Русиянең белем бирү учреждениеләрендә бик авыр кертелгән белем бирү турындагы закон янә үзгәрешкә дучар булды. Бу юлы, әлеге документка кертелгән үзгәрешләр тәүгеләре түгел һәм соңгылары да булмастыр, закон “гомум” һәм “ һөнәри белем бирү” төшенчәләрен анык бүлгән.
“Гомум” – түләүсез һәм мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта белемне үз эченә ала. “Һөнәри” – ул бакалавриат (югары), магистратура, аспирантура. Һәр бала Русиядә өзлексез белем алырга хокуклы. Ә педагогларга биш елга бер тапкыр квалификацияле комиссиягә үзләренең һөнәрмәнлеген раслау тора. Үзгәрешләр 2017 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
2017 елдан эшкә яраксызлык турындагы кәгазь электрон төрдә бирелә башлый. Алар кәгазь төрендәгеләр кебек үк көчкә ия. Электрон больничныйлар автоматлаштырылган мәгълүмат системасы ярдәмендә тутырылачак, һәм вәкаләтле кешеләрнең электрон култамгасы белән расланачак. Теләсә кайсы очракта чирләү файдага булмаячак, аеруча стажлары зур булмаганнар өчен.
Яңа елдан хезмәт законнарында да яңалыклар көтелә: хезмәткә түләүнең минималь күләме һәм аның ил төбәкләрендә яшәү минимумына бәйләнеше үзгәрә, шулай ук РФ Хезмәт кодексын бозган өчен санкцияләр көченә керә.
Русия Федерациясенә артабан эшкә урнашу максатында килүче чит ил гражданнарына 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап рус телен һәм Русия тарихын белү турындагы билге белән документ алу өчен 1 мең сум күләмендә госпошлина кертелүен белергә кирәк. Монда алынган средствоның 80%ы субъект бюджетына, 20%ы – дәүләт бюджетына юнәлтелә.