Барлык яңалыклар
Хәтер
11 сентябрь 2019, 11:06

Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов китабы турында фикерен әйтте

Бик тиздән Татарстан китап нәшриятында Илфак Шиһаповның саллы гына китабы дөнья күрәчәк.Төзүчесе - Гөлнара Сабирова. Үзенең тәэсирләре белән Илсөя Бәдретдинова уртаклашты.

"Без бу китапны барыбыз да көтәбез. Чын күңелемнәнә әйтәм, бу китап булырга тиеш. Аны якыннан һәм яхшы белгән кеше генә яза ала иде. Зур рәхмәтемне һәм тирән хөрмәтемне Гөлнара Сабировага белдерәм. Илфакның урыны оҗмахта булсын, шатланып, бәхил булып ятсын..." - ди Илсөя Бәдретдинова.


Белешмә өчен. Илфак Шиһаповның сайланма әсәрләре китап булып басылып чыгачак. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, китапны төзүче - "Шәһри Казан" газетасының экс-мөхәррире, бүген "Ватаным Татарстан"ны җитәкләүче Гөлнара Сабирова. "Кеше эзлим" дип аталучы китап Татарстан китап нәшриятында бастырылачак. Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рамилә Нуриева һәм китап төзүчесе Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповның кулъязмаларын эшкәртеп, зур күләмле эш башкара. Җыентыкта танылган публицист, сатирик, продюсер, шагыйрь, композитор, тарихчы Илфак Шиһаповның вакытлы матбугатта («Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталары) төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак, дип яза Матбугат.ру.

"Өмет" гәзитеннән.

Фото: saby-rt.ru


Читайте нас: