Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 март 2021, 10:39

Юрист үлемендә гаепләнүче изоляторда

Күптән түгел Уфаның Арбитраж суды янында юрист Александр Елисеевның үтерелүе хакында язган идек.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, юрист һәм үтерүдә гаепләнүче арасында судлашып йөрүләр аркасында низаг килеп туган. Якынча мәгълүмат буенча, гаепләнүче Станислав Яшин төзелеш компаниясе белән җитәкчелек иткән.
Бу оешманы банкрот дип танып, 200 миллион сумнан артык бурычны каплату исәбенә компаниясен тартып алу турында сүз барган. Адвокат төзелеш фирмасын банкрот дип тану турында дәгъва бирүченең мәнфәгатен яклаган.
Яшин ау пычагы белән берничә тапкыр юристка кадый. Соңыннан ул җинаять урыныннан кача һәм атылып үләргә уйлый. Ләкин исән кала, аны җинаять урыныннан ерак түгел табып алалар. Гаепләнүчене республика клиник дәваханәсенә салганнар иде. Һәм бүген аны дәваханә эчендәге изоляторга урнаштырулары хакында билгеле булды.
Утлы коралдан үзен яралаган уфалының хәле башта авыр дип бәяләнә, ир реанимациядә ята. Бүген аның хәле уртача авырлыкта: ул торып йөри, сөйләшә ала.
“Башинформ” агентлыгы журналисты Яшинның торакаль хирургия бүлегендә ятуын ачыклаган. Бүлек исеменә караганда, юристның үлемендә гаепләнүче уфалы күкрәгенә (торакаль бүлектә күкрәк читлеге органнарына операцияләр ясыйлар) аткандыр дигән уй килә. Ишегенә “Изолятор” дип язылган палатада берүзе яткан ир даими күзәтү астында: медиклар да, полицейскийлар аны күз уңыннан ычкындырмый.
“Көпә-көндез кеше суючы янына палатага кереп, аңа ярдәм күрсәтү куркыныч түгелме?” – дигән сорауга медиклар: “Беренчедән, ул иң элек медицина ярдәменә мохтаҗ пациент, бу безнең һөнәри бурычыбыз. Икенчедән, янәшәдә һәрчак полицейский тора бит”, – диләр.
Яшинның дәваханәдә күпме ятачагы билгесез, мөгаен тулысынча терелмәс борын аны чыгармаслар. Соңыннан аны суд көтә.
Уфаның Киров районы буенча Тикшерү бүлеге 49 яшьлек Станислав Яшинга карата “үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: bashinform.ru
Фото: Ксения Калинина.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: