Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 Май 2018, 11:07

“Юл приставы” бурычлыны ерактан күрә

Күптән түгел Русия суд приставларының федераль хезмәте Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең суд приставлары машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны бурычлары булу-булмауга тикшерде. Рейд барышында барлыгы 50ләп автомобиль туктатылды.

Республиканың суд приставлары Дәүләт автоинспекциясе һәм салым хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә Уфа районында “Юл приставы” аппарат-программа комплексын файдалану белән чираттагы оператив-кисәтү чарасын үткәрде.

Аның нәтиҗәсе берничә дистә үтәтү эше таләпләрен үтәтү булды. Түләү вакыты үтеп киткән биш бурычлы өчен хезмәткәрләр белән очрашу, штраф түләтү һәм үтәтү җыемын түләтү белән генә түгел, автомобильләрен арестка кую белән тәмамланды.

Мәсәлән, рейд барышында хуҗасының кредит буенча 700 мең сумнан артык бурычы булган KIA Mohave автомобиле арестка алынды. Суд приставлары бурычлы кешегә аның транспорт чарасы арестка алынуын аңлатты. Бурычны каплау өчен акчасы булмау белән бәйле урында акт төзелеп, тарнспорт чарасы арестка алынды. Әгәр автомобиль хуҗасы бурычын билгеләнгән вакытта түләмәсә, машина сатуга куелачак, ә кергән акча бурыч каплатуга китәчәк.

Башка эләккән бурычлыларга суд приставлары бурычын түләү өчен суд пристав-үтәтүчесенә бару турында таләпне тапшырды.

Билгеләргә кирәк, күпчелек гражданнар квитанция алып күрсәтелгән сумманы урында түләргә ашыкты. Мәсәлән, туктатылган машина йөртүчеләрнең тугызы ЮХХДИ штрафларын урында түләде, аның гомум суммасы 36 мең сумга якын булды.

Шуны да өстәргә кирәк, аппарат-программа комплексын файдаланып “Юл приставы” рейдлары үзенең нәтиҗәлелеген раслады – комплекс транспорт агымында бурычлыларның автомобильләрен генә таба, бу рейд чараларын оештыручыларның гына түгел, бурычлары булмаган гражданнарның да вакытын әрәм итмәскә мөмкинлек бирә.

Чара республикада даими нигездә үткәрелә.
Русия суд приставлары федераль хезмәте
БР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: