Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 февраль 2019, 16:43

549 кеше гомере өзелгән

2018 елда Башкортстанда 40 383 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, анда 549 кеше гомере өзелгән, 5 494е төрле тән җәрәхәтләре алган. Башкортстан ЮХХДИ җитәкчесе Динар Гыйльметдинов кичә “Русия” медиаүзәгендә журналистлар белән очрашуда шундый мәгълүматлар җиткерде.

26 шәһәр һәм районда юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар санының артуы күзәтелә. Аеруча Сибай һәм Октябрьский шәһәрләрендә, шулай ук Мишкә, Караидел, Федоровка, Белокатай, Мәләвез һәм Илеш районнарында үлемечле юл һәлакәтләре арткан.
Динар Гыйльметдинов әйтүенчә, аварияләрнең шактые Уфада күзәтелә.
Сәбәпләргә килгәндә инде, болар: каршы юл полосасына чыгу, тизлек режимын арттыру, җәяүлеләргә барып менү, светофор сигналы таләпләрен инкарь итү.
Фото: Интернет.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: