Барлык яңалыклар
Хәтер
17 декабрь 2019, 11:05

Кул эшләре аның истәлеген саклый

Рәмзия Кадыйр кызы үзенең фантазиясен, хезмәтен һәм тырышлыгын гына түгел, күңелен салып эшләгән гаҗәеп матур кул эшләре бүген аның үзен хәтерләтеп тора.

Әлеге яхшы күңелле, зирәк акыллы, түземле, тырыш ханымның вафатына 40 көн вакыт үткән, әмма гомере дәвамында изгелеге тигән кешеләрнең күңелендә ул һаман да исән.
Рәмзия Кадыйр кызы Хәлекәй авылыннан Кадыйр һәм Фатыйма Зәйнуллиннарның ишле гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә. Өч сугыш үткән әтиләре һәм сигез балага гомер биргән әниләре аларда иң яхшы сыйфатлар: хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек, ныкышмалылык, тырышлык тәрбияли алган. Кечкенә чагында кыз әнисенең кием теккәнен игътибар белән карап утыра. Кулыннан килгәнчә аңа ярдәм итә. Әнисеннән күп нәрсәгә өйрәнә. Соңрак тегү эше озак елларга аның һөнәренә әверелә.
Тегү цехына 9 классны тәмамлаганнан соң килә. Тәҗрибәле остазлардан өйрәнә. Ул чагында бөтен районга тегәләр. Итәк-күлмәкләрдән алып, сарык тиресеннән кыска туннарга кадәр. Тегү машинасы артында ярты гомере үткәнен сизми дә кала, Стәрлебаш Көнкүреш йортында тегүче булып 40 ел эшли.
Тормыш иптәше, Тәтер-Арслан авылы егете Габбәс белән үзләренең дүрт баласын гына үстереп калмыйлар. Рәмзия апа бер яшеннән алып оныгы Элизага икенче әни була. Чәчләрен үреп аны балалар бакчасына йөртә, аның белән бергә чирли һәм сәламәтләнә, аның белән шатлана, оныгы борчылганда ул да борчыла. Әлеге вакытта Элиза Салават медицина колледжы студенты. Назлап үстергән мәрхәмәтле картәнисен юксына, әмма дөньяда яхшы кешеләр күбрәк. Әлеге вакытта кызны апасы Эльза (Рәмзия апаның кече кызы) белән Фәрит тәрбияли, алар Тәтер-Арсланда яши. Рәмзия Кадыйр кызы гомеренең соңгы сигез елын нәкъ менә аларда үткәргән. Күпләрне сокландырып кияве белән бик тату яшиләр. Бер-берсе өчен үлеп торалар.
  • Кызым белән киявемә рәхмәт. Алар ярдәмендә шифаханәдәге кебек яшим. Ике тапкыр инсульт үткәрдем, өйдә эшли, үземне дә карый алмый башладым. Алар мине тормышка кайтарды, - дип кабатлый торган була Рәмзия апа.
  • Бу гына да түгел. Сәламәтлеге бераз яхшырып, ул яңадан тегә башлый. Әмма кием түгел инде, хәзер кибетләрдә алар тулып ята, түр юрганы сыру белән мавыга. Аның куллары белән эшләнгән әйберләр – чагу, матур, күзгә ташланып тора – чын-чынлап өй бизәге.
    Бизәкләрен үзе уйлап таба. Тукыма кисәкләреннән тегү белән шөгыльләнгән кеше моның никадәрле катлаулы эш икәнен белә. Әмма Рәмзия Кадыйр кызының түземлегенә аптырарлык. Эшләп бетергәннән соң үзенең изделиеләрен якыннарына, туганнарына, күршеләренә, танышларына бүләк итә торган була. Ябык кына, кечкенә буйлы, шул ук вакытта көчле рухлы, дәртләндереп җибәрә, акыллы киңәшләрен бирә, бер үк вакытта үтә тыйнак – чын-чынлап хатын-кыз үрнәге, аның якты истәлеге мәрхүмәне белүчеләрнең күңелләрендә һәрвакыт сакланыр. Урыны җәннәттә булсын.
    Рәйсә МУСИНА.
    Фото Арслановларның гаилә альбомыннан алынды.
    Читайте нас: