Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 март 2020, 18:30

Аферистларга 2,5 миллион сум акча күчергән...

Стәрлетамакта мошенниклар хатынны һәм аның әти-әнисен төп башына утырткан.

Стәрлетамакта яшәүче бер гаилә мошенниклардан зыян күргән. Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе мәгълүматларына караганда, бер ай элек хатынның телефонына билгесез кеше шалтыраткан.
Ир үзен банк хезмәткәре дип таныштыргач, кемнеңдер аның банк исәбендәге акчасын алырга тырыша, дип әйтә. Хатын, борчылып, оператор күрсәтмәләрен үти башлый. Аннары ай дәвамында аңа төрле билгесез номерлардан шалтыратулар була.

“Хатын белән аралашканда ялган банкирлар аның әти-әнисенең банк карталары турындагы мәгълүматны ала. Аннары мошенниклар төрле банкларда хатын исеменә кредит алынган дип ялганлый. Алданган хатын туганнары белән бергә финанс оешмаларына юл тота һәм анда, чыннан да, аңа һәм аның әти-әниләре исеменә кредит картасы рәсмиләштерелгән булуы ачыклана.

Аферистларның күрсәтмәләренә ышанып, зыян күрүче һәм аның әти- әнисе барлык кредит карталарыннан акчаларны алып, телефоннан әйтеп торган исәпләргә күчерәләр. Акчаларын, имеш, мошенниклардан сакларга уйлап, гаилә аларга 2,5 миллион сумнан артык акча күчергән, ул акчаларны алар хәвефсез исәпкә күчерәбез дип уйлаган”, — дип хәбәр итә ведомство.

Бераздан банклардан кредитларны вакытында түләмәү турында хатлар килә башлый. Шуннан соң гына кызы һәм аның әти-әнисе үзләренең телефон мошенникларының корбаны булуларын аңлый.
Әлеге очрак буенча “Мошенниклык” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: rv-ryazan.ru

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: