Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 декабрь 2020, 13:20

"Юлдан урман полосасына борылды..."

Әлшәй районында яшәүче 49 яшьлек хатын ир кеше һөҗүменә дучар була.

Хатын билгесез шоферның кыйнавы һәм аны урман посадкасы янында талавы турында сөйләп бирә. Тулырак мәгълүматны төбәк Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Оперативниклар шикләнелүченең эзенә төшә һәм аны тоткарлый. Ул элек закон бозган Стәрлетамакта яшәүче 50 яшьлек кеше булып чыга. Ул үз гаебен таныган.

Полицейскийлар хатынның Стәрлетамактан Раевка авылына барып җитү өчен юлдаш табуын ачыклый. Барганда ВАЗ-2115 шоферы көтмәгәндә юлдан читкә борыла, урман полосасы янында туктый һәм хатынны кыйный башлый. Шуннан соң ул аның 7 мең сум акчасын, кесә телефонын алып китә. Бу хәлдән соң һушына килеп, зыян күрүче шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

Шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Хәзер ул сак астында.

Фото: Башньюс

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: