Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
10 август 2018, 14:14

Предприятиеләр җитәкчеләре җаваплылыкка тарттырылды

Агымдагы елның июлендә район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән җаваплылыгы чикләнгән “Урал” агрофирмасы” һәм “Правда” агрофирмасы” җәмгыятьләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакы түләү өлкәсендә закон таләпләрен үтәүне тикшерү барышында хезмәт законнарын бозу ачыкланган. Бу предприятиеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакының вакытында түләнмәве ачыкланган.

Ачыкланган җитешсезлекләр белән бәйле, район прокуратурасы тарафыннан югарыда әйтелгән предприятиеләр җитәкчеләренә карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, җитешсезлекләрне бетерү турында язма хәбәр бирелде, гаеплеләр законны кабаттан бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтелде. Хәзерге вакытта хезмәт хакын түләү буенча бурычлар каплатылган.

Хезмәткә түләү буенча гражданнарның хокукларын бозу очрагында бу турыда район прокуратурасына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Максим ВАЛИКОВ, район прокуроры.

Читайте нас: