2016 елга адвокатлар эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган Башкортстан Адвокатлар палатасының ел саен үткәрелгән конференциясендә аның җитәкчелеге тарафыннан адвокат статусына ия булмаган кайбер шәхси юристларның хокук бозулары турындагы тема күтәрелде.
БР Адвокатлар палатасы президенты Булат Йомадилов билгеләвенчә, адвокатлар эшчәнлеге һәм алар тарафыннан күрсәтелгән квалификацияле юридик ярдәм сыйфаты палата, шулай ук Русия Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан даими контроль астында тотыла.
Шул ук вакытта, шәхси юристларга карата мондый контроль юк, дип билгеләде ул. Әлеге вакытта республикада кайбер юристлар тарафыннан хокукый ярдәмне намуслы күрсәтмәү очраклары ешайды һәм күпчелек очракта бу халыкка хокукый ярдәм күрсәткән белгечләргә анык таләпләр булмавына бәйле. Өстәвенә, алар арасында урта һөнәри белемгә ия булган белгечләр дә бар, кайберләренең юридик белеме, эш тәҗрибәсе дә юк, ә кайберләре бөтенләй һөнәри яки югары белемгә ия түгел.
Кайбер юристлар, нигезләнмәгән зур гонорар сорап һәм эшне уңай хәл итәргә вәгъдә биреп, бурычларын тиешенчә үтәми яки нәтиҗә бөтенләй юк, бу юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешенең хәлен яхшыртмый. Өстәвенә, хокукый ярдәм күрсәтеп, алар үзләренең эшләре өчен җаваплылык тотмый. Бу очракта гражданнарның мондый юристларның эшчәнлегенә зарланулары арта, артабан аларның хаталарын адвокатларга төзәтергә туры килә.
Адвокат статусын алу өчен юридик белгечлек буенча югары һөнәри белемгә һәм ике елдан да ким булмаган хезмәт стажына ия булудан тыш, квалификацияле имтихан тапшырырга да кирәклеген аңлаттылар оешмада. Аның максаты - барлык хокукый тармакларда претендентларның белемнәрен тикшерү. Бу авыр һөнәри эшчәнлекне башкарганда нәтиҗәлелек һәм ышанычны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Булган җитешсезлекләрне бетерү максатында Башкортстан Адвокатлар палатасы тарафыннан адвокатлар турындагы закондагы җитешсезлекләрне бетерү зарурлыгы турында искәрмәләр чыгару өчен Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсенә мөрәҗәгатьләр даими җибәрелә. Мәсәлән, күптән түгел Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә күп функцияле юридик үзәк эшчәнлеген башлады, ул «бер адрес буенча 500дән артык адвокат» җыйган юридик оешма буларак үзен күрсәтте. Бу очракта да адвокатлар турындагы закон бозыла, бу уңайдан Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсенә әлеге фактлар буенча хокук бозуларны раслаучы документлар белән тикшерүләр үткәрүгә мөрәҗәгать, шулай ук җитешсезлекләрне бетерүгә таләпләр белән хат җибәрелде.
Гражданнарга үзләрен адвокат итеп таныткан юристларга мөрәҗәгать иткәндә уяурак булырга кирәк. Моның өчен юристлардан адвокат таныклыгын күрсәтүне таләп итү зарур. Адвокат статусына ия булу-булмауны шулай ук РФ Юстиция министрлыгының БР буенча идарәсе порталының «Адвокатлар реестры» бүлегендә яки Башкортстан Адвокатлар палатасының рәсми сайтында тикшерергә мөмкин.