Барлык яңалыклар
Хәтер
22 август 2018, 16:17

Тыйнаклык, намус, тырышлык - аның тормышында иң мөһим сыйфатлар

Дистә еллар үтүгә карамастан, күпчелек стәрлебашлылар район башкарма комитеты рәисе Мөхәммәтнур Фаткиевны зур хөрмәт һәм сөю белән искә ала. Халык әйтемендәгечә, уңышка ирешкән һәр ир-егет артында – аның ышанычлы тылы тора. Тыңлый, аңлый, акыллы киңәшен бирә, ярдәм кулы суза, хәлгә керә белүче хатын-кыз. М.Фаткиев өчен аның сөекле һәм хөрмәтле хатыны Нәфисә Кашап кызы шундый ханым булды. Безгә, район гәзите коллективына, ул кайчандыр монда эшләве белән дә якын. Иң газиз һәм якын кешесе турында хатирәләре белән Фаткиевларның кызы, әти-әнисе кебек үк, безнең районга чиксез гашыйк Маргарита Мөхәммәтнур кызы бүлеште.

Быел 23 августта әнием Нәфисә Кашап кызы Фаткиевага 100 яшь тулган булыр иде. Аңа бу көнгә кадәр җитәргә ике ел сигез ай калган иде, көтелмәгән чир моңа комачаулады. Ул озак авырмады – бары өч атна. Урында ятканда, һава торышының болытлы булуына һәм кояш чыкмавына борчылды, ә аның кояшны шулкадәр күрәсе килгән иде. Күрә алмады, чөнки 2015 елның декабре ай буе болытлы торды.

Күпме генә вакыт үтсә дә, югалту хәсрәте басылмый. Без барыбыз да моның аша үтәбез. Минем әнием, стәрлебашлылар яраткан район башкарма комитеты рәисе Фаткиевның хатыны – ул нинди иде? Ул авыр, ләкин бәхетле чорның күпчелек хатын-кызлары кебек үк, гади ханым. Аңарда һәркем үзенең якыннарының сыйфатларын табар иде. Мактауга лаек хатын, искиткеч әни, ышанычлы дус, башкаручан хезмәткәр, аралашучан иптәш, кунакчыл һәм тормыш сөючән хуҗабикә, хәстәрлекле картәни, чибәр һәм акыллы ханым. Чиксез санарга булыр иде. Батыр буын иде ул. Ләкин аны беренче җитәкчеләрнең хатыннарыннан, шулай ук башка хатын-кызлардан аерып торган ягы бар иде. Аның холкының төп сыйфатларының берсе - гаҗәеп тыйнаклыгы һәм абруйлыгы. Ул үз гомерендә бер генә тапкыр да өстенлекләрдән файдаланмады. Кем-кем, ә стәрлебашлылар моны хәтерлидер. Һәм хәзер дә Нәфисә апаның барысына да ничек өлгерүенә гаҗәпләнәләр. Аның бакчасы да күз явын алырлык, абзарында малы да каралган, ире дә һәрвакыт чиста үтекләнгән күлмәктә, балалары каралган, ашатылган, өе тәртиптә һәм болар өстенә гәзит редакциясендә эшләү.

Әнинең өйгә төшке ашка йөгереп кайтып, тиз генә ашап алгач, диванга ятып торуын һәм: “Кызым, мин бераз черем итеп алам, 10 минуттан мине уятырсың” диюен гомерем буе хәтеремдә саклыйм. Нәкъ 10 минуттан, чәчен тарап һәм битен су белән чайкатып, ул эшкә йөгерә. Бу әнинең үзенә ялга бүлә торган бердәнбер 10 минут вакыты иде. Һәм һәрвакыт шулай – эш, тирә-юньдәгеләр турында хәстәрлек белән тулы тормыш. Ул өлкән яшькә кадәр яшәде һәм тормышка булган кызыксынуын, хезмәт сөючәнлеген саклап калды, сәяси телетапшырулар карарга ярата иде.

Соңгы ике елда нәфис әдәбиятны күп укыды. Минем бердәнбер күргән күзен саклавын үтенүемә: “Мин китаплар укырга бик яратам, яшь чакта моңа вакыт җитмәде. Аллаһы Тәгалә миңа әле теләгәнемне эшләү бәхете һәм мөмкинлеге бирде”, - ди иде. Шулай итеп авырып киткәнче, көннәр буе укый иде.

Әнием аралашуда бик гади иде, аңа кешеләр тартылды. Һәм ул искиткеч юмартлык белән игътибарын башкаларга өләште. Мондый күзгә бәрелеп торган эчке матурлыгы булган хатын-кызлар сирәк очрый. Аңа шатлыклары белән уртаклашырга, кайгы-хәсрәтләрен түгәргә, төрле проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап киләләр һәм ул барысы өчен дә вакыт таба иде.

Аның табигый зирәклегенә гаҗәпләнергә һәм сокланырга гына мөмкин. Әтием төрле мәсьәләләр буенча аның белән еш киңәшләшә иде. Аны тыңлаганнан соң, әнием һәрвакыт: “Башта яхшылап уйларга, аннары гына карар кабул итәргә кирәк” дия иде. Бу аларның тормышында гына түгел, безнең тормышта да мөһим кагыйдәгә әверелде.

Кайда гына эшләмәсен, аны зур җылылык белән, хезмәт сөючән, тырыш хезмәткәр, намуслы кеше буларак искә алалар. Аның эше тикшерүгә һәм эшләп бетерүгә мохтаҗ булмады. Барысы да грамоталы һәм хатасыз башкарыла иде. Ул ызгыш-талаш яратмады, аларны булдырмаска тырыша иде. Үзенә генә хас осталык белән талантлы һәм яшь коллегаларына ярдәм итә иде. Аның белән бергә Краснокама һәм Стәрлебаш район гәзитләрендә, “Кызыл таң” республика гәзитендә, “Стерлитамакский рабочий” шәһәр гәзитендә, Башкортстан Республикасының радиокомитетында эшләүчеләрнең барысы да аны яхшы яктан гына искә ала. Мөхәррирләр аны ихтирам белән Нәфисә ханым дип йөртте. Коллективларда аңа якын итеп Нәфисә апа дип дәшәләр иде.

Аның наградалары, грамоталары бар, ләкин ул бу турыда сөйләргә яратмады, моны әһәмиятле дип исәпләмәде. Әниемнең фикеренчә, тормышта иң мөһиме: тыйнаклык, намус, хезмәт сөючәнлек. Ул үзенең озын, катлаулы, ләкин бәхетле гомерен шушы әхлакый кануннарга таянып яшәде. Үземнең барлык кылыкларымда һәм гамәлләремдә мин уйларымда әнием белән киңәшләшәм. Ул нәрсә әйтер иде? Моңа ничек карар иде? Хуплар идеме, әллә юкмы? Бу дөресме яки түгелме? Алар әтием белән икесе дә минем белән бергә. Алар – минем намусым.

Кадерле стәрлебашлылар! Гаҗәеп тыйнак һәм зирәк акыллы, хезмәт сөючән һәм изгелекле, ачык күңелле, кунакчыл, олы йөрәкле, гади, чибәр Нәфисә апагызны искә алыгыз. Ул моңа лаек кеше иде.

Маргарита ФАТКИЕВА, кызы.

Фото Фаткиевларның гаилә альбомыннан.
Читайте нас: