күтәрелеп, Кызыл Армияне ярдәмгә чакыра. Безнең гаскәрләрнең тиз арада ярдәмгә килүе сугышны хәл итә.
- Яз көне иде, бөтен нәрсә чәчкәгә күмелгән, дип хәтерли ветеран. – Без фрицларны шәһәрдән куып чыгардык. Менә шунда Җиңүне билгеләдек тә.
Әмма Илмәтовка тагы берничә ел хезмәт итәргә туры килә. Тәүдә Венгриядә булалар, соңыннан аларның хәрби подразделениесен Львов өлкәсенә бандеровчыларга каршы көрәшергә җибәрәләр. Сугышны ахырына кадәр үтеп, монда капылт, ниндидер дуамал ерткычларча милләтчеләрнең пулясыннан һәлак булсаң – Алла сакласын - менә шунда чынлап та үкенечле булыр иде.
Ул 1950 елда демобилизацияләнә. Күкрәгендә – “Батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” медальләре балкый.
Львов шәһәреннән Сәет бер транспорттан икенчесенә күчеп утырып, Уфага кадәр кайтып җитә. Аннары зур авырлыклар белән Стәрлетамакка, Стәрлебашка кадәр кайта. Моннан аның авылына кадәр – сигез километр тирәсе. Озак уйлап тормый, җәяүләп атлый. Тау башында тукталып, тирә-якка сокланып карап тора. Солдат йөрәге дертләп китә. Йөгереп диярдәй таудан төшә. Җәһәт-җәһәт урам буйлап атлый. Һәм менә ул – ата йорты.
Илмәтовларның җиргә сеңеп беткән өенә дә зур шатлык килә. Әтисе белән әнисенең, энесе белән сеңлесенең шатлыктан йөзләре яктырып китә. Бу шатлык күрше өйләргә дә күчә. Киләләр, котлыйлар, хәл сорашалар.
Әмма тора-бара Сәет Әхмәтгали улы яу яланынна әйләнеп кайтмаган авылдашлары турында кайгылы, хәсрәтле яңалыкларны ишетә. Ул һәм аның фронтташ иптәшләре илне фашист илбасарларыннан яклап, сугышның утлы юллары буйлап атлаган солдатлар турында истәлек мәңге һәм изге булырга тиеш дип уйлыйлар. Ислам Латыйпов та шундый уйлар белән яна.