Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
18 декабрь 2020, 12:32

Кешеләрне урлап, янап акчаларын алучылар тотылган

Уфада кешеләрне урлап, янап акчаларын алган төркем тотылган.

Болар - 18-31 яшьлек биш кеше. Тотылган вакытка аларның кайбер әгъзалары башка җинаятьләр кылган өчен тикшерү изоляторында утырган булган инде.

Тикшерү барышында кешеләрне урлауның ким дигәндә ике очрагы ачыкланган. Алар урамда кешеләр янына машинада килеп туктаган һәм көчләп утыртып алып киткән. Аннары кыйнап, акчаларын алып, ташлап киткәннәр. Бер кешедән 200 мең сум талап алулары билгеле.

Хәзер оешкан җинаятьчел төркемнең өч әгъзасы СИЗОда, 18 яшьлек ике кеше өй арестында.

Фото: Пиксабай.

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: