Гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм саклау, аларның шикаятьләрен карау, югарыдагы җитәкчелекнең күрсәтмәләрен үтәү, алар буенча тикшерүләр һәм отчетлар үткәрү, суд утырышларында катнашу, законнарның үтәлешен контрольдә тоту, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның эшен күзәтү – районның прокурорлык хезмәтенә йөкләтелгән эшнең бер өлеше генә.
Аның хезмәткәрләре өчен үткән ел нинди булган? Бу чорда алар тарафыннан нинди эшләр башкарылган. Район прокуроры ярдәмчесе В.М.Юлдашев шул турыда сөйли.
- Вадим Марат улы, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау Сезнең эштә иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Алар прокуратурага еш мөрәҗәгать итәме?
- Үткән елда без 188 (2015 елда 194) мөрәҗәгатьне хәл иттек. Әмма, әйтергә кирәк, алар байтакка күбрәк иде. Мөрәҗәгатьнең бер өлеше тикшерү үткәрү өчен контрольлек итүче органнарга, башка прокуратураларга җибәрелде. Барлыгы бер елда прокуратура тарафыннан гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауда, законнарның үтәлешен тикшерү өлкәсендә 937 хокук бозу ачыкланды.
- Халык күбрәк нәрсәдән зарланды?
Район прокуратурасына килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген Хезмәт законнарын үтәү өлкәсендәге мөрәҗәгатьләр тәшкил итә. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча тикшерү үткәрү нәтиҗәләре буенча район судларына 2 млн. 201 мең сумлык 246 гариза җибәрдек. Нәтиҗәдә хезмәткәрләргә барлык сумма тулысынча түләнде. Җитешсезлекләре өчен 9 җитәкче административ җаваплылыкка тарттырылды, ягъни штраф салынды.
- Вадим Марат улы, ә Сез анык нәрсәне күзәтәсез?
- Социаль өлкәдә законнар үтәлешен тикшерү (хезмәт, торак законнары), тирә-як мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә, балигъ булмаганнар хокукларын саклау өлкәсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, гражданлык суд эшендә катнашуны тәэмин итү һәм башка вәкаләтләр минем вазыйфага керә.
- Һәм бер ел эчендә ниләр эшләнде?
- Кайбер саннарны гына китерәм. Тикшерүләр барышында хезмәтне саклау турында законнарны бозуның алты очрагы ачыкланды. Алар күпчелек очракта хезмәт шартларына бәя бирмәгән шәхси эшкуарлар тарафыннан җибәрелде. Аларның барысына да җитешсезлекләрне бетерү турында белдерү кәгазе тапшырылды. Биш кеше – дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.
Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарны үтәү өлкәсендә эш урыннары булу яки булмау турында мәгълүмат бирмәү төп җитешсезлек булып тора. Кызганычка каршы, эш бирүчеләрнең барысы да әлеге закон нормасына җаваплы карамый. Нәтиҗәдә 40 кеше прокуратура карары буенча административ җаваплылыкка, 31е дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.
Шулай ук ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында 5 дәгъва гаризасы судка җибәрелде, аларның барысы да канәгатьләндерелде. Торак законнарын бозу өлкәсендә 15 белдерү кәгазе кертелде (14 кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды). Тирә-як мохитне саклау өлкәсендә 14 дәгъва гаризасы судка җибәрелеп, каралды һәм канәгатьләндерелде (алты вазыйфалы кешегә штраф салынды). Югарыдагы җитәкчелек кушуы буенча тикшерүләр оештырылды һ.б. Башкарылган эшләр исемлеген тагы да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Бер елда күп нәрсә эшләнде һәм аны бер мәкаләгә сыйдырып бетү мөмкин түгел. Һәм шушы эшләрнең барысы да өч кеше – прокурор, аның урынбасары, ярдәмчесе тарафыннан башкарыла. Ягъни һәркайсыбызга йөкләмә бик зур. Эшләргә идарә итү, документларны архивлаштыру белән прокуратурада озак еллар эшләүче Наилә Кудрякова шөгыльләнә. Без бергә – бердәм һәм тату команда, һәркайсыбыз үз вазыйфаларына бик җаваплы карый.
- Тулаем районда хәлләр торышы турында Сез нәрсә әйтә аласыз?
- Республика белән чагыштырганда, районда криминаль хәл торышы тыныч. Кылынган җинаятьләр саны күп түгел. Бу хокук саклау һәм контрольлек итү органнарының бергәләп көйле эшләү, шулай ук прокурорлык эшенең координацион эшчәнлеге нәтиҗәсе дә. Без килеп туган мәсьәләләрне бергәләп даими тикшерәбез, аларның аеруча көнүзәкләренә игътибарны арттырабыз, аларны бетерү өчен барлык чараларны күрәбез.
Район гражданнары безгә үзләренең көнүзәк мәсьәләләре һәм проблемалары белән шәхсән дә, телефон аша да мөрәҗәгать итә ала. Бәйләнеш өчен телефон: 2-21-77, шулай ук электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 043.prok@mail.ru. Эш вакыты - 9.00-18.00 сәгатьләрдә.