Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 Май 2018, 11:27

Җинаять-процессуаль кодекста үзгәрешләр - яңа чик кую чарасы кертелгән

Шушы елның апрелендә кул куелган «Аерым гамәлләрне тыю, залог һәм өй аресты төрендә чикләү чараларын сайлау өлешендә Русия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында»72-ФЗ санлы закон тарафыннан Русия җинаять хокукы өчен яңа чара беркетелде.

Аерым алганда, Җинаять-процессуаль кодексы положениеләре яңа 105.1 статьясы белән тулыландырылды. Бу чикләү чарасы шикле яки гаепләнүчегә карата аның тормыш хәлләрен һәм шәхес үзенчәлекләрен игътибарга алып җиңелрәк чикләү чарасы куллану мөмкинлеге булмаганда суд карары буенча сайланачак.

Әлеге чикләү җинаять җәзасы бирелүче кылыкларда гаепләнүче яки шикле кешеләргә карата кулланыла. Карарны кабул итүгә сәбәп - тикшерү яки тәүтикшерү вәкилләре тәкъдиме буенча, аны суд органы эшнең анык хәлләрен исәпкә алып карый.

Суд гаепләнүчегә түбәндәгене тыярга мөмкин:

- билгеле бер вакытта ул яшәгән бинадан чыгуны;

- аерым кешеләр белән аралашуны;

- билгеләнгән урыннарга баруны яки анык объектлардан билгеләнгән ераклыкта булуны;

- почта яки телеграф белән хәбәрләр алуны яки җибәрүне;

- элемтә һәм Интернеттан файдалануны;

- җинаять җаваплылыгына тарттырылучы кылыклар юл-транспорт вакыйгасы белән бәйле булган очракта автомобильгә идарә итүне.

Хәвеф булган очракта суд тикшерү барышына каршылык булуга юл куймау максатында чикләүнең берничә төрен кулланырга хокуклы. Бер яки берничә чикләү гамәлен берьюлы кертергә мөмкин. Хокук органы адреслар, объектларның исемнәре, гамәлләрнең вакытын күрсәтеп чаралар башкаруның барлык шартларын җентекле санарга бурычлы.

Шул ук вакытта субъектка медицина, авария-коткару яки хокук саклау оешмалары белән бәйләнешкә керүне, тәүтикшерүчеләр яки тикшерүчеләр белән эш буенча аралашуны тыярга ярамый. Бәйләнеш чараларын файдалануның һәр очрагы турында ул контрольдә тотучы органнарга хәбәр итеп торырга тиеш.

Җинаять кылыкларының авырлыгына карап чикләү чарасы түбәндәге вакытларга билгеләнә:

- зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаятьләрдә гаепләнгәндә 12 ай;

- авыр җинаять өчен 24 ай;

- аеруча авыр җинаять тикшерелгәндә 36 ай.

Шикле яки гаепле кеше тарафыннан куелган тыюлар бозылган очракта суд тикшерүче яки тәүтикшерүче тәкъдиме, ә суд тикшерүе чорында контрольдә тотучы орган кушуы буенча әлеге чараны тагын да катгыйрагына үзгәртергә хокуклы.

А.ЯППАРОВА, Стәрлебаш районара судының суд утырышы секретаре.
Читайте нас: