Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 Май 2018, 13:52

Хезмәт хакын вакытында түләргә кирәк

Агымдагы елның апрелендә район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү өлкәсендә закон таләпләрен үтәүне тикшерү барышында җаваплылыгы чикләнгән “Арслан” җәмгыятендә хезмәт килешүләрен төзегәндә хезмәт законнарын бозулар ачыкланды.

Шулай ук предприятие хезмәткәрләренә хезмәт хакының вакытында түләнмәве билгеле булды.

Ачыкланган җитешсезлекләр белән бәйле, прокуратура тарафыннан предприятие җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, гаепле кеше 20000 сум штраф төрендә административ җаваплылыкка тарттырылды.

Бүгенге көндә хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән.

Хезмәт хакы түләү буенча гражданнарның хокукларын бозу очракларында бу турыда район прокуратурасына хәбәр итүегез сорала.

Максим ВАЛИКОВ, район прокуроры.

Читайте нас: