Барлык яңалыклар
Хәтер
24 гыйнвар 2020, 17:05

Бар булмышын туган төягенә багышлады

Мин аның белән беренче тапкыр 1972 елның февралендә очраштым. Шимбә көннәрнең берсендә ике йөзгә якын чаңгычы Стәрлебашта район гәзите Кубогына ярышка җыелды. Ярышлар ике төркемдә алып барылды: хуҗалыклар (колхозлар), предприятие, оешмалар арасында һәм мәктәпләр арасында. Миңа, ул чагында редакциядә нибары ярты ел гына эшләгән хәбәрчегә, шушы ярышлар турында репортаж әзерләү бурычы куелды.

Мөхәррир урынбасары Р.Нигъмәтуллин белән берлектә кайбер катнашучылар белән кыскача әңгәмәләшәбез. Укучылары белән ихлас сөйләшеп торган ир янына килдек.
- Нинди нәтиҗәләр көтәсез, Нәгыйм абый? – дип кызыксынды аңардан Рафикъ Фәрит улы.
- Тәүге өчәү арасында булырбыз, дип уйлыйм, - дип җаваплады Ярмөхәммәтов.
Аннары, миңа карап, шаяртып өстәде:
- Шуңа күрә тәтерарсланлылар яхшы чыгыш ясады дип хәзер үк язып куй.
Физкультура укытучысының нияте тормышка ашты. Тәтер-Арслан мәктәбе командасы өченче урынны алды.
Әйтергә кирәк, аннан башка елларда да мин аның спорт-тәрбия, җәмәгатьчелек, туган якны өйрәнү, әдәби эшләрендә уңышларына сөендем. Аның эшчәнлеге чын-чынлап күпкырлы булды.
Ярмөхәммәтов Федоровка районының Болгар авылында туа. Анда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Өч абыйсы сугышта һәлак була. Шунлыктан әтисенә хуҗалыкны алып баруы кыенга туры килә.
Шулай да бервакыт ул болай ди:-
- Күрше Тәтер-Арслан авылында җиде классны гына түгел, тулы урта мәктәпне тәмамларсың. Әниең белән шулай карар иттек. Авыл бездән алты километр ераклыкта. Кыен булса да, түзәрсең инде, улым.
1953 елда ул кулына урта белем турында аттестат ала. Башта урындагы машина-трактор станциясенә хисапчы булып эшкә урнашырга карар итә. Ә бер елдан хәрби хезмәткә алына.
Ярмөхәммәтов Ерак Көнчыгышка эләгә. Төгәлрәге - Тын океан флотына. Дүрт ел хезмәт итә (ул чагында флотта хезмәт итү вакыты шулай була). Аннары Салават шәһәренә юллана. Анда нефть-химия комбинатында эшли башлый. Әмма ике елдан цех начальнигы өстәленә эштән китү турында гариза китереп сала.
- Нигә алай, - дип гаҗәпләнә тегесе. – Әйбәт эшлисең. Үсешергә мөмкинлек бар.
- Туган яклар үзенә тарта.
- Алайса, үзең кара инде.
Ярмөхәммәтов мәктәптә эшләргә тели. Тәтер-Арсланда вакансияләр булмый.
- Бәлки, Айдарәлегә барырсың, - дип киңәш итәләр район мәгариф бүлегендә.
- Ярар.
Ул башлангыч классларның берсен укыта. Шулай ике ел үтә. Аннары Ярмөхәммәтов Тәтер-Арслан урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып кайта. Ныкышмалы эшли. Тәрбияләнүчеләре чаңгы, җиңел атлетика, уен төрләре буенча район ярышларында әйбәт чыгыш ясый. Гомумән, хикмәт боларда гына да түгел. Йөзләгән укучылары ул үткәргән кызыклы һәм файдалы физкультура дәресләренә җәлеп ителә. Укытучы үзе физкультура техникумын тәмамлый.
Бервакыт ул минем янга редакциягә килде. Янәшәмә утырып, серле генә итеп нәрсәдер язылган дәфтәр битләрен сузды.
- Шушыларны укып чык әле.
Сүз спорт юнәлешендәге ярышларга кагылган – безнең өчен яңа нәрсәләр турында бара. Нәгыйм Арслан улы сабыр гына аңлата башлады. Бу - зур масштаблы карта һәм компас кулланып, урында тиз ориентацияләү һәм хәрәкәт итү буенча спорт ярышлары.
- Укучылар моны зур кызыксыну белән кабул итте, - диде ул. – Бик файдалы шөгыль.
Соңыннан белүемчә, Нәгыйм Арслан улы мәктәп эчендә үткәрелгән ярышлар белән генә чикләнмәгән. Үзенең укучыларын Башкортстан беренчелегенә алып барган. Анда уңышлы чыгыш ясаганнар. Алдагы елларда аның 15 тәрбияләнүчесе спортның әлеге төре буенча мәктәп укучылары арасында республика чемпионнары булды.
Шул ук вакытта Ярмөхәммәтов укучыларын туризм белән мавыктыра. Республикада һәм аңардан читтә күп кенә урыннарда булып, тарихи, истәлекле урыннар, һәйкәлләр белән танышалар.
Ул районда тәүгеләрдән булып үз авылында мәктәп музее булдырды.
Минем аның белән очрашуларым, кызыклы әңгәмәләшүләр күп булды.
- Мәктәп тарихы турында китап бар. Тагы тоташ авыл тарихы турында китап язып бастырасым килә, - дип уртаклашты ул бервакыт үзенең фикерләре белән.
- Бик зур эш бу, түземлелек таләп итә, - дип аны сак кына искәрттем.
- Аңлыйм, - диде Нәгыйм Арслан улы. - Әмма теләгем бик зур.
Әлеге мәсьәләдә дә Ярмөхәммәтов бик ныкышмалы булып чыкты. Уфада, Оренбургта архив документларын өйрәнде. Шул рәвешле, барыбер үзенең хыялын тормышка ашырды. Әлеге тарихи китабы да дөнья күрде. Әлбәттә, бу авыл өчен зур вакыйга булды. Өстәвенә, ул биш дистәләгән фамилия буенча авылдашларының шәҗәрәсен төзеде, ә бу - 2000гә якын кеше. Шушы җәһәттән Тәтер-Арсланда Шәҗәрә бәйрәме үткәрелде.
Ул Болгар авылы тарихы турында да китап чыгарды. Шушы элекке авыл урынында якташларының очрашуын оештырды.
Аның җәмәгать эшчәнлегенә кагылышлы тагын бер хәлне әйтеп үтәсе килә. Тормышында шундый чор да булды – авыл старостасы итеп сайланды. Ул чагында авыл советы депутаты да иде. Шул вакытларда Тәтер-Арслан участок дәваханәсе турындагы мәсьәлә бик кискен торды. Авыл советы җитәкчесе Илсур Рысаев белән авыл старостасы Нәгыйм Ярмөхәммәтов бик ныкышмалы булдылар. Уфага – республиканың министрлар Кабинеты җитәкчелегенә кадәр барып җиттеләр. Нәтиҗәдә әлеге медицина учреждениесен саклап калу мөмкин булды, аның өчен яңа корпуслар төзелде. Тәтерарсланлылар гына түгел, якындагы авыллар халкы да моның өчен рәхмәтле.
Бервакыт Стәрлебаш авылының үзәгендә миңа таныш булмаган ике өлкән яшьтәге ир белән аны очраттым. Гадәттәгечә, тормыш хәлләре турында сөйләшеп киттек.
- Менә авылдашларымны алып килдем әле, - диде Нәгыйм Арслан улы. – Кайбер документларын рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә иде. Бергәләп күңеллерәк бит.
Мондый очраклар бер тапкыр гына булмагандыр.
Ул әдәби әсәрләр дә язды. Алар бик дулкынландыргыч. Менә, әйтик, яшьлек чорында аларның аулак өйләрдә күңел ачулары, кич утырулары турында. Кичке уеннар, аралашу мизгелләре турындагы сүзләр күңелләрне тирбәндерә. Автор үзе язуынча, ул вакытларны искә төшергәндә аның ирексездән күзләре яшьләнә.
Белемле, компетентлы кеше, әдәбиятны яхшы белгән стәрлебашлы белән әңгәмәләшкәнем исемдә. Ә аның фикерләре мондый булды. Әдәбият белән мавыккан тәтерарсланлылардан иң яхшы дүртәү арасына, һичшиксез, Гаян Арсланов, Фәнирә Ибраһимова, Нәгыйм Ярмөхәммәтов, Фәрит Ибраһимов керә (оста язу һәм тирән фикерләү буенча). Әңгәмәдәшем башкалар арасында Турмайдан Хисаметдин Исмәгыйлевны аерып билгеләде.
Ярмөхәммәтов Фәрит Ибраһимов шигырьләренә аеруча сөю белән карый иде. Фәрит Шәрифулла улы 2007 елның декабрендә Турмай авылында китап сөючеләр белән очрашу вакытында кинәт вафат була.
2010 елның гыйнварында Тәтер-Арслан авыл мәдәният йортында Нәгыйм Арслан улына 75 яшь тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бу инициативаны авыл халкы белдерде. Бирегә аның туганнары, якыннары, авылдашлары (шулай ук коллегалары һәм укучылары), район мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, Стәрлебаш һәм Федоровка район гәзитләре вәкилләре килгән иде. Зал тулы булды. Юбилярга бик күп котлау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Матур концерт номерлары күрсәтелде. Бер генә тәтерарсланлының да юбилее шулкадәрле киң күләмдә, зур итеп үткәрелмәгәндер, мөгаен.
Соңгы алты дистә елда биредә яшәгән иң абруйлы кешеләр турында да ишеткәнем бар. Болар Шамил Үләев, Хәмзә Сәлимов, Сәгыйть Рәмиев, Илсур Рысаев, Разия Ибраһимова һәм кайбер башкалар. Нәгым Ярмөхәммәтов та алар арасына керә.
Белүемчә, аның гаилә тормышы да бәхетле иде. Тормыш иптәше Сәвия Ибраһим кызы (моннан өч ел элек мәрхүмә булды) да мәктәптә эшләде. Өч ул тәрбияләп үстерделәр. Иң өлкәне Айдар, медицина институтын тәмамлап, күп еллар белгечлеге буенча эшләгән. Әле ул Мәскәү янында яши. Икенчесе Илшат хәрби хезмәтне сайлаган – отставкадагы подполковник. Уфада яши. Ә Ришат Стәрлетамак пединститутын тәмамлады. 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә физика фәнен укыта. 2009 елда “Ел укытучысы” Бөтенрусия исеменә һәм тиешле Грантка ия булды. Ярмөхәммәтовлар уллары белән горурланып яшәделәр.
Нәгыйм Арслан улы бай, кызыклы тормыш белән яшәде, кешеләр белән күп аралашты. Шуңа да 2011 елның июлендә аның кинәт үлеме күпләр өчен аяз көнне яшен суккандай булды.
Быел 26 гыйнварда аңа 85 яшь тулган булыр иде. Ул олы йөрәкле, изге күңелле кеше иде. Күпләрнең хәтерендә шундый булып калды.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: