Барлык яңалыклар
Хәтер
12 октябрь 2018, 18:02

Алсу миләш тәлгәшләре

Сентябрь ахырында һәм октябрь башында көз төшергән буяуларны күреп, мәктәп эскәмиясеннән таныш шигырь юлларын искә алмаган кеше сирәктер. Ул инде тулы көченә үз патшалык итә. Стәрле тау битендә мәңге яшел наратлар һәм башка агачларның саргайган яфраклары чиратлашып, сихри гүзәллек тудыра. Урамнарда һәм бакчаларда ак каеннар алтын бөдрәләре белән ямь бирә. Кызгылт төсле яфраклар арасында алсу миләш тәлгәшләре янып тора. Сөйләп-язып бетерә алмаслык матурлык! Нечкә сизгер күңелле лирикны гына түгел, ә прагматик физикны да хисләргә бирелергә мәҗбүр итүче күренеш. Боларның барысында бергә үзара бәйлелек бар. Чөнки кеше үзе дә – табигатьнең бер өлеше.

- Табигатьне бик яратам. Елның барлык фасылларын да, - дигән иде 2008 елда Флүрә Хәлиуллина-Сәлимова, мин үзен туган көне белән котларга кергәч. Аңа ул вакытта 75 яшь тулган иде.

- Сөйләп бетермәслек гүзәллек булса да, тасвирлыйсы килә бит әле, - дип дәвам итте ул. – Табигать күренешләрен тормыш, кешенең эчке дөньясы белән чагыштырасы килә. Үземнең уйлануларым нигезендә.

Аның мәктәп елларында язылган новеллаларының берсе шулай дип атала да – “Миләш”. Бу бакча җимешләренең алсу, янып торган тәлгәшләренә карап, яшь автор кеше тормышының мәгънәсе, матурлыгы турында фикер йөрткән. Бәлки, бу каләм тибрәтү генә түгел, ә тормыш-көнкүрешкә тирәнрәк караш ташлау булгандыр. Нәтиҗәдә мондый уйлануларга югары омтылыш алырга насыйп булган. Бу сүзләрдә бернинди арттыру юк. Аның тормышы – шул миләш тәлгәшләре кебек, анда ачысы да, төчесе дә, татлысы да булган. Аның яшьлеге гадәти. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң үзенең туган авылы Әмирдә почтальон булып эшли башлаган. Һәм кинәт бер очраклылык аны урынга ятарга мәҗбүр иткән. Тулы җиде елга. Кешенең шундый күңел халәтен күз алдыгызга китерә аласызмы? Шулай да Флүрә сынмаган, бирешмәгән. Бу бәлагә каршы нык торган. Кызны өенә килеп укыткан укытучылар ярдәме, үзенең зур ныкышмалылыгы белән 25 яшендә 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбен тәмамлаган. Ә табибларның осталыгы нәтиҗәсендә, барлык авырлыкларны җиңеп, яңадан аягына баскан. Аннары – Турмайда, Хәлекәйдә хезмәт еллары. Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында уку. Аны юллама белән Кырмыскалы районы Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп җибәрәләр. Тиздән урындагы радиотапшыруларга эшкә күчә. Монда, Кырмыскалыда, тормышын журналист Таһир Сәлимов белән бәйли. Әйткәндәй, республикада танылган журналист. Артабан күп еллар Гафури районында эшлиләр.

1971 елда Стәрлебашка күчәләр. Әлеге гаилә пары район журналистикасына зур өлеш кертә. Сәлимовның таланты гәзит битләрендә чагылыш таба. Озак еллар һәм даими балкыды ул. Кызганычка каршы, ул 1986 елда 59 яшендә кинәт вафат булды.

Ә Флүрә Хәмәтгали кызы радиода уңышлы эшләде. Аның сәламәтлеге белән командировкаларга йөрү җиңелдән булмагандыр. Ләкин ул йөри иде. Басуларда, фермаларда, остаханәләрдә, мәктәпләрдә, ветераннарның гаиләләрендә, кешеләр белән очраша иде. Урыннардан җанлы мәкаләләр әзерли иде. Шунда ук, оператив. Җылы һәм ихлас. Радиотапшыруларны оештырырга ире дә ярдәм итте. Ул вакытта иҗади дулкын әдәби хезмәтләргә дә юл алды.

- Флүрәнең татар телендә матур хикәяләре бар, - ди иде Таһир Сәлимов. – Аларны республика басмаларына җибәрергә үгетләп карыйм, тәвәккәлли алмый.

Әмма республика китап укучылары аудиториясенә хезмәтләрен тәкъдим итү теләге, ниһаять, туа. Аның хикәяләре, новеллалары “Кызыл таң” гәзитендә, башка басмаларда дөнья күрә башлый. Ә бу, килешегез, зур иҗади уңыш. Танылу.

Аның китаплары да басылды. 2008 елда “Китап” Башкортстан китап нәшрияты Флүрә Хәмәтгали кызының новеллалар, шигырьләр, хикәяләр җыентыгын чыгарды. Шул ук елны аның “Якты таңнарга карап” роман-эссесы да чыкты.

Октябрьдә очрашканда ул тагын бер шатлыгын минем белән уртаклашкан иде: аның яңа хикәясен “Кызыл таң” гәзитендә басканнар. Бер минутлык елмаю үтә, ә менә күзләрдә яшерен шатлык чаткылары кала. Стәрле тавындагы табигать бизәкләренә, алтынга манчылган яфраклар кыштырдавына, баш очындагы күк йөзенең зәңгәрлегенә, танышлары һәм якыннары белән очрашуларга һәм әңгәмәләшүләргә, тормыш дип аталган бар нәрсәгә соклану.

Аның новеллалары аеруча уңышлы килеп чыга, диләр иде стәрлебашлылар. Мондый сүзне юкка гына әйтмиләр. Димәк, бу шулай. Аның әсәрләрендә – шатлыклар һәм дулкынланулар. Борчулар һәм хәвефләнүләр. Теге яки бу гадәти булмаган күренешне кеше күңеле аша үткәрү. Табигать аша. Кешеләрнең гамәлләре һәм уй-фикерләре аша. Кыскасы, тормыш символикасы. Күңел кылларын тибрәтерлек.

Без аның пөхтә һәм уңайлы фатирында утырдык. Бергә эшләгән елларны, вакыйгаларны, журналистика буенча хезмәттәшләрне искә алдык, моңарда ниндидер рәхәтлек тә, моңсулык та бар иде. Нишлисең бит, тормышта һәрвакыт тегесенә дә, монысына да сәбәпләр табыладыр, мөгаен.

Өстәлдә үзе җыйган чәчәкләр бәйләме тора иде. Ак кашкарыйлар. Алар арасында – алсу миләш тәлгәшләре. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр. Чәчәкләр ярата иде ул. Кечкенәдән күңеле гөл-чәчәкләргә тартылган.

Флүрә Хәмәтгали кызы эчтәлекле тормыш белән яшәде, кешеләр белән күп аралашты. Шуңа күрә, 2009 елның декабрендә аның кинәт вафат булуы турындагы хәбәр күпләр өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды.

Ул олы, саф йөрәкле, якты, киң күңелле кеше иде. Стәрлебашлылар күңелендә әле дә шундый булып саклана.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Фото редакция архивыннан алынды.

***

Игенче теләге

Басуларда чәчү бара,

Һавада – тургай моңы...

Буразналар күкрәгеннән

Күтәрелә җир буы.

Моторларның дәртле гүе

Тарала еракларга.

Хәерле сәгатьләр тели

Игенче орлыкларга.

Еллар килсен имин, ди ул,

Чәчкәнем үссен, уңсын.

Гәрәбәдәй бодай белән

Бураларыбыз тулсын.

Икмәктә – яшәү һәм бәхет,

Икмәк кадерен белик.

Бер карышын хәтта җирнең

Чит-ят кулларга бирмик.

Игенченең теләкләре,

Амин, чынга әйләнсен.

Хезмәте аша тоя ул

Җир һәм икмәк бәясен.


Күбәләкләр

Күбәләкләр куышып уйный

Чәчәктән чәчәкләргә.

Канатлары манчылгандай

Әллә ничә төсләргә.

Чәчәкләрнең арасында

Үзләре чәчәк кебек.

Чәчәкләрне назлап-сөеп,

Йөриләр төсле үбеп.

Сокланып карап торамын

Нәфис, гүзәл җаннарга,

Гомерләрен генә Ходай

Кыска биргән аларга...


Миләшкәй

Сыгылып-сыгылып тора

Миләшнең тәлгәшләре.

Тәлгәшләрнең җимешләре,

Әйтерсең, күз яшьләре.

Салмак кына тибрәләләр

Миләшләр җил искәндә.

Коела миләш яшьләре

Кабер ташы өстенә.

Ничә еллар сөйгәнемнең

Каберендә син сакта.

Боегеп монда киләмен,

Сагышым ташкан чакта.

Рәхмәт сиңа, миләшкәем,

Үбәмен тәлгәшләрең.

Синең белән бергә мин дә

Түгәм кайнар яшьләрем.

Флүрә СӘЛИМОВА.




Читайте нас: