Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 декабрь 2020, 16:20

Янгынга каршы таләпләр яңартыла

Киләсе елдан пиротехника куллануга карата таләпләр йомшартыла.


Русиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре билгеле булды.

Бу хакта «Русия бүген» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш департаменты директоры Ринат Еникеев сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, пиротехника продукциясен куллануга карата таләпләр кыскартылган.

"Циркларда, театрларда, спорт мәйданчыкларында, концерт залларында пиротехника продукциясен куллануны тыю юк. Бүген беренче класслы эшләнмәләрне кулланып була дип язылган - бу, шартлы рәвештә әйткәндә, хлопушкалар, шәмнәр, бенгаль утлары. Икенче һәм өченче хәвефлелек классларына килгәндә - фейерверклар, петардалар - алар янгын кхәвефсезлеге чараларының өстәмә комплексы белән генә рөхсәт ителә", - дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

Ул билгеләп үткәнчә, яңалыклар учаклар ягуны һәм йорт яны участокларында шашлык әзерләүне тыймый, бары саклык һәм хәвефсезлек чараларын гына үтәргә кирәк.

«Йорт яны территорияләрендә учаклар тергезү буенча, фейерверклар кебек үк, бернинди дә тыюлар юк. Моны тормышка ашырырга мөмкин булган таләпләр һәм нормативлар билгеләнә. Һәр йорт хуҗасы үзенең алты сутыенда ут тергезү, барбекю, шашлык, ачык утта башка аш пешерү хокукына ия, әмма янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәп, - дип белдерде Ринат Еникеев. - Әлбәттә, без муниципалитетларның, төбәк хакимияте органнарының коры, эссе яки артык җилле һава шартларында катгый таләпләр кую хокукын калдырабыз».

Яңа кагыйдәләр нигезендә учакны өйдән, ким дигәндә, 15-20 метрда, мангал яки мичкәдә бинадан 10 метр ераклыкта тергезергә мөмкин. Иң мөһиме - кул астында беренчел янгын сүндерү чаралары булсын.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле шулай ук яңа кагыйдәләр керү юлларын, мәсәлән, бетон блоклар белән ябуны тыя, дип өстәде. Шул ук вакытта гражданнар шлагбаумнар куя ала.

Фото: https://pixabay.com/

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: