Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 декабрь 2020, 15:39

Өч яшьлек бала исән калырмы?

Стәрлетамакта 6 декабрь кичендә Курчатов урамында юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала зыян күргән. Башкортстанның ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, машина йөртү хокукы булмаган 17 яшьлек үсмер "Лада"да "Toyota" белән бәрелешкән.


Авариядә үзебезнең ил автомобиленең 20 яшьлек пассажиры җәрәхәт алган. "Toyota"да өч яшьлек кыз зыян күргән.

Үсмер сүзләренә караганда, ул автомобильне әти-әнисеннән сорамыйча алган.

«Машинада йөрисе килде. Соңрак кешеләр Блюхер урамыннан Шәйморатов урамына илтеп куюны сорады. Киттем. Борылышта идарә итә алмый, каршы як полосага чыгып, "Toyota" машинасы белән бәрелештем. Чит ил машинасында балигъ булмаган ике бала зыян күрде. Барысы да исән кебек...", - дип аңлата булдыксыз шофер ЮХХДИ хезмәткәрләренә.

Фото: Башинформ

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: