Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 декабрь 2020, 14:34

Имам белән очрашуга - ике минут

Рамил Шәмсетдинов Чита шәһәре имамы белән очрашкан.Узган елда сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов мәхкәмә тәнәфесе вакытында имам белән очрашкан. Бу турыда Рамилнең адвокаты Равил Тугушев "Азатлык"ка сөйләгән.

"Бүген прокуратура гаепләүнең дәлилләрен аңлатуны тәмамлады. Алар Рамил Шәмсетдиновтан сорау алды. Алар һәлак булган һәрбер кешенең Рамилгә карата мөнәсәбәте нинди булуы, кем ничек кыерсытканы турында сорады. Рамил кайбер сорауларга җавап бирде, кайсыберләренә - юк. Әмма бүген дә ул аңа басым ясалганын, җәберләү очраклары турында сөйләде. Иртәгә мин шул ук сорауларны бирәчәкмен", - дигән Тугушев.Адвокат Рамил Шәмсетдиновның мәхкәмә барышында үзен ничек тотканын да әйткән."Рамил кайбер сорауларга җавап бирүдә югалып кала, бу аңлашыла да, мондый хәл белән беренче тапкыр очраша бит ул. Аңа мәхкәмә терминнары белән сөйләшү дә ят. Сорауларны аңламаган чаклары да була", - ди Тугушев.Аның сүзләренә караганда, Рамил Шәмсетдиновның күптән имам белән очрашасы килгән. Әмма пандемия аркасында тикшерү изоляторына читләрне кертү тыелган. Мәхкәмә тәнәфесе вакытында хөкемдар Рамилгә Чита шәһәре имамы белән аралашыр өчен ике минут вакыт биргән.Тугушев хөкемдардан мәхкәмәдә Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә рота командиры урынбасары булган Прилепкодан сорау алуны оештыруны да сораган."Вакыйга булган көнне рота командиры ялда булган, Прилепко исә тәртип өчен җавап биргән. Киләсе дүшәмбе аның мәхкәмәдә шаһит буларак катнашуын сорадык. Ничек булыр – әйтә алмыйм әлегә", - дигән Тугушев "Азатлык"ка.1 декабрьдәге утырышта Рамил Шәмсетдинов атудан зыян күргән һәм атышта һәлак булган хәрбиләрнең туганнарыннан сорау алынган иде. Рамил фаҗига корбаннарының якыннары алдында гафу үтенгән. Ләкин үзен өч көн буе йоклатмыйча устав ятлаткан офицер Даниил Пьянковның тол калган хатыны алдында ул гафу үтенмәгән.Рамил Шәмсетдиновның мәхкәмәсе 29 октябрьдә башланган. Моңа кадәр булган утырышларда берничә шаһит хәрби бүлектә бабайлык чәчәк атуы, Рамилне җәберләүләр булганы турында сөйләгән.Фото:azatliq.org
Резида Валитова https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: