Барлык яңалыклар
Хәтер
24 декабрь 2019, 12:05

Стәрлебашлылар украинлыларга ярдәм белән

Стәрлебаш район гәзитенең татар дубляжы бүлеге мөдиренең өй архивында истәлекле әйберләр саклана. Аларның берсе эчтәлеге буенча бик сирәк очрый, дип әйтергә мөмкин, бу – “Ленин юлы” (элек район гәзитенең исеме шулай иде) гәзитенең 1975 елның 12 апрелендә чыккан санындагы мәкалә. Аңарда Фирүзәнең әнисе яклап картәтисе Зөбәйдулла Хәйбуллинның тормышыннан яшь чагындагы бер вакыйга турында сүз бара. Мәкаләнең авторы – тарихчы-туган якны өйрәнүче Мәхмүт Мәхмүтов. Түбәндә шул язманы тәкъдим итәбез.

1944 елның июлендә Стәрлебаш районыннан Харковь өлкәсендә яшәүчеләргә (аңа кадәр ун ай элек немецлардан азат ителгән) ярдәм итеп 150 баш мөгезле эре терлек һәм 600 баш сарык алып юлга чыгалар. Малларны куып алып барыга 15 кеше бирәләр. 17 яшьлек Зөбәйдулла Хәйбуллин да алар арасында була. Шулай ук Тәтер-Арсланнан Бакыйр Рысаев, Әмирдән Шәкүр Хәсәнов, Гыйльмерахман Абсаттаров, Хәлекәйдән Гайниямал Яушева, Ибракайдан Насибулла Насыйров, Биктимер Раянов һ.б. Транспорт – арбага җигелгән ике ат һәм ике үгез. Аларга азык-төлек һәм фураж төялгән була. Ерак юлга җәяүләп чыгалар. Зөбәйдулла сөйләвенчә, терлекләр белән көненә 12 км юл үтәләр. Аннары көтүне ашатыр һәм эчерер өчен тукталалар. Кайбер көннәрдә 20км ара да үтәләр. Төн үткәрергә басуда тукталалар. Юлда бик күп михнәтләр күрәләр. 50 баш сыерны саварга туры килә. Монда инде төп авырлык Гайниямал Яушевага төшә. Өч айга якын вакыт юлда үтә. Сыерлар бозаулый. Бәрәннәр дә туа. Эш артканнан арта. Һәр төнне дүртәр кеше малларны саклап чыга.
Зөбәйдулла һәм аның иптәшләре, барлык кыенлыкларны үтеп, малларны билгеләнгән урынга илтеп җиткерәләр.
Аларның ничек кайтуы турында мәкаләдә әйтелми. Анысы да җиңел булмагандыр, мөгаен.
Бүгенге көнне мондый хәл булуы мөмкин түгел, дип уйлаучылар да бардыр. Әмма чыннан да шулай булган. Бу тарихтан алынган юллар.
Ә Хәйбуллинга килгәндә, Харьков өлкәсеннән кайтканнан соң, автор билгеләвенчә, ул Стәрлебаш сәнәгать комбинатына эшкә урнаша. Армиядә хезмәт итеп кайта. Биш ел МТСта комбайнчы, ике ел “Сельхозтехника” район берләшмәсендә электромонтер була. Һәм менә уналты ел инде сөт заводында кочегар булып эшли, дип яза үзенең мәкаләсендә М.Мәхмүтов. Зөбәйдулла, дип яза автор артабан, үзенең тормышыннан һәм язмышыннан канәгать. Тормыш иптәше белән 6 бала тәрбиялиләр.
  • Сугыш вакытында без гаиләдә җидәү идек, - дип сөйли Хәйбуллин үзе мәкалә авторына. – Тормышлар авыр булды. Ул чагында кемгә җиңел иде инде. Әтиебез атлар карады. Без көтү көттек. Колхозда тракторлар бик аз иде. Җирне үгезләр җигеп сөрергә туры килде. Шулай да беркем дә зарланмады. Фронтка ярдәм итәр өчен барысын да эшләделәр.
  • Зөбәйдулла Хәйбуллинның фоторәсеме берничә ел районның Почет тактасында тора. Ул берничә тапкыр Почет грамотасы белән бүләкләнә.
    1989 елда 62 яшендә вафат була.
    • Әтиебез бик тырыш кеше һәм яхшы гаилә башлыгы иде, - ди аның Стәрлебашта яшәүче уллары Рәис һәм Рим. – Ул безнең хәтердә шундый булып калды.
    • Күпләр аның шундый сыйфатларын, шулай ук ярдәмчел, киң күңелле булуын хәтерендә тотадыр, - дип өстәде Фирүзә Нәркис кызы.
    • Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
      Фото Хәйбуллиннарның гаилә архивыннан алынды.
      Рәсемдә: Зөбәйдулла һәм Минегөл Хәйбуллиннар
      Читайте нас: