Дәминовлар гаиләсе Мөхәммәтдәмин авылында иң күп балалы гаиләләрнең берсе була. Тату, эш сөючән Фәйзрахман һәм Фатыйманың 12 баласы туган. Ләкин, сугышка кадәрге, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда еш очрый торган хәл – аларның тугызы балачакта ук үлгән. Күбесе сугыш елларында. Фәйзрахманны сугышка алып киткәч Фатыйма, канатлары сынган кош кебек, балаларын саклап калу өчен өзгәләнә, бәргәләнә. Ләкин... ачлык, асептик ангина, ялангачлык ул заманда беркемне дә аямый, бигрәк тә балаларны.
Дәминовларның исән калган өч баласы – Әнвәр, Зөфәр һәм Нурия арасында Зөфәр кызыксынучанлыгы, шаянлыгы, откырлыгы белән башкалардан аерылып тора. Малай өчен уку иң мөһиме булмаса да, башка нәрсәдә аңа тиңнәр булмый. Техникага тартыла, фотога төшерергә ярата. Әти-әнисе аңа фотоаппарат бүләк иткәч, күп тә уйлап тормый, өй базында остаханә кебек нәрсә булдыра, чөнки аларда һәрвакыт кеше күп була. Ә монда малай ялгызы кала ала, бу аның гына үзенчәлекле дөньясы була. Фотография кирәк-яракларыннан тыш анда хуҗалыкта кулланган төрле тимер-томырлар да күп була. Җитез егет столяр инструментлар һәм балта-чүкеш белән дә ярыйсы гына куллана белә. Бер сүз белән әйткәндә, аның оста куллары нәрсәгә генә тотынмасын, нәтиҗәсе сокланырлык була.
- Зөфәр бар яклап та әнисенә охшаган, кулыннан килмәгән эше юк, - дип әйтә торган булганнар аның турында авылдашлары.
Сигез класс тәмамлагач, егет Стәрлетамак шәһәренең 23 санлы һөнәрчелек училищесына укырга керә, аннары Стәрлетамак теплоизоляция трестында эшли башлый. 1967 елда егет хәрби хезмәткә китә. Ерак Көнчыгышта үткән ике ел аны танымаслык итеп үзгәртә. Уен-көлке яраткан егет армия хезмәтеннән җитдиләнеп, чын ир-егеткә әверелеп, әйләнә-тирә дөньяга бөтенләй башкача, олыларча карашлы булып кайта. Һәм берүзе генә түгел, ә рус кәләше Галина белән.
Демобилизацияләнгәннән соң “Авангард” заводына КИП һәм автоматика электрослесаре булып эшкә урнаша. Производстводан аерылмый гына берьеллык радиомеханиклар курсын тәмамлый. Аннары дүрт ел Пермь өлкәсенең Березняки шәһәрендә эшли.
1973 елда Дәминовлар Зөфәрнең туган районына кайтырга карар итә. Һәм шул чордан алып хаклы ялга чыкканчы Зөфәр Фәйзрахман улы элемтә тармагында: электромеханик, цех начальнигы, баш инженер, район элемтә узелы җитәкчесе булып эшли.
Билгеләргә кирәк, районның элемтә тармагын ныгытуга, аның матди-техник базасын яңартуга, алдынгы технологияләр кертүгә ул күп көч һәм тырышлык салган. Республика буенча беренчеләрдән булып безнең районда авылларга телефон үткәрү эшләрен 100%ка үтәгәннәр һәм төпкел авылларда яшәүчеләр дә Интернет, цифрлы телевидение белән куллану мөмкинчелеге алган. Район территориясе буенча югары технологияле оптик-сүсле элемтә линиясе сузыла. Бар нәрсәне дә сыйфатлы һәм яхшы эшләү өчен Дәминов Лондонда һәм Санкт-Петербургта квалификациясен күтәрә. Ул җитәкчелек иткән елларда предприятие республикада җитештерү күрсәткечләре буенча, шулай ук районның мәдәни-спорт ярышларында һәм конкурсларда берничә тапкыр җиңүче була.
Элемтә өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык хезмәте өчен З.Дәминов 1997 елда “Башкортстан Республикасының атказанган элемтәчесе” югары исеменә лаек була. Зөфәр Фәйзрахман улы нинди генә вазыйфаларда эшләмәсен, җитәкчелек һәм хезмәттәшләре онытмый, аны изге күңелле, гадел, ярдәмгә килергә әзер, егәрле, үз һөнәренең остасы, үзенә йөкләтелгән вазыйфаларны һәм җәмгыять алдында гражданлык бурычын намус белән үтәүче кеше буларак искә алалар.
Ә эштән тыш, көндәлек тормышта ниндирәк кеше була ул?
- Бик кешелекле, ачык, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, акыллы киңәшче, - дип җавап бирделәр бертавыштан туганнары, аеруча иркәсе Әлфия Искәндәрова (Дәминова). – Чөнки тормышта аңа бар нәрсәгә дә үз тырышлыгы белән ирешергә туры килде. Әнисе иртә вафат булды. Ул армия хезмәтеннән кайтканда әтисе өлкән яшьтә, абыйсы Әнвәр вафат була. Аңа ярдәм итүче булмый, үз юлын ул үзе яра. Алай гына да түгел, безнең остазыбыз, изге күңелле фәрештәбез була. Без аңа һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итә идек. Андый туган җанлы кешеләр сирәк буладыр. Без аңа тормышыбызда катнашканы, ярдәме өчен зур рәхмәтлебез.
... Еллар үтә. Кызы Алена һәм улы Ринат үсеп буй җиткерә, ә менә гаилә таркала. Кызганычка каршы, тормышта андый хәлләр еш була. Һәм Зөфәр Фәйзрахман улы Мөхәммәтдәмин авылындагы әтисе йортына кайта. Ул вакытта әтисе исән булмый инде һәм ул йортта әтисенең икенче хатыны Гайникамал яшәгән була, ул Зөфәрне үз улы кебек күрә, ә Зөфәр аны әни дип йөртә.
Зөфәр Фәйзрахман улы тормыш иптәше Мөнирә белән өч ел Гайникамал әби белән тату итеп, килешеп яшиләр. Аннары аның үз улы Фәнис һәм килене Галия белән бергәләп соңгы юлга озаталар.
Кайту белән Зөфәр авыл уртасында торган өйне төзекләндерергә карар итә һәм берничә елдан соң өйне танырлык булмый. Яңа зур, кирпеч өй, хуҗалык каралты-куралары, ихата, бакча, тирә-якта чәчкәләр – болар барысы да кечкенә авылның бизәге булып тора.
Ә Зөфәр Фәйзрахман улы умартачылык белән шөгыльләнә башлый, маллар асрый. Кечкенәдән хезмәттә үскән малай соңыннан да эшсез тормый. Барысын да үзе эшли, һәр нәрсәдә тәртип ярата. Бер үк вакытта 66 яшькә кадәр төп эшендә эшли, район Советы депутаты була, зур җәмәгать эше алып бара. Ул гражданнарның мөрәҗәгатен һәм сорауларын һәрвакыт игътибар белән тыңлый, аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәмләшергә тырыша. Тормыш иптәше Мөнирә белән кызлары Зәрияне тәрбиялиләр.
- Ул һәрвакыт тормыш сөючән, шаян сүзле, егәрле булды. Туганнарын, табигатьне яратты. Киләчәккә зур планнар белән яшәде. Бергә яшәгән 20 ел бер мизгел генә булгандай үтеп китте. Зөфәр чын ир-егет иде, мин таш кыя артында кебек яшәдем – хәстәрлекле, игътибарлы булды, - ди яраткан ире турында Мөнирә Гәрәй кызы. – Аның кинәт вафат булуы безнең өчен зур фаҗига булды. Без бу югалту белән һаман килешә алмыйбыз. Безгә ул җитми.
Эш буенча миңа берничә тапкыр Зөфәр Фәйзрахман улына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ашыкмыйча, уйлап кына әңгәмә алып баруы, төпле акыллылыгы, изге күңеллелеге, колективка әйбәт мөнәсәбәте һәрвакыт мине хәйран калдыра иде. Ул чынлап та чын һөнәрмән һәм яхшы кеше иде. Кызганычка каршы, гомере кыска булды, ләкин ул шундый чагу, изге эшләр белән тулы булды. Зөфәр Фәйзрахман улы җирдә якты эз калдырды дип тулы хокук белән әйтә алабыз.