Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
24 март 2020, 16:20

Руль артында телефоннан сөйләшүчеләрне камералар "тотачак"

Руль артында телефоннан сөйләшеп баручыларга көн бетә.

“vatantat.ru” хәбәр иткәнчә, ЮХХДИ рульдә барганда машина йөртүченең кесә телефоныннан сөйләшеп баруын, яки хәбәр-мазар укуын-язуын күрә алырдай камералардан файдалануны планлаштыра.

Русия ЮХХДИ башлыгы урынбасары Александр Быков сүзләренә караганда, камера өчен уйлап табылган программа әлегә мондый очракларны ни дәрәҗәдә төгәл итеп күрсәтеп бирү-бирмәүгә сынау уза. Камераларны башта Мәскәүдә кулланып карарга, шуннан соң гына төбәкләргә җибәрергә уйлыйлар.

Алар машина йөртүченең телефоннан сөйләшеп бару-бармавын гына түгел, хәвефсезлек каешын эләктерү-эләктермәвен дә күрсәтәчәк. Шулай итеп, камера шушы хилафлыкларны “тоткан” очракта, машина йөртүчегә почта аша штраф киләчәк.

Сүз уңаеннан Русиядә рульдә барганда махсус җайланмасыз гына телефоннан сөйләшүне тыюның инде 2001 елдан ук гамәлдә булуын искә төшерик. 2013 елдан моның өчен штраф күләме 1,5 мең сум тәшкил итә.
Фото:Пиксабай
Чыганак:https://svetlyi-put-t.rbsmi.ru
Читайте нас: