Барлык яңалыклар
Хәтер
8 гыйнвар 2019, 18:58

Якташлары хәтерләсә, батыр терелә

Миякә урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллинның бюсты куелды.

Каһарман якташыбызның тууына быел 100 ел тула.


Урта мәктәпне тәмамлагач, Мансур Абдуллин колхозда төрле эшләр башкара, укытучы да була. 1939 елда Кызыл Армия сафына алына. Артиллерист һөнәрен үзләштерә, тәҗрибә туплый. Сугышның башыннан 1944 елның октябренә кадәр фронтта батырларча сугыша. 1943 елның 10 июлендә Орел өлкәсе Молотычи авылы янында батарея командиры өлкән сержант Мансур Абдуллин һәм аның яудашлары дошманның 60 танкына һәм пехотасына озак каршы тора, аларның күп көчен юк итә, танкларын яндыра. Башкалар һәлак булып, командир каты яраланган хәлдә ялгыз калгач та фашистлар­ның 8 “тигр”ын сафтан чыгара. Бу батырлыгы өчен 1943 елның 7 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Моннан тыш, “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 35 елдан артык Стәрлебаш, Уфа мәктәпләре директоры була. Вафаты — 1996 елның 18 июне. Туган авылы мәктәбе әлеге вакытта аның исемен йөртә.


Мансур Абдуллинның бюстын урнаштыруга багышланган тантананы ачып, мәктәп директоры Радик Якупов болай диде:
— Педагогик коллектив балаларны чын патриотлар итеп тәрбияләүне изге бурыч дип саный. Бу юнәлештә күп эшләнде һәм эшләнә. Дан музеебыз республикада иң үрнәклеләрнең берсе­нә әверелде. Соңгы елларда меңләгән экспонат белән баетылды. Укучылар һәм укытучылар 112нче Башкорт атлы дивизиясенең Уфадагы музеена да байтак материаллар табып бирде. Безнең музей мөдире Роза Килиева якташларыбыз батырлыгына багышланган дүрт китап бастырып чыгарды. Мансур Абдуллинга бәйле чаралар да музейда үтә.
Район җитәкчелеге патриотик тәр­биядәге безнең башлангычларны хуп­лый һәм кирәк чакта ярдәмләшә. Мәсәлән, якташларыбыз батырлыгы белән кызыксынучы сәләтле җырчы, биюче, курайчы, нәфис сүз остасы сос­тавындагы 12 кешелек отряд (анда мин дә бар идем) соңгы ике елда Җиңү бәйрәме алдыннан “Хәтер һәм горурлык — буыннар йөрәгендә” дигән федераль проект кысаларындагы “Патриотик десант маршруты” буйлап йөреп кайтты. Отряд һәр елны меңлә­гән чакрым үтеп, 20 төбәктә булды. Моңарчы билгеле булмаган 5 яугир якташы­бызның җәсәден табып, кирәк дип санаганнарын яңа урынга күчереп җирлә­деләр, анда агачлар, чәчәкләр утырттылар. Урындагы халык белән бергәлә-шеп патриотик чаралар оештырдылар, концертлар куйдылар. Сәфәрдә күп тарихи материаллар тупланды.
Бюстны ачу тантанасында чыгыш ясаган район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов патриотик тәрбияне тагын да көчәйтү буенча алда торган бурычларга тукталды. Дан паркы, Мәдә­ният һәм ял паркы, Галәнур Бохараев исемендәге стадионда башланган эшләр торышы белән таныштырды.
Районның хәрби комиссары Ринат Латыйпов яшьләрне армия сафына әзерләү турында сөйләде.
Тантанада Мансур Абдуллинны яхшы белгән, аның белән даими ара­лашкан, аңардан ярдәм күргән ике мәгариф ветераны бар иде: Рәшит Мөгыйнов һәм мин. Без якташыбызның барлык күркәм сыйфатларын искә төшердек.
Сугышка кадәр мәктәп республикада, хәтта илдә алдынгылар сафында иде. Үз һөнәрен яраткан, белемле, тәҗрибә­ле укытучылар коллективы зур уңыш-ларга иреште. Хезмәтләре дә югары бәяләнде. Директор Хәсән Солтанов Ленин ордены белән бүләкләнде.
Биредә балаларга тирән белем, хезмәт күнекмәләре, патриотик тәрбия бирелде. Сугыш башлангач, бе­ренче­ләрдән булып ир-ат укытучылар, алар артыннан ук чыгарылыш сыйныф укучылары кичтән аттестат алып, иртән фронтка юллана. Бөркетле елгасы буенда озату оештырыла. Алдан ук ант тексты язып куела. Анда “фашистларга каршы соңгы тамчы каныма кадәр көрәшәчәкмен” дигән сүзләр була. Һәр егет үзенең каны белән имза куя. Кәгазьне шешәгә салып, ныклап ябып, җиргә күмәләр. Анда булачак галим, тарих фәннәре кандидаты Тәмимдар улы Әхмәдиев та кул куя. Ул 70нче елларда бу ядкарьне эзләп җирне күп­ме генә казыса да таба алмый. Киткән егетләрнең берничәсе генә әйләнеп кайта алган, алары да инвалид хәлендә.
Мәктәп аннан соң да күркәм патрио­тик традицияләрне дәвам итте. Биредә укыган Риф Гыйззәтуллин Чечен сугышында зур батырлыклар күрсәтә. Хәзер ул – Русия Герое, генерал-майор. Нефть эшкәртү заводы операторы Мид­хәт Хафизовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында бик күп галимнәр, инженер-техниклар, сәхнә осталары, хезмәтләре белән дан казанган механизаторлар, терлекчеләр бар.
Ким Садыйков.
Миякә районы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: