Барлык яңалыклар
Хәтер
11 сентябрь 2018, 13:35

Изге тойгы белән баш иябез

Сүзләрне генә түгел, тойгыларны да яңадан балкырга мәҗбүр итәргә мөмкин. 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе территориясендә шушы мәктәпнең Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылары турында истәлеккә обелиск ачуга багышланган тантаналы митинг вакытында янә шул турыда уйладым. Обелискның алгы ягында, матур мәрмәр плитәдә – фронтовикларның фамилияләре һәм исем-шәрифләре. Бу вакыйга сентябрьнең матур, җылы көненә махсус билгеләнгәндерме, анысын белмим. Ләкин, килешерсез дип уйлыйм, моңарда ниндидер символика бар. Алар кайчандыр дулкынланып яңа уку елы башлануын көткән, күтәренке кәеф белән сентябрь көнендә укучылар белән очрашуга барган, беренче әңгәмәләр, дәресләрен үткәргән...

Әлеге эшне башлап йөрүче – педагогик хезмәт ветераны, зур энтузиаст Владимир Галиев. Исегезгә төшерәбез, ул – районның халык мәгарифе музеен оештыручы. Җентекле, бөртекләп экспонатлар җыйган. Ул әлеге мәсьәлә буенча йөзләгән кешеләр белән әңгәмәләр үткәргән. Һәм бик яхшы музей килеп чыккан. Монда булуы рәхәт. Кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алырга мөмкин.

Хәрби очучы улы Владимир Лотфрахман улына Бөек Ватан сугышы темасы аеруча якын.

Быел ул үзенең туган мәктәбенең (2 санлы урта мәктәп) фронтовик-укытучылары турында альбом өстендә эшне тәмамлаган. Бу да зур эзләнү эшләре таләп иткән. Ә аннары обелиск урнаштыру уе барлыкка килгән. Бу фикерне район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, мәгариф бүлеге начальнигы Минәхмәт Кәримов, 2 санлы урта мәктәп дирекциясе, укытучылары һәм ветераннары хуплаган. Средстволар җыю башланган. Әлеге изге эшкә район үзәгенең йөздән артык кешесе кушылган. Владимир Лотфрахман улы Стәрлетамакка юлланган. Обелиск ясау өчен осталар тапкан. Килешкән. Эшләтеп, алып кайтканнар. Энтузиаст аны урнаштыру мәшәкате буенча да йөргән.

Бу урта мәктәптән Бөек Ватан сугышында 62 укытучы катнашкан. Барысына да әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Аларның кайберләре һәлак булган. Кай тарафларда гына башларын салсалар да, аларга мәңгелек дан. Фронтовик-укытучылар арасында орден ияләре бар. Ә Аркадий Брюзгин (ул безнең районның Потаповка авылыннан) Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Бу язма белдерүгә дивизия, корпус командирлары, армия командующие кул куйганнар. Ләкин аннары документ фронтның Хәрби Советында тоткарланган. Ул әлеге исемне йөртсен өчен нибары генералның бер култамгасы җитмәгән. Кызганыч, әлбәттә. Без солдатларның мондый батырлыгына сокланабыз. Ләкин гомумән алганда эш орден-медальләрдә генә дә түгел. Кешелек тарихындагы шушы иң канкойгыч сугыш уты аша үткән һәркем герой. Түбәндәге зур мәгънәле җөмлә өстендә уйланыйк: миллионлаган совет солдатларының (алар арасында Стәрлебаш укытучылары да булган) батырлыгы, каһарманлыгы нәтиҗәсендә без бүгенге көндә яшибез.

Өлкән яшьтәге кешеләр бу мәктәптә сугыштан соңгы чорда эшләгән фронтовик-укытучылар белән аралашуларын хәтерлиләр. Алар да тыйнак булган, үзләре турында сөйләргә яратмаган. Карашларында: без ул коточкыч сугышны хәтерлибез, сез дә анда катнашучыларны һәм җиңү яулаучыларны онытмасагыз иде дигән үтенеч язылган.

Һәм менә обелискны ачу. Билгеләргә кирәк, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары, укучылар бу көнне чын-чынлап истә калырлык булсын өчен бик нык тырышкан. Күңел кылларына үтеп керерлек мохит тудырган.

Митингта бу – бөтен район өчен зур вакыйга дип билгеләнде, Владимир Галиевка башлап йөргәне һәм ныкышмалылыгы өчен рәхмәт белдерелде.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Суфьянова, 2 санлы урта мәктәп директоры Рәсүл Мирхәйдәров, педагогик хезмәт ветераны Владимир Галиев, медицина фәннәре докторы, профессор Марс Юлдашев (аның әтисе Тимербулат Минегали улы 2 санлы урта мәктәптә күп еллар директор булган), район ветераннар Советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов Бөек Ватан сугышы солдатлары, аларның батырлыгы турында сөйләде, бүгенге, шулай ук киләчәк яшь буын алар турында исләреннән чыгармасын дигән теләк белдерде. Ул еллар, шул чор кешеләре алар өчен һәрвакыт батырлык символы булып калсын.

... Берничә айдан янә яз килер. Сталинград, Ростов, Курск, Белгород, Полтава янында – сугыш үткән һәм безнең якташларыбыз булган һәркайда алмагачлар чәчәк атар.

Стәрлебаш бакчалары да җанланыр, үзләренең купшы киемнәренә төренер. Сирень һәм шомырт чәчәк атар. Сандугачлар сайрап җибәрер. Һәм болар барысы да һәрвакыттагыча, фронтовиклар турындагы хатирәләрне янә яңартыр. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә рәхмәтле хатирәләр билгесе итеп 2 санлы урта мәктәпнең фронтовик-укытучылары обелискына чәчәкләр салыныр. Безнең яшьләребезне шушы изге тойгы һәрвакыт озата барсын. Алар үзләрен бөек үткәннәр мирасына катнашлыгы булган итеп тойсын. Бу тойгы аларның күңелләрендә изге ниятләр һәм омтылышлар тудырсын.

Мансур ГЫЙЗӘТУЛЛИН. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.

Читайте нас: