Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 декабрь 2020, 13:43

Чыршы борчу түгел, шатлык китерсен

Яңа ел якынлашып килгәндә район халкының игътибарын чыршы һәм нарат агачын законсыз кисү проблемасына юнәлтәсе килә. Мондый хокук бозулар өчен штраф күләме шактый зур.

Мәсәлән, РФ КоАП 8.28 статьясына (1 бүлеге) ярашлы, “Агачларны законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны, куакларны казып алу” өчен гражданнарга 3-4 мең сум; вазыйфалы кешеләргә 20-40 мең сум; юридик берәмлекләргә 200-300 мең сум күләмендә административ штраф салу карала. Моңардан тыш, закон бозучы урманга китерелгән зыянны капларга бурычлы. Ә инде ул бердән артык агач кискән икән, иректән мәхрүм итүгә кадәр җинаять җаваплылыгы карала. Әлеге вакытта урман тармагы белгечләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре Яңа ел чыршыларын әзерләү, китерү һәм сатуның законсыз очракларын ачыклау буенча берлектә эш алып бара.Яңа ел бәйрәмен өендә ылыс исеннән башка күз алдына китерә алмаучыларга чыршыны район урман хуҗалыгыннан сатып алырга киңәш итәбез. Бәясе 300-500 сум тора. Стәрлебаш урманчылык участогы хезмәткәрләре халыкка сату өчен аларны җитәрлек күләмдә хәзерләде.Айдар АРСЛАНОВ, Стәрлетамак урманчылыгы буенча дәүләт урман инспекторы.
Читайте нас: