Барлык яңалыклар
Хәтер
22 ноябрь 2019, 11:58

Аның тормышы - кешеләргә хезмәт итү үрнәге

Авыл мәчете. Ул изге урын гына түгел, авыл бизәге дә. Мәчетләр төрле була. Кечкенә һәм зурлары, таштан яки агачтан. Ә инде беренче булып аның манарасы күзгә ташлана. Алар да бер-берсеннән аерыла: квадрат, цилиндр төрендә, бизәкләп эшләнгәннәре. Мәкаләм герое – Кабакуш авылыннан Вәрис Собхангулов (рәсемдә) үз гомерендә мондый корылмаларны бик күп төзегән.

Вәрис Хәйбрахман улы – балта остасы. Аның әтисе дә агач эшләре буенча бик оста булган. Әниләре Гөлзаһира тирә-якта тегү-кул эшләре остасы буларак билгеле. Ул келәмнәр тукыган, барысына да кием теккән.
- Әтиебез гармунда да уйнады, тавышы бик матур иде. Аның иҗади сәләте бертуганнарым Нургали белән Хәйдәргә дә күчкән. Мин исә балта эшенә осталыкны аңардан мирас итеп алганмын. Бу һөнәрне олыларның эшләгәнен күзәтеп торып үзләштердем, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Беренче агач эшен исендә калдырмаса да, өлкәннәрдән күргәннәрен бик яхшы үзләштергән. Армиягә кадәр үк әле авылдашлары белән бергә өйләр салуда катнашкан, ә ул елларда тоташ урамнар төзелгән.
Хезмәт итәр вакыт җитә. Балта һәм башка төзелеш кораллары тотарга күнеккән кулларга ике ел дәвамында аларны онытып торырга һәм автомат тотарга туры килә. Армиядән соң Вәрис Собхангулов киномеханик булып эшли – авыл клубында фильмнар күрсәтә, аннары сварщик, мал караучы була. Әмма кайда гына эшләмәсен, балта эшләре белән мавыгуы сүрелми. Аның агач эшләренә осталыгы турында районда, хәтта аңардан читтә дә беләләр. Үзе дә өйдә тик утыра торганнардан түгел. Танышлары, авылдашлары бура бурап бирү үтенече белән аңа килә. Беркемне дә кире бормый. Шуңа күрә Кабакуш авылында аның кулы тимәгән бер генә йорт та юктыр: кемгәдер өй бураган, кемгәдер келәт яки мунча, каядыр кадак каккан, тәрәзә куйган.
Ул үзенә дә өй салып чыга. Яхшы гаилә кора. Бервакыт пилорама ача. Гомумән, гомере буена төзи, тергезә.
Бервакыт аңа иптәшләренең берсе Илдар Сөяргулов (хәзер мәрхүм) килә һәм үзебездән соң җирдә нинди дә булса истәлек калдырсак, әйбәт булыр иде, дип мөрәҗәгать итә. “Минем сәләтем бик юк, шулай да матди яктан ярдәм итә алам”, - ди ул.
Бу вакытта мәчет төзелеше барган була. Аның бурасын сатып алырга Флүр Галимов ярдәм итә. Бөтен авыл белән күтәрәләр, әмма эшләрнең зур өлеше Вәрис Собхангулов иңенә төшә, шулай ук манара төзүне дә аңа ышанып тапшыралар. Илдар Сөяргулов, вәгъдә итүенчә, төзелеш материаллары белән тәэмин итә. Шул рәвешле, оста куллары белән мәчет бинасының иң мөһим өлеше башкарыла. Моннан соң аңа мәчет, бигрәк тә манара төзүдә ярдәм итүен сорап, мөрәҗәгать итәләр. Ул Табылды, Түбәнге Аллагуат, шулай ук күрше районнарның ике авылында манаралар күтәрә. Аның һәр эшендә кабатланмас бизәкләр һәм күңел җылысы чагыла. Кайбер манараларны Вәрис Собхангулов балконнар, икенчеләрен тәрәзәләр, өченчеләрен төрле бизәкләр белән ясаган – һәркайсының үз яме, алар бер-берсенә охшамаган, кабатланмый.
Вәрис Хәйбрахман улы үз вакытында инициатива белән чыгыш ясаган һәм әлеге мәчетләрне төзүдә ярдәм күрсәткән Данир Гайнуллин, Радмир Вахитов, Нурмөхәммәт хәзрәт, Сафа Сатучин, Фатих Байбулатов (Күгәрчен районының Кадыйр авылы), Зәки Үтәев (Мәләвез районының Дмитриевка авылы) һәм башкаларга рәхмәт белдерә. Аларның һәркайсы авылларга гына түгел, кешеләрнең күңеленә дә матурлык өстәгән – Аллаһы Тәгаләгә табыну урыны булган мәчетләр барлыкка килсен өчен көч һәм средстволар салган. Моңарда останың да өлеше зур.
- Балта эшләренә тотынганыма күптән, моңа әле дә тугры калам. Якыннарым өчен файдалы һәм кирәкле әйберләрне теләп эшлим. Бигрәк тә бу мәчет төзелешенә кагылса, - ди ул. – Шунысы гаҗәп, беренче манараны төзи башлаганнан бирле авызыма бер тамчы да исерткеч алганым юк.
Мондый корылмаларны һәркем дә төзи алмый, шуңа күрә мондый кешеләргә сокланырга, ә остага ныклы сәламәтлек теләргә генә кала.
Аның алтын куллары әле күп еллар кешеләрне сөендерсен. Манаралардан азан тавышы ишетелгәндә һәркайсыбызның күңеле тынычлык таба.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Читайте нас: