Җинаять-процессуаль закон таләпләренә ярашлы, җинаятьләр турында гражданнар тарафыннан бирелгән язма гаризаларга алар тарафыннан кул куелырга, ә телдән әйтелгәннәре – гариза бирүче һәм аны кабул иткән вазыйфалы кеше кул куйган протокол белән расланырга тиеш. Җәмәгать формированиеләре, учреждениеләр, предприятиеләр, оешмалар һәм вазыйфалы кешеләрдән җинаятьләр турында хәбәрләр язма төрдә алына.
Хәбәрдә күрәләтә ялган мәгълүматлар булырга тиеш түгел (гариза бирүче күрәләтә ялган хәбәр өчен РФ Җинаять кодексының 306 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы турында алдан кисәтелеп кул куя). Гаризаны кабул иткәндә дежур частена турыдан-туры мөрәҗәгать иткән кешегә талон-белдерү кәгазе бирелә, шулай ук теркәү номеры һәм гаризаны теркәү датасы хәбәр ителә.
Кеше югалган очракта гариза яки хәбәр билгеләнгән закон тәртибендә теркәлә. Мондый вакытта аның соңгы яшәү урыныннан әйберләрне һәм аларның торышын саклау зарур.
Җинаять турында гариза яки хәбәр буенча 3 тәүлектән артмаган вакытта, ә аерым очракларда – гариза бирелгән көннән соң 10 тәүлектән дә соңламый эчке эшләр органнары тарафыннан түбәндәге карарларның берсе кабул ителергә тиеш:
- җинаять эше кузгату турында;
- җинаять эше кузгатмау турында;
- тикшерүдә (мәсәлән, прокуратура органнарына) яки суд тикшерүендә (мәсәлән, мировой судка) булу буенча гариза, хәбәр тапшыру турында.
Кабул ителгән карар турында гариза бирүчегә хәбәр ителә.
РФ Җинаять процессуаль кодексының 123, 124,125 статьясына ярашлы, гариза бирүче кабул ителгән карар буенча прокурорга яки алдан тикшерү эше буенча судка шикаять бирергә хокуклы.
Русия Федерациясе гражданнары белән беррәттән җинаятьләр һәм вакыйгалар турында гаризаларны һәм башка мәгълүматны чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган кешеләр дә бирә ала.
Гариза бирүче хокуклы:
- гаризаны эш алып барылган эчке эшләр органында кулланылган телдә, яки үзе белгән башка телдә бирергә;
- аның гаризасы буенча кабул ителгән карар турында хәбәр алырга;
- җинаятьләр һәм вакыйгалар турында гаризаларны, хәбәрләрне һәм башка мәгълүматны кабул итү һәм карау белән бәйле эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең гамәлләре турында эчке эшләр органы начальнигына, шулай ук эчке эшләрнең югары органына (Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына), прокуратура органнарына һәм үз карамагы буенча башка компетентлы учреждениеләргә һәм оешмаларга, яки “ышаныч телефоннары” буенча шикаять бирергә.
Министрлыкка һәм Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр органнарына килгән теләсә кайсы мәгълүмат мәҗбүри тәртиптә һәм закон тарафыннан билгеләнгән вакытта каралып, гариза бирүчегә белдерү кәгазе җибәрелергә тиеш.
И.КУЛСАРИН, Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлебаш районы буенча бүлеге начальнигы.