Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 Май 2020, 12:00

Уфада эшкуар мәете табылган

4 май көнне Уфаның Степан Кувыкин урамындагы күп фатирлы йортларның берсендәге подвалда бер ир мәете табылган. Бу хакта “Вести”га хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.

Ирнең шәхесе инде ачыкланган, ул шәһәр компанияләренең берсенең җитәкчесе булып чыккан. Ир табылган подвал бинада аның оешмасының офисы урнашканлыгы билгеле.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 46 яшьлек ирнең йөзендә гематома һәм кечкенә яра булган. Үлемнең төгәл сәбәпләрен судмедэкспертлар әйтергә тиеш.
Вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана. РФ Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсендә ир мәете табылу белән бәйле тикшерү алды эшләре билгеләнгән.

Әлфия Шакирҗанова https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Видеодан скриншот.
Читайте нас: