Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 июнь 2020, 11:15

Машина коляска өстенә барып менгән...

Ул вакытта коляскада 11 айлык сабый булган.

Уфада 31 май кичендә юл-транспорт һәлакәте булган, анда 11 айлык сабый зыян күргән. Уфаның ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, "Ford Focus" руле артында 24 яшьлек ир-егет була. Октябрь проспекты буенча урнашкан 6нчы йортның ихатасында ул машинасы белән артка таба бара һәм коляскага барып бәрелә, ә анда 11 айлык сабый була.
Коляска каплана. Баланы медицина учреждениесенә алып китәләр. Бу вакытта баланың якыннары кайда булган, ул хакта хәбәр ителми. Бу хәлнең барлык шартлары да ачыклана.

Фото: пресс-служба ГИБДД УФы

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: