Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 апрель 2020, 17:29

Бакча күршеләре хокуклары

Бакча күршеләре хокукларына бәйле законга төзәтмәләр кертелгән: җыр тыңлаган һәм тирес тараткан өчен күршеңә карата шикаять язу файдасыз булачак. Дәүләт думасы депутатлары бакча күршеләре арасындагы бәхәсләрне җайга сала торган төзәтмәләр эшләгән. Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты җитәкчесе Павел Крашенинников “Российская газета” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, төзәтмәләр җир милекчесенең күршесе хакына билгеле бер чикләүләр-уңайсызлыкларга түзәргә тиешлеген күздә тота.

Аның әйтүенчә, милекчегә, теге яки бу мәсьәләнең асылына төшенмичә генә, әйтик, күршесе бакчасындагы тавышларга, төтен, газ исенә, башка исләргә зарланып, төрле инстацияләргә шикаять язу файдасыз булачак, дип яза vatantat.ru

Әмма һәр нәрсәдә түземлекнең чиге бар. Бакча милекчесе дә, мәсәлән, күршедән агылган музыка тавышы, яки таралган ис-төтен үзенә комачаулык итә башлаганчы (рәсми тел белән әйтсәк, билгеләнгән нормативтан артып киткәнче) гына күршесе кыланмышларына түзеп торырга мөмкин. Арытаба ул күршесен тәртипкә утыртуны таләп итә ала.

Моннан тыш, төзәтмәләр нигезендә күршеңне сусыз калдыру белән янардай коелар казу, күрше биләмәсен пычратырдай канализация корылмалары төзү тыела.
Фото:Пиксабай

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: