Барлык яңалыклар
Хәтер
17 гыйнвар 2020, 14:35

“Җиңү - яшьләр күзе белән” фотоконкурсында катнашыгыз!

15 гыйнварда 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү - яшьләр күзе белән” республика фотоконкурсына старт бирелде. Оештыручы булып Башкортстан Профсоюзлар федерациясе тора.

Фотоконкурсның төп максатлары - Ватанны саклаучылар истәлегенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, ил, республика, шәһәр, район тарихы белән кызыксынуны көчәйтү; Бөек Ватан сугышында Җиңүнең ролен яшь буынга җиткерү һәм өйрәнү; республика халкының һәм яшьләрнең ветераннар тормышына һәм аларның батырлыгына игътибарын җәлеп итү.

Конкурста 12 яшьтән 35 яшькә кадәр фотоһәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша ала. Һәр катнашучыдан 3 фотография һәм алар электрон вариантта гына кабул ителә.

Фотоэшләр тематикасы конкурс номинацияләренең берсенә туры килергә тиеш: “Җиңү көне!”, “Беркем дә онытылмаган”, “Ветеранның портреты”, “Җиңүчеләр буыны”, “Сугыш һәйкәлләре”, “Сугыш һәм хәзерге заман”.

Катнашу өчен 31 мартка кадәр (шул көнне дә кертеп) [email protected] электрон адресына фотоэшләр җибәрергә яисә шәхсән (шулай ук электрон вариантта) түбәндәге адрес буенча алып килергә кирәк: Уфа шәһәре, Киров урамы, 1нче йорт (Профсоюзлар йорты, 334нче бүлмә.).
Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 273-53-18.
Читайте нас: