Барлык яңалыклар
Хәтер
13 сентябрь 2019, 11:30

Бүләк кенә безгә бу гомер

Ул Хәлекәй авылында Фатыйма һәм Кадыйр Зәйнуллиннарның ишле гаиләсендә сигез бала арасында алтынчы булып дөньяга килә. Тырыш, максатчан, җаваплы, кыенлыклардан курыкмый торган кыз булып үсә. Гомере буе эшләде, районның җәмәгать тормышында актив катнашты, һәрнәрсәгә үз фикере булды һәм үз дигәнендә торды. Үкенечкә каршы, аның гомере бик кыска, әмма чагу, эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай булды. 13 сентябрьдә Наилә Кадыйр кызы Гыйззәтуллинага 65 яшь тулган булыр иде. Әлеге юбилеена кадәр бер айдан азрак вакыт яшәп өлгермәде.

Тормышымның бер чорында миңа Наилә Кадыйр кызының әнисе Фатыйма әби белән тыгыз аралашырга туры килде. Кечкенә буйлы, таләпчән, әмма бик гадел, тыныч, изгелекле, бервакытта да тик утырмас кеше иде ул.
Ничектер бервакыт аның балалары турында сүз чыкты.
Безнең Наилә балачактан үз сүзендә торучан, - дип елмайды ул. – Берәр эшкә тотына икән, аны тәмамламыйча туктамый. Чит бәйли башласа, бәйләп бетермичә йокларга ятмый. Каз бәбкәләрен алып кайтырга елгага төшереп җибәрсәк, барысын да җыеп алмыйча өйгә кайтмый иде.
Кызның әтисе Кадыйр Насыйр улы сугыштан икенче группа инвалид булып кайта. Техниканы бик яхшы белә. Гомере буена колхозда эшли. Әнисе Фатыйма Сабур кызы, тегүче буларак, сугыш вакытында шинель һәм бушлат, ә тыныч вакытта ишле гаиләсенә, туганнарына, авылдашларына кием тегә.
Балалары кечкенәдән эшләп үсә, хатын-кыз яки ир-егет эше дип тормый. Өйдәге, йорттагы мәшәкатьләрдән тыш, алты кызның барысы да шәл, оек бәйли, яхшы тегә... Мәктәпне тәмамлаганнан соң Наилә документларын “Икътисадчы” белгечлеге буенча Стәрлетамак технология техникумына тапшыра. Аны тәмамлаганнан соң Стәрлебашта көнкүреш хезмәтләндерүе комбинатында бухгалтер булып эшли башлый һәм 15 елдан соң директор булып, әлеге коллективка җитәкчелек итә. Әмма күпләр Наилә Кадыйр кызын район Пенсия фонды идарәсе начальнигы буларак хәтерли, ул аңа 1999 елдан бирле җитәкчелек итте, шулай ук “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы башкарма комитеты һәм район язучылар оешмасы җитәкчесе дә булды.
Бу вазыйфаларның өчесе дә – тынгысыз, мәшәкатьле, күп көч, вакыт һәм, дөресен генә әйткәндә, киеренкелек тә таләп итә. Әмма Гыйззәтуллинаның характерын белергә кирәк, аңа рух ныклыгы һәм нечкә күңеллелек, булдыклылык һәм йомшаклык, игелеклелек һәм вакыты белән кискенлек хас иде. Ул эшендә, җәмәгать һәм сәяси тормышта гына кайнап калмыйча, күпкырлы шәхес буларак һәрнәрсәгә өлгерде. Тормыш иптәше, өч улының әнисе, картәни буларак та пешерергә, юарга, җыештырырга да өлгерә иде, чәчәкләр үстерергә яратты. Бик күп төрлеләрен. Гыйззәтуллиннарның йорты аларга “күмелгән”. Бу шөгыле белән хезмәттәшләрен дә мавыктыра алган. Бергәләшеп, аеруча техперсонал көче белән Пенсия фонды территориясе менә күп еллар инде чәчәкләр келәмен хәтерләтә, ә аның коллективы күп тапкырлар районда үткәрелгән Чәчәкләр бәйрәмендә җиңүче булды. Моңардан тыш, туган авылына булган чиксез сөюе белән туганнары, авылдашлары, авылдан чыккан шәхесләр ярдәмендә анда мәчет төзелешен оештырды. Аллаһ юлына басып, намаз укыды, ураза тотты, дини бәйрәмнәрне үтәде. Шигырьләр язды, өч җыентыгын бастырып чыгарды. Район Советы депутаты, район Советы рәисе урынбасары, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты ярдәмчесе, ә соңгы елларда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе буларак, күп вакытын төрле җирләргә барып, гражданнарны кабул итүгә бүлде. Һәм болар гына да түгел, аны Яңа ел якынлашканда хезмәттәшләре белән боздан сыннар ясаганда, бассейнда йөзгәндә, чаңгы юлында һәм “Бердәм Русия” логотиплы футболкада төрле ярышларда һәм чараларда җиңүчеләрне бүләкләүчеләр арасында күрергә мөмкин иде...
Соңгы җиде елда ул үлемечле чиргә каршы көрәште. Бернәрсәгә зарланмыйча, авырту-сызлануларны түземле, кыю үткәрде. Дәваланып кайтканнан соң гадәти тормыш алып баруның җиңелдән булмавы аның үзенә һәм якыннарына гына билгеле булгандыр. Кешеләр арасында булу, вакыйгалар эчендә кайнау – аның тормыш рәвеше. Бу аңа сулар һава кебек үк кирәк. Барлык шушы еллар эчендә янәшәсендә якыннары – тормыш иптәше Альфред Ибраһим улы, уллары Азат, Ирек, Илшат, туганнары булды. Аларның шалтыратуы, килүе, ярдәме аңа яшәргә, чиргә каршы көрәшергә, җиңәргә көч бирде. Якыннарының тырышлыгы, үзенең зур ихтыяр көче белән ул тоташ җиде ел гомерен яулап алды. Соңгы сулышына кадәр тормышны яратып, җиңелмичә һәм бирешмичә китте. Яшәгәндә дә лидер булды, иҗади күңелле көчле ханым. Урыны оҗмахта булсын.
Рәйсә МУСИНА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: