Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 июнь 2020, 11:40

Трактор астында калганнар

Шаран районында МТЗ-50 тракторы ауган. Авария Анисимов Яланы авылы тирәсендә теркәлгән.

БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә 32 яшьлек водитель һәм аның 45 яшьтәге пассажиры үлгәннәр.
Трактор авуының беренчел сәбәбе – таудан түбән таба төшкәндә ир трактор белән идарәсен югалта. Әйткәндәй, водительнең машина йөртү таныклыгы булмаган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эше башлаган.
Соңгы көннәрдә бу техникада авариягә еш эләгәләр шул.
Менә Зилаер районындагы авариядә дә 7 яшьлек малай каза күргән. Бала 59 яшьлек картәтисе белән каядыр барырга дип юлга чыккан. Әмма водитель, шулай ук трактор белән идәрә итүне югалтып, кюветка төшеп китә.
Нәтиҗәдә водительнең оныгын төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар.
Авариядән соң бабайның исерек булуы ачыклана, гәрчә үзе юл-транспорт вакыйгасыннан соң гына “төшердем” дисә дә. Тракторчыга водитель таныклыгыннан колак кагу яный.

Фото: БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: