Ул ике тапкыр Чечняда булды. Хатыны Риммага шалтыратканда, аның: “Ничек соң анда?” дигән соравына: “Монда тыныч. Барысы да әйбәт” дип җавап биргән. Хатыны борчылмасын өчен.
Минем алдымда аның Чечняда булганда язылган блокнот-көндәлеге. Зур булмаган, тышсыз, кайбер битләре ертылган. Анда ул үзе белән булган вакыйгаларны язып барган. Кайвакыт анда нибары ике-өч җөмлә, кайбер язмалар – тулы бер бит.
Менә шуларның кайберләре.
1 гыйнвар. “7.30 сәгатьтә үтерүгә бардык. Бер “чех”ны үзләренеке үтергән. Үзләренекеләр бер-берсен күбрәк юк итсен иде. Бандитлар азрак булыр иде. Көн тиз үтте. Начальник һәр атуны тикшерә. Ике тапкыр өйгә шалтыраттым.
Егетләрнең өйгә кайтасы килә!!!”
5 гыйнвар. “Фугаста Костромадан сапер-омонлы шартлаган. Ноябрьдә 30 яше тулган. Кисәкләргә бүлгәләнгән, бик азын җыеп алдылар. Чехи (кеше яшәгән пункт) янында 3.01.02 Санкт-Петербургтан кадрлар эшләре урынбасары янды,35 яшьлек. Бүген мәскәүлеләр техника кабул итәргә килде – 2 кеше”.
8 гыйнвар. Туган көн: “Егетләр иртәдән үк котлый башлады. Башкортстаннан безнекеләр килде, базарга бардык. Егетләр өстәл әзерли, 21.30да утырабыз. Өйгә шалтыраттым. Туган көнне әйбәт үткәрдек. Котладылар, бүләкләр бирделәр”.
12 гыйнвар. “Үтерелгән ике чех аркасында хәлләр кискенләшә...”
13 гыйнвар. Якшәмбе: “Егетләр өй турында гына сөйләшәләр. Барысының да нервлары киеренке хәлдә, ләкин үзләрен тоталар. Тагын ике атна түзәргә кирәк. “Ярдәмчеләр” килә башлады. Тагын да ачуны чыгаралар. Әлбәттә, өйгә кайтасы килә, әмма моңа карап көннәр тизрәк үтми. Ярый инде, күп калмады. Соңгы көннәрдә өй турында ешрак уйлата шул”.
14 гыйнвар. Иске Яңа ел: “Төн тыныч үтте. Яңа елны билгеләмәдек. Телевизор карадык та йокларга яттык. Безнең колоннаны каршыларга “Кавказ”га (кафе) җыенам. Кафега килдек, төшке ашны ашарга теләгән идек, каршыда блок-пост булган. Аны без килгәнче 10-15 минут алдан шартлатканнар. Кире кайтканда, урманда федераллар очрады– “Урал”. Ярты кабина җимерелде. Бу көн безнең өчен уңышлы үтте”.
16 гыйнвар. “Иртән “Кавказ”га кадәр колоннаны озата бардым. Иртәгә министр урынбасары Карамов һәм тагын бер яңа төркем килә. Район эчке эшләр бүлегенә килгәч, ДОН-100гә җибәрделәр. Юл участогын үттек, безнең артта фугаста 4 үтерелгән, 3 яралы. Иртәгә Пензадан киләләр. Аз калды инде.”.
19 гыйнвар. “Ментларны үтергәннәр, шунлыктан шәһәргә чыгуны тыйдылар. Көн буе кубрикта утырдым. Безнекеләр “Кавказ”га барды, Костроманың ОМОНнарын озаттылар. Барыбызның да өйгә кайту кәефе, әкренләп җыенабыз. 21-22се министр Диваев килә».
Ә бу язмалар икенче көндәлектән.
1 ноябрь. “Чехида атышу. Боевик минага эләгеп шартлаган. Хатын-кызны үтергәннәр – 4 тапкыр атканнар – башына, муенына. Төнлә контрабасчылар тауларда атыша. ДОН-100 шулай ук төн буе сиптерде. Чехи нәрсәдер эшләргә җыена, медикаментлар сатып алалар”.
5 ноябрь. “Төнлә тавыш булды, безнекеләр бер боевикны атты. Мәетне бүлеккә алып килделәр, 20 яшьләрдәге егет. Икенчесен ФСБ аткан. Район эчке эшләр бүлеге янында һәрвакыт ниндидер сакаллы кешеләр йөри, безнекеләр чыга башласа, алар югала. РОВД каршында бер өйдә бойница таптык”.
Артабан хәлләр тагын да кискенрәк. Атышлар, тазартулар, фугасларны табу һәм юк итү, юлларны миналардан тазарту. Юра язуынча, хәлләр бик начар, авыр, өйдәгеләрне сагындым. Якыннарым белән элемтә юк. 200 (һәлак булучылар) һәм 300 (яраланучылар) булмавы сөендерә. Аннары – БТР шартлаган, машина йөртүченең аяклары өзелгән, атучының – бер кулы. Бүген ике – 300.
22 ноябрь. “Безнең якка аталар, ләкин инде моңа беркем дә игътибар итми. Күрше постка да аталар. Ике-200, өч -300”.
Бу язмалар бервакыт аның йөзенә бәреп син бит штабта гына утыргансың, диючеләр өчен дә. Штабта гына утырмаган. Урус-Мартан районының комендантын алыштырган. Штаб начальнигы булган, өч районны контрольдә тоткан. Тазартуларда катнашкан. Әллә ничә тапкыр атыш астында калган. Медальләре дә лаеклы бирелгән.
- Тормышта ул изге күңелле, ярдәмчел, гадел кеше иде. Чын ир-егет булды. Мин аның янында үземне ышанычлы хис иттем, - ди хатыны Римма. – Ул һәрвакыт кемгәдер ярдәм итә иде. Беренче чиратта башкалар турында, соңыннан гына үзе турында уйлый иде. Тыңлый, аңлата, ярдәм итә, хуплый, киңәш бирә, уртак тел таба белә иде. Гаделсезлекне күреп, ихлас гаҗәпләнә иде: “Ничек алай була инде, Римма? Ничек шулай була?”
- Без Юра белән мәктәптән үк таныш булдык, - дип дәвам итте әңгәмәне аның якын дусты Олег Ковтун. – Ул миңа дус кына түгел иде. Ул бертуган абыем кебек булды. Мин шатлыгымны уртаклашырга да, кайгымны бүлешергә дә аның янына бардым, аның хәлемә керәсен һәм ярдәм итәсен, терәк-таяныч буласын белеп бара идем. Ул вафат булгач, дөнья беткән кебек тоелды. Аның белән бергә минем дә бер өлешем киткәндәй булды. Күптән түгел, телефонда туганымның номерын эзләгәндә, Юраның номерына килеп тукталдым. Бармаклар үзеннән-үзе яшел төймәгә басты. Мин озын гудок ишетеп, катып калдым, ә бит номер, белүемчә блокировкаланган иде. Ә берничә секундтан ир кеше тавышы ишетелде: “Алло!” Хис-тойгылар дулкынына бирелеп, тиз генә җавап бирә алмыйча тордым. Аннары бу минем иң якын дустымның номеры иде, дип аңлаттым. Ир кеше мине аңлады һәм теләсәң, миңа шалтырата аласың, диде. Аңа лаеклы кешенең номеры эләгүенә шатмын...
Оренбург югары зенит-ракета команда училищесында уку, СССР Кораллы көчләрендә, эчке эшләр органнарында (штаб начальнигы), суд приставларының район подразделениесендә хезмәт – анда суд пристав-үтәтүчесеннән бүлек начальнигы урынбасарына кадәр күтәрелде. Шушы еллар дәвамында Юрий Вячеславович яраткан гитарасыннан да аерылмый. Соңгы елларда ул “Время” вокаль уен кораллары ансамбле составына керде, анда Олег Ковтун, Айрат Әхмәтвәлиев, Илгиз Фаткуллин да керде. Алар барысы да – “кайнар” нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар. Аларның чечен яки әфган темасына, ватанчылык турындагы җырлары, кайда гына яңгырамасын, залны күтәрә, тамашачылар аларны басып тыңлый иде. Ә Юра шигырьләрне дә бик оста сөйли иде. Ул сөйләгәндә күзләргә яшь килә иде. Соңгы елларда ул чирләде. Ике авыр операция кичерде. Протез ярдәмендә йөрде. Ләкин рухын төшермәде. Киресенчә, үзе башкаларны рухландырды, шаяртты, гади эшкә урнашты. Гаиләсендә бәхетле булды. Хатыны Римма аның өчен ышанычлы тыл, таяныч, гаилә учагын саклаучы булды, яшь вакыттагыча, гомер буе аңа гашыйк булып яшәде. Алар яңа өй төзеп керделәр. Кызлары Динара, Марина һәм Кристина аларның шатлыгы. Щеголевларның кунакчыл өе дуслары һәм туганнары өчен һәрвакыт ачык булды...
Кайвакыт язмыш бигрәк рәхимсез. Ул бәхеткә күмелгәндә генә, иң көтмәгән мизгелдә, якыннарыбызны бездән тартып ала...
Ләкин истәлекләр яши. Без сине онытмыйбыз, Юра! Синең җырларыңны, шигырьләреңне, үзеңне онытмыйбыз! Син һәрвакыт безнең йөрәктә!
Рәйсә МУСИНА.
Фото Щеголевларның гаилә альбомыннан алынды.