Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 октябрь 2020, 11:41

Кондукторны кимсетүчене кулга алганнар

Уфада битлек кию үтенече өчен кондукторны кимсеткән ир кулга алынган.

Башкаланың Октябрь районы суды аны Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.1 мәддәсе («вак хулиганлык») буенча гаепле дип тапкан һәм 14 тәүлеккә кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләгән.

Кондукторны кыерсытучы административ кулга алынган кешеләрне тоту өчен махсус приемникка урнаштырылган.

Искәртеп узабыз: 19 октябрьдә Уфада 51нче маршрут автобусында пассажир кондуктор адресына берничә мәртәбә әдәпсез сүзләр әйткән. Ир хатынның битлек кию турындагы үтенечен шулай агрессив рәвештә кире каккан.

«Башавтотранс» кондукторы Гөлнара Ф. кыерсытучыны судка бирергә тели.

Фото: bashinform.ru

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: