Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 октябрь 2020, 17:13

Елгада табылган 7 айлык баланың ничек үлүе билгеле булды

Ә аның әнисе бу көнне нәрсә булганын хәтерләми...Башкортстаннан Чиләбе өлкәсенә күчеп килгән яшь гаиләнең үле баласын Миәс елгасына ташлаганы турында язган идек инде. Әлеге хәлнең нечкәлекләре билгеле булды. Нәтиҗәдә, Башкортстанда туган 24 яшьлек Татьяна Пупышева үзенең 7 айлык улын үтерүдә гаепләнә.

Җинаять турында күптән түгел билгеле булды. Баланың әти-әнисе аны үтергәнче кыйнаганнар... Арытаба аның урлануы турында белдергәннәр.

Ата-ана сүзләре буенча, аларның баласы авырудан үлгән һәм алар гәүдәдән котылу өчен мәетне Миәс елгасына ташлаганнар.

Хәзерге вакытта Татьяна һәм аның белән бергә яшәүче 29 яшьлек ир ике айга кулга алынган. Хатын-кыз гаепләнүчеләр эскәмиясендә судьядан өй аресты турында сорый һәм үз гаебен танымый, чөнки ул көннең вакыйгаларын хәтерләми: ир белән хатын исерек булган.

Күршеләре сүзләренчә, алар берничә тапкыр социаль хезмәтләрнең игътибарын проблемалы гаиләгә юнәлтергә тырышкан. Татьянаның улын хәтта сабыйлар йортына алып китәләр, әмма күпмедер вакыттан соң аны аңа кире кайтаралар. Исерткеч эчемлек белән булган проблемаларын хатын авыр язмышы белән аңлата: ире, баланың әтисе үлгән.
Хәзер Тикшерү комитетында имин булмаган гаилә өстеннән күзәтчелек иткән вазыйфалы затларның гамәлләре факты буенча җинаять эше кузгатырга карар кылынган. Билгеле, яшь гаиләгә дә катгый җәза бирелү көтелә. Атап әйткәндә, алар 20 елга кадәр вакытка төрмәдә утырырга мөмкин.

Фото:bash.news

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: