Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 ноябрь 2020, 14:22

Кыйнап “дәвалаганнар”

Безнең илдәме бу хәлләр?..

Көн саен акылга сыймас хәбәре чыгып тора. Кичә, ягъни, 17 ноябрьдә спецназ офицерлары шәхси реабилитация үзәгеннән дистәләгән кешене коткарып, иреккә чыгарганнар. Спецназ коткарырлык булгач, ул нинди дәвалау учреждениесе икән? Төшенсездер.
Стәрлетамак районының Кырмыскалы авылында биек коймалы бу йортка пациентларны аулап тотып китергәннәр. Алар алкоголь яки әфъюн тозагына капкан кешеләр булуы ачыкланган.
Бу кешеләрне иреккә чыгармый, туганнарына шалтыратырга да рөхсәт итми, кемдер ризасызлык белдерсә, каты итеп кыйнап, наручникларга эләктереп, махсус изоляторга бикләп асраганнар. Шулай итеп, биредә көчләп дәвалау алып барылган. Җәмгысе – өч дистәләп пациент.
Казармага охшаш бүлмәләрдә берничәшәр кеше яшәгән. Мондый дәва өчен аларның гаиләләре 25-35 мең сум түләгән.
Биек коймалар артындагы рәшәткәле тәрәзәле йортта ниләр булуын биредә тотылган кешеләр сөйләгән.
Аларның күбесен бирегә тотып китергәннәр. Китерү белән төрле җәза ысуллары кулланылган.
Бүген инде азат ителгән “авырулар”өйләренә кайтып киткән.
БР Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Каза күрүчеләр уннан артык кеше булса, җәзага тарттырылучылар – 6. Аларның фатирларында тентү үткәрелгән, реабилитация үзәгеннән компьютер техникасы һәм документлар алынган.
Автор : Тухватуллина Алсу
Фото: Башинформ https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: