Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 август 2020, 17:00

Тагын исерек шофер!

Стәрлетамакта бер исерекбаш аркасында машиналарбәрелешкән.


Кичә кич Стәрлетамак шәһәрендә куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган - берьюлы өч автомобиль бәрелешкән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ хәбәр итә.

Һәлакәт Ходайбирдин урамында булган. "Уникенче" машинаны йөртүче KIA маркалы автомобиль, шуннан соң ГАЗ йөк машинасы белән бәрелешә.

ВАЗ-2112 руле артында 27 яшьлек ир юл-транспорт һәлакәте вакытында исерек булган, шулай ук аның машина йөртү таныклыгы булмаган.

"Уникенче" шоферы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Фото: БР буенча ЮХХДИ

Резида Валитова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: