Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 март 2020, 12:10

Суд приставларына балта белән ташланган

Утырсам, утырам, әмма мин сезне үтерәм! Үтерәм!

Менә шулай Чишмәдә 43 яшьлек хатын суд приставларына “кунакчыллык” күрсәткән.
Чишмә районы суды карары ничек тормышка ашырылуын күрергә килгән суд приставларын адекват булмаган хуҗабикә — Роза Фәхретдинова — бәйдән ычкынган эт кебек каршы алган. Суд карары буенча, хуҗабикә йорттагы өлешкә дәгъва итүчеләргә стена бүлергә һәм өстәмә ишек куярга рөхсәт итәргә тиеш.
Суд приставлары суд карары үтәлешен тикшерергә килгән дә инде. Әмма Роза Фәхретдинова читләрне кертми, капка төбеннән усал этен алудан да баш тарта. Ветеринарны чакыртып, маэмайга йоклата торган укол кадарга туры килгән. Ләкин бу гамәлләр Фәхретдинованың ачуын тагы да кабарта, ул шприцны тартып алып власть вәкилләренә яный башлый.
Приставлар шприцны тартып алуга ул җитдирәк коралга – балтага үрелә. Котырынган хатынга наручниклар кидерү генә аны бераз тынычландыра. Хатынына ярдәм итәргә әзер торган ирен Тикшерү комитетына алып китәләр.
“Боевик” моның белән генә бетми әле. Фәхретдинованың башында идеяләре күп булган, күрәсең. Бермәл ул йортын күккә очырырга вәгъдә итә һәм олы малаена газны ачарга куша. Приставлар газны тышкы яклап ябып куярга мәҗбүр була.
Видео кадрлары хәзер инде җинаять эшендә төп дәлилләрнең берсе булып тора.
Сорау алырга чакырган тикшерүче алдында Фәхретдинова инде аты-юлы белән сүгенми... ул үзенең тәртибен аклый.
Мин балаларымны якладым. Гаиләм өчен, балаларым өчен мин нәрсәгә дә риза! — ди инде басыла төшкән Роза Фәхретдинова.
Баксаң, ерак туганнары белән мираска кагылышлы низаг инде берничә ел дәвам итә икән.
Нәтиҗәдә 43 яшьлек Фәхретдинова ханымга карата җинаять эше кузгатылган. Аңа чын төрмә срогы янавы да мөмкин.

Фото: Видеодан скриншот
Читайте нас: